Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"ИННОПРОМ-2016" күргәзмәсендә "КАМАЗ" компаниясе "киләчәк кабинасы"н тәкъдим итә

"КАМАЗ" ГАҖ VII «ИННОПРОМ-2016» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Ул 11-14 июль көннәрендә Екатеринбургта узачак. Чара кысаларында Россия Федерациясенең "Индустрия" Илкүләм сәнәгать премиясе тапшырылырга тиеш. "КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә ике меңнән артык Россия һәм халыкара компанияләр җитәкчеләре, үсеш институтлары һәм хакимият органнары вәкилләре катнашуы көтелә. Шул исәптән, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Һиндстан дәүләт сәнәгать һәм сәүдә министры Нирмала Ситхараман, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев. Екатеринбургтагы халыкара күргәзмә мәйдачыгы белән "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да танышачак. «ИННОПРОМ-2016»да компания үзләренең иң соңгы уникаль эшләнмәләре - "КАМАЗ-2020" кабинасын тәкъдим итәргә ниятли. Искәртеп узабыз: "киләчәк кабинасы" беренче тапкыр узган елның сентябрь аенда Мәскәүдә узган «КОМТРАНС-2015» халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев