"Тәндәге күзәнәкләр дә бер төрле түгел. Бар чатнап торган, сәламәт күзәнәкләр. Авыру, зәгыйфьрәкләре очрый. Җәмгыять тә төрле кешеләрдән гыйбарәт" - Илдар Низамов

Татарстан язучылар берлеге йортында урнашкан “Тукай” клубында профессор, язучы, публицист, педагог Илдар Низамовның 80 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе булып узды. Илдар абый күркәм юбилеен яңа китап чыгарып каршылый.

“Бөртектән – көшел” дип аталган яңа басмада парчалар бәйләменнән кыйсса тәкъдим ителә. Моны парчалардан гыйбарәт роман дип атарга да ярыйдыр, чөнки әсәр үзәгендәге лирик герой – автор үзе, остазыбыз Илдар абый. “Тәндәге күзәнәкләр дә бер төрле түгел. Бар чатнап торган, сәламәт күзәнәкләр. Авыру, зәгыйфьрәкләре очрый. Җәмгыять тә төрле кешеләрдән гыйбарәт. Шәхсән үземә килгәндә, шөкер, әрнүле, ярсулы гомер борылышларына тап булмадым. Тормышым түгәрәк. Шәкертләремнең уңышларын, үсешен күргәч күңелне шатлык били, бәхетем тагын да арта: тырышлыгым бушка китмәгән бит, дип куям,” – ди телче остазыбыз. Илдар абый татар журналистикасына  меңләгән кадр тәрбияләгән шәхес. Ул үзе бишенче класста укыган чагында ук яза башлаган. “Яшь сталинчы”  газетасында аның беренче язмалары – шигырьләре дөнья күрә. Ә инде Елга техникумында эшләгәндә репортажлар яза башлый. Шул чордан башлап ул татар матбугатына бөтен гомерен багышлый. Тел сагында илле ел хезмәт итә дисәк тә, һич кенә дә арттыру булмас.

Васил Гарифуллин, профессор, филология фәннәре докторы, шәкерте: – Илдар Маликович мин студент вакытта ук, университетка укытучы буларак килеп керде. Ул   Башкортстанның “Кызыл таң” газетында, үзебезнең «Социалистик Татарстан»да, Татарстан китап нәшриятында эшләп  бай тәҗрибә туплаган мөхәррир иде. Безгә редакторлык нигезләрен һәм тел үзенчәлекләрен өйрәтте. Газета, журналистика теленә мәхәббәт тәрбияләде. Үзенең фәнни хезмәтләрендә  публицистика теленең үзенә бер өлкә булуын, үзенең закончалыклары барлыгын раслады. Татар терминологиясен җайга салу буенча да нык эшләде. Үҗәтлек, тырышлык, максатчанлыгы белән сокландыра. Һәр ел саен монографияләр әзерли, (кайчак елына өчәрне) безгә аларны нәшер итү өчен акча кайгырту мәсьәләсе йөкләнә. Нәтиҗәле фәнни эшчәнлек җәһәтеннән ул безнең барыбызга да үрнәк булып тора.

Вахит Имамов, язучы, шәкерте: – Илдар Низамовны шагыйрьләрне күрә белгәне өчен хөрмәт итәм. Коммунистлар партиясен мактаган совет шагыйрьләрен түгел, ә чын иҗатчыларны күрә ул. Шәхсән үзем дә хакимияткә сатылганнарны җенем сөйми. Сатылмаганнар бар, алар тыйнак яшәсә дә, халык алдында дәрәҗәсе, абруе була. Илдар абый шуларны күрә белде, алар хакында язды. Моның өчен мин аңа рәхмәтле. Низамов кебек галимнәр сирәк шул. Гадәттә, урында утырган иҗатчыларны язган булып, үзләре дә күтәрелергә яратучылар күп бит. Илдар абый тыйнак, беркайчан да чәчрәп йөрмәде. Бер генә җитәкчегә дә ялагайланып, аның турында язмады. Күңеле таләп иткәнне, рухы кушканны гына кәгазь битенә төшерде. Чиста күңелле кеше булганы өчен хөрмәт итәм.

Айсылу Галиева, университет мөгаллимәсе, шәкерте: – Илдар абый безне куен дәфтәреннән аерылмаска, факт эзләргә күнектерде. Хәзерге Фэйсбуклар, социль челтәрләр Илдар абыйның блокнотлары янында чүп ул! Мөгаллимебез безгә телне чүпләмәскә, аны тоемлый белергә дә өйрәтте. Хәзер редактор булып эшләгәндә, шикләнгән чакларымда, ул өйрәткәнчә: “Ә әбекәй моны ничек әйтер иде икән?” дип уйлыйм, чөнки алар буыны саф татарча сөйләшә. Илдар абый безне эштән аерылмаска өйрәтте, “Язмаган көн булмасын”, дип кабатлый иде ул.  Илдар абый хәзер дәрес бирми инде. Ул өйрәткәннәрне без үз дәресләребездә кабатлыйбыз.

Рифат Фәттахов, продюсер: – Илдар Маликовичның иң төп принцибы – төгәллек. Бу сыйфаты аның фәнни эшчәнлегендә һәм тормышында да саклана. Ул студентларны да, бигрәк тә тел белән эш иткәндә, төгәллеккә, пөхтәлеккә өйрәтте. Кеше бит ул иҗатта нинди, тормышта да шундый. Мин аның өендә дә булганым бар. Әтнә районындагы бик матур кечкенә генә йортында да аның шушы ике сыйфаты ярылып ята: төгәллек һәм пөхтәлек. Тирә-юньдәге табигать тә бу кеше янында шундый атмосфера тудырган күк тоела.

Рузилә Мөхәммәтова, ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре: – Илдар абый безгә яңа сүзне эзләгәндә: “Әниең ничек әйтер иде икән?” дип язарга өйрәтә иде. Хәзер, без, язганда: “Илдар абый ни әйтер иде икән?” дип уйлап каләм тибрәтәбез. Хәзерге акылыбыз булса, без аның дәресләрен  башкачарак кабул иткән, һәр сүзен йотлыгып тыңлап барган булыр идек. Шулай да, ярый әле без Илдар абый мәктәбен уздык, дип сөенәбез. Бүген татар әдәбиятында да, журналистика, хәтта татар сәхнәсендә дә  тел сагында торучы Илдар абыйның шәкертләре җигелеп эшли.

Илдар Кыямов, телевидение редакторы, алып баручы, шәкерте: – Илдар Маликович – татар журналистлары бәхетенә туган кеше! Беренче дәресләрен ул блокнот һәм стандарт кәгазь белергә өйрәтүдән башлый. Телнең “татарчалыгын” тәэмин итә торган бөтен чараларны белә. Татарча уйлап язмаудан, калька рәвешендә фикерләүдән котылу юлларын тәмам сеңдергәнче өйрәтә иде. Бүгенге көндә болар бик әһәмиятле. Инде фәннәр докторы булгач, ул “татар сөйләмияте” дигән тулы бер юнәлешкә нигез салды. Монысы – хәзерге заман өчен көнүзәк тема. Татар телен яшәтү турында кайгырган кешегә эшне шул юнәлештә башларга кирәк, дип саныйм.

Мөсфия Низамова (хатыны): – Студентларга таләпчәнлеге, белемле булсыннар, дип тырышудан килә. Гаиләдә дә таләпчән, әмма гадел таләпчән. Артыгын кыланмый. Илдар тәрбияләнгән гаилә дә тыныч, тату булган. Әти-әниләре –  укытучылар. Илдар белән бер малай һәм ике кыз үстердек.  Аллага шөкер, алты оныгыбыз бар. Гомер итәр өчен уңай кеше булып чыкты ул. Балалар тәрбияләү, сүз дә юк, күбрәк миңа эләкте. Ул гел хезмәттә, гел университетта булды. Без бергә 56 ел гомер иттек. Олы яшькә җитсә дә, һаман яза, иҗатта. Компьютерда үзе җыя. Алдагы көннәребездә дә бәрәкәтле гомер итәргә язсын!

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: