Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә цифрлы телевидениенең аналогын өзәчәкләр

Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, дип яза "ТАСС".

Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, дип яза "ТАСС".

Сәбәп – әлеге юнәлешне субсидияләүдән баш тартуга бәйле, дип ачыклык кертә министр. "Субсидия бетүгә ул өзеләчәк. Аңа беркем дә ярдәм итмәячәк, бәлки бер-ике төбәк үз мәнфәгатьеннән чыгып, нәрсәдер калдырырга мөмкин", – Николай Никифоров. Аналоглы телевидениене 2018 ел азагыннан дәүләт тарафыннан субсидияләү туктатылса да, аны файдалану телеканаллар карамагында калачак.

Цифрлы телевидениегә күчү өчен исә Россиядә мультикомплекслар, ягъни гомум ачык цифрлы каналлар пакетлары булдырылачак. Аларның беренчесе федераль телеканлларны һәм радиоканалларны үз эченә алачак. Анда "Беренче канал", "Россия-1", "Россия-2", НТВ, "5 канал", "Россия-Культура", "Россия 24", "Карусель", ОТР, ТВЦ каналлары кергән.

Беренче мультиплекска кергән телеканаллардан аермалы буларак, икенче мультиплекстагы телеканалларны спутник һәм кабель операторлары аша бушлай тарату мәҗбүри түгел. Алар – "Рен-ТВ", "Спас", СТС, "Домашний", ТВ3, "НТВ+ Спорт", "Звезда", "Мир", "ТНТ", "МузТВ". Бу каналлар Россиядә тамашачылардан абунә өчен түләтмичә таратыла.

Өченче мультиплексны (һәр төбәктә аерым формалашырга һәм төбәк каналларыннан торырга тиеш) булдыру мәсьәләсе хәзер икътисади яктан отышлы түгел, дип исәпли Николай Никифоров. Аның сүзләренчә, бу уңайдан хәзер икенче мультиплекс та сорау уята.

"Икенче һәм өченче мультиплекслар бюджет акчасы белән тәэмин ителмәгән һәм телеканалларның акчасына тормышка ашырыла. Реклама базары күләме нык кыскартылу сәбәпле, алар эфирга чыгу территориясен дә чиклиләр", – дип ачыклык кертә министр. Аның фикеренчә, икенче мультиплекс "беренчесе кебек бөтен җирдә эшләмәү сәбәпле", тагын өченчене гамәлгә кую, бизнес "күзлегеннән" караганда файдасыз.

Татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев