Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Акценттан оялырга кирәк түгел" - Алабуга журналисты Ленар Мифтахов

Татар кешесенең “ватып-җимереп” рус телендә сөйләшүен ишеткәч, йөзләргә елмаю “кунаклый”. Татарның рус акценты белән сөйләшүе гаеп эш үк булмаса да, оят яки көлке итеп кабул ителә. Алабуга журналисты Ленар Мифтахов акцент белән сөйләшү, киресенчә, матур күренеш итеп кабул ителергә тиеш дип саный. Бу хакта ул Intertat.ru электрон газетасында үз фикерләре белән уртаклашты.
Руслар татар акцентыннан көлә дип, татарлар чиста сөйләшергә омтыла. Минемчә, русларның татар акцентына ничек каравы безгә – татарларга барыбер булырга тиеш. Ә менә татарларның үз акцентынннан оялуы шизофрениягә кадәр җитә. Миңа бу әйбер бөтенләй ошамый. Мин үзем татар акцентын яратам. Шәймиев белән Миңнеханов русча сөйләшкәндә, моның үз матурлыгы бар. “Пащиму патамушты” ул шулкадәр матур гыйбарә, моннан оялырга кирәкми. Бу - безнең үзенчәлек. Рус телле телевидениедә дикторлар, журналистлар акцентсыз сөйләшергә тиеш дигәнне аңлыйм. Әмма хәтта бу очракта да бәхәсләшергә була – таза сөйләм булсын дип омтылырга кирәк микән? Мәсәлән, Тина Канделакиның бераз грузин акценты белән сөйләшүе нормаль кабул ителә. Чөнки кешенең ничек әйтүе түгел, нәрсә әйтүе мөһим. Акценттан оялырга кирәк түгел. Татарстанда татар гаиләсендә туып, татар мәктәбендә укып та гел рус сүзләрен кертеп сөйләшүдән оялырга кирәк. “Кәнишне, званит итәрсең”. Менә шуннан оялырга кирәк. Әгәр син чын татар икән, рус акцентыңны бетерәм дип тырышма, рус сүзләрен кыстырмыйча сөйләшергә өйрән. Акцентың бар икән, моның бернинди куркынычы да юк. Ә кайберәүләр, чын татарча сөйләшәсе урынга, ниндидер ясалма телдә  сөйләшә башлый. “Зинһар өчен, утырыгыз”. Бу бит татар сөйләме түгел. “Зинһар өчен” – ул үтенеч. “Я тебя умоляю, присядь”. Менә бу рус теленнән калька белән сөйләшү. Бу – оят. Менә шул турыда уйланырга кирәк. Рус телендә сөйләшкәндә акцентны яшерергә кирәкми. Чөнки безнең акцентыбыз тулысынча юкка чыга икән, димәк, без тулысынча руслашып беткәнбез дигән сүз. Менә мин руслаштым. Татар акцентын да махсус уйлап чыгарам. Холкым да русларныкы. Аллага шөкер, минем тирәмдә матур татар телендә сөйләшкән кешеләр һәм татар халкының матур гореф-гадәтләрен саклаган кешеләр бар. Аларга карыйм да, күңелем җылына.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев