Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фатирга иң югары аренда бәясе - Мәскәүдә, иң түбәне – Чабаксарда

«МИР КВАРТИР» федераль порталы белгечләре Россиянең 59 шәһәрендә фатир арендалау базарында II кварталга һәм I ярты елга нәтиҗә ясаган. Аннан аңлашылганча, шәһәрләрнең яртысы җәйгә аренда бәяләрен күтәргән, бигрәк тә ике һәм өч бүлмәле фатир бәяләре югары. Күчемсез милеккә бәяләр рейтингында лидер булган Мәскәү, бу юлы да беренче. «МИР КВАРТИР» мәгълүматларына караганда, бүген Россия башкаласында бер бүлмәле фатирны арендалау айга уртача 33 164 сум, ике бүлмәлене - 47 308 сум, өч бүлмәлене - 80 123 сум тәшкил итә. Сочида бер булмәле фатир өчен айга 25 934 сум түлисе, ике бүлмәлегә - 33 796, өчлегә - 54 138 сум. Гадәттә икенче урында барган Санкт-Петербург бу юлы бер позицияне югалткан - өченчегә төшкән. Төньяк башкалада бәяләр фатир төренә карап 23 425, 33 730 һәм 47 402 сум. Мәскәү өлкәсендә бер бүлмәле фатир арендасы өчен 18 037 сум, ике бүлмәлегә - 24 305, өчлегә 31 305 сум түлисе. Иң кыйммәт «бишлек»не Екатеринбург тәмамлый, анда аена 16 667, 23 808 һәм 39 219 сум түләргә кирәк. Казан бу исемлектә тугызынчы урында. Бездә бер бүлмәле фатирны арендага алу 14965 сум тора (ярты елда бәяләр 5,7 % ка арткан), ике бүлмәле – 21336 (ярты елда үсеш 10 % ), өч бүлмәле 36705 сум ( үсеш 18%). Казандагы бәяләр Ростов-на-Дону, Калуга һәм Магадандагы белән янәшә. Уфа (13906) белән Түбән Новгородта (13903) бәяләр беркадәр арзан. Яр Чаллы исә (1 бүлмәле - 9313, 2 бүлмәле - 12055, 3 бүлмәле - 14590) 45 нче урында. Самара бу исемлектә 19 нчы , Саратов - 27 нче , Чиләбе - 32 нче, Ульяновск - 41 нче, Ижевск - 51 нче, Чабаксар - 59 нчы урынны били.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев