Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аксубайның "Сәләт" клубы активистлары "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциядә катнашты

Аксубайның “Сәләт“ клубы активистлары “Фәнсар“ фәнни белем бирү базасында үткән "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Безнең районнан барган балалар мәктәп укучыларының бердәнбер вәкилләре иде. Калган катнашучылар – җирле галимнәр, журналистлар, дип хәбәр итә aksubayevo.ru сайты. Конференция Әнвәр Хәйринең кызы – халыкара бәйгеләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйруллина чыгышы белән ачылды. Конференциягә Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров җитәкчелек итте. “Сәләт“ проекты җитәкчесе, КФУ профессоры, ТФА академигы Җәүдәт Сөләйманов чараны оештыручы булды. Безнең укучылар Фаил Галләмов, Камил Хәйруллин һәм Аксубайның “Сәләт“ клубы җитәкчесе Ләйлә Моратшина “Әнвәр Хәйри – безнең якташ“ темасына чыгыш ясадылар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев