Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Алабуга" Европада иң яхшы махсус икътисади зона дип табылган

"Алабуга" МИЗ зур проектлар өчен Европаның иң яхшы махсус икътисади зонасы дип табылган. Бу хакта МИЗның 10 еллыгына багышланган утырышта "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде. Ул  алынган дипломның кечерәйтелгән күчермәсен истәлек өченРөстәм Миңнехановка  тапшырды. Территорияне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, Тимур Шаһивәлиев хәзерге вакытта глобаль икътисади вәзгыятьнең яхшылардан булмавын билгеләп үтте. Россия икътисадына көнбатыш инвестицияләре күләме 92 процентка кимегән. Кытай инвестицияләренә өметләр дә әлегә акланмаган. "Мондый шартларда потенциаль партнерларга тәкъдимнәр мөмкин кадәр отышлы булырга тиеш", - дип саный Тимур Шаһивәлиев. Инвесторлар бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар: территория, инфраструктура, комплектлаучылар, сервис, чимал һәм энергия чыганаклары булган җиргә килергә тели. "Татастан дәүләт компаниясен булдыруга 70 млн сум акча салды. Нәтиҗәсе - 16 млрд сум инвестицияләр", - дип белдерде МИЗ генераль директоры. "Кытай шундый ук тәкъдимнәр кертә. РФ Икътисади үсеш һәм Пекин дәрәҗәсендә уртак проектны тормышка ашыру турында карар кабул ителде", - дип хәбәр итте Тимур Шаһивәлиев. Россия ягыннан аны тормышка ашыру бәясе - якынча 10 млрд сумга якын. Кытай әзер мәйданчык, структура, эшләүче бизнес, ә "Алабуга" 60 яңа резидент һәм күпмиллиардлы инвестицияләр ала. Тагын бер перспективалы юнәлеш - "Алабуга-2" мәйданчыгы. Нефть химиясе производстволарын эшләтеп җибәрү буенча чикләүләрне алу өчен индустриаль парк ачылачак. Ел азагына кадәр Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге резидентлары исемлеген төзәргә туры киләчәк. "Перспективалы проектларның һәркайсы кадрларга мохтаҗ", - дип белдерде Тимур Шаһивәлиев. "Шуның өчен без тагын бер проект - "Алабуга" корпоратив университетын гамәлгә куйдык. Бөтен Россиядән җыелган иң талантлы яшьләрне резидент-компания җитәкчеләре укыта. Беренче төркемнең яртысы безнең МИЗда эшли инде", - диде "Алабуга" генераль директоры. Барлык проектларны тормышка ашыру 2023 елга компанияләр санын һәм җәлеп ителгән инвестицияләр күләме өч тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. МИЗның юбилеена багышланган бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм резидент-компания җитәкчеләре катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев