Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

А.Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан үткәреләчәк чаралар тәгаенләнде

Бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан Татарстанда уздырылачак чаралар тәгенләнде. Төп чаралар 6 июньдә була, дип белдерде бүген ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча үткәрелгән ведомствоара эшче төркем утырышында хәбәр итте. Светлана Персова сүзләренчә, Рус теле көнен билгеләп үтү М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр китерүдән башлана. Шулай ук бу көнне республиканың сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты уздыру ниятләнә. Анда республика җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә. Шигырь бәйрәменә исә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук, Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Азербайҗаннан да кунаклар чакырулы. Рус теле көне кысаларында әдәби укулар, төрле конференцияләр, музей һәм китапханә акцияләре, әдәби-музыкаль кичәләр, язучылар белән очрашулар, китап күргәзмәләре, фестивальләр, А.С.Пушкин әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән әкиятләр, мультфильмнар күрсәтү, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра торган чаралар уздыру планлаштырыла. “Хәзерге вакытта “Русская песня-2016” фестиваленың сайлап алу туры булды. Ул, 1992 елдан алып, 2 елга бер тапкыр үткәрелә. Бәйгедә төрле яшь төркемнәренә караган балалар катнашып, финал өлешенә 35 бала узды. Финал исә 4 майда “Ак барс” яшьләр үзәгендә үткәреләчәк”, - диде ул. Мәдәни чаралардан тыш, Татарстан мәктәпләрендә дә А. Пушкин туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан чаралар уздыру күздә тотыла. Бу хакта ТР мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов бәян итте. Бу датага әзерлек инде республика мәктәпләрендә күптән башланган һәм кайбер укулар, бәйгеләр үткәрелгән. 5 май көнне Яшел Үзәннең А. Пушкин исемендәге 9 нчы номерлы лицеенда “Славян укулары” фәнни-гамәли конференция булачак. Казанның 93 нче номерлы гимназиясе базасында исә Кирилл һәм Мефодий укуларын 17 майда үткәрү күздә тотыла, һәм быел ул 17 нче тапкыр уза. Аның икенче турына 275 укучы катнаша һәм алар 12 секциягә бүленеп эшләргә җыена. 3-7 июнь көннәрендә Казанда рус теле ана теле булмаган укучылар өчен рус теле буенча халыкара олимпиада үткәрү ниятләнә. Аның икенче турына 200 укучы сайлап алыначак. Олимпиада ТР Халыклар дуслыгы йортында ачылыр дип планлаштырыла. 6 июнь көнне Казанда республиканың иң яхшы рус теле укытучыларын котлаячаклар. Алар ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев