Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда быел 29 мәчет ифтар уздырырга алынган

Быел рамазан аенда, былтыргы кебек, республиканың байтак мәчетләрендә ифтар ашлары уздыру ниятләнелде, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән. IV республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июньдә 10 мең кешегә исәпләп, “Kazan-Arena” стадионы газонында үткәрү турында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан игълан ителүен искәртик. Нәзарәт ифтарлар уздырырга алынган Казан дини-социаль объектлары исемлеген тәкъдим итте: анда 29 мәчет һәм 1 милли комплекс кергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев