Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алабугада "Парклар һәм скверлар" программасы буенча уңайлыклары булдырылган "Пионер" паркы ачыла

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республика Хөкүмәте башлыгы Алабугада “Парклар һәм скверлар” программасы буенча уңайлыклары булдырылган Пионер паркын ачуда катнаша.

Үзгәртеп корылган шәһәр паркында махсус өслекле балалар мәйданчыгы, уен һәм спорт җиһазлары, футбол кыры, велосипед юлы барлыкка килде, баскычлар, коймалар, сыннар, яктырткычлар куелды, фонтан ясалды.

Илдар Халиков шәһәрдә шулай ук җимерелергә торган тузган торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча күптән түгел төзелгән күп фатирлы йортны да барып карарга планлаштырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев