Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Менделеевск районы артистлары мариларның “Йонгалт, гармонь йук” фестивалендә катнашкан

Узган якшәмбе көнне Әгерҗе районы Бимә авылында мари халык көйләрен башкаручыларның “Йонгалт, гармонь йук” – “Чыңла, гармун” II төбәкара фестивале уздырылган. Музыкаль фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларының, Свердловск өлкәсенең 27 торак пунктыннан килгән гармунчылар осталыкта ярышкан. Бу хакта mendeleevskyi.ru сайты хәбәр иткәнчә, Менделеевск районыннан Илнет авылы Мәдәният йорты коллективы шушы фестивальдә катнашып кайткан. Мәдәният йорты директоры Степан Семяков анда “Элнет” халык ансамбле белән барган. Әлеге коллективта иң кечесенә 7 яшь, иң өлкәненә – 73. Фестиваль мари халкы арасында элеккеге кебек, гармунда уйнау традицияләре яшәвен күрсәтте, диелә муниципаль сайт мәгълүматында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев