Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ачык һавада кино күрсәтү яңартыла

Иртәгәдән, ягъни 18 майдан алып Казанда “Татаркино” оешмасы “Киносреда” проектын башлап җибәрә. Аның кысаларында, башкаланың Василий Аксенов исемендәге скверында (“Мир” кинотеатры артында) җәй дәвамында һәр чәршәмбе коммерцияле булмаган фильмнар күрсәтеләчәк. Проект тантаналы рәвештә 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә ачылачак. Аның кысаларында скверда күңел ачу чаралары үткәрү күздә тотыла. “Мир” кинотеатрында кечкенә тамашачыларга илебезнең хәзерге һәм совет чоры мультфильмнарын күрсәтү планлаштырыла. Шуннан соң урамдагы кинотеатрда “Белый Бог” фильмы тәкъдим ителә. Иртәгә исә тамашачылар “Амазония: инструкция по выживанию” кинотасмасын, 25 майда “Курьер” фильмын карый алачак. Проект 27 августта Бөтенроссия “Кино төне” бәйрәме белән тәмамлана. Бу төнне фильмнар күрсәтү “Татаркино”ның партнерлары мәйданчыкларында да гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев