Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

21 майда Болгар шәһәрлегендә "Изге Болгар җыены" узды һәм бу көннең датасы рәсмиләштерелде

21 майда Болгар шәһәрлегендә, 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, "Изге Болгар җыены" булды. Җыен ачылуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һ.б. рәсми затлар катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар яр буен карады. Аңа төрки-татар язуы этапларына багышланган экспозицияне күрсәтелде. Болгарга эш сәфәре барышында, Р.Миңнеханов тыюлык читендәге яр буен төзекләндерү барышы белән танышты. Эшләрнең беренче этабы инде тәмам, дип хәбәр иттеләр ТР Президентына. Причал стенасыннан Кызыл пулатка кадәр участок танымаслык, диде Р. Миңнеханов. Һәйкәлгә менә торган музей-мәгълүмат зонасы төрки-татар язуы эволюциясенең биш баскычына әверелгән, анда беренче баскыч – орхон-енисей язуы, икенче баскыч – уйгур, өченчесе – гарәп, дүртенчесе – латин һәм бишенче баскычта – кириллица. 17 таш блокка язу үрнәкләре текстлары төшерелгән, шулай ук су басылган зонада казу эшләре вакытында биредә табылган традицион болгар фонтаннарының төгәл күчерелмә нөсхәсе сурәтләнгән. Яр буе ял зонасы тагын берничә метрга кече архитектур формалар һәм яшел үсентеләр белән сузылган. Велотранспорт сөючеләргә аерым юл тасмасы бүленгән. Яр буенда эшләр тәмамланган участок XIV гасырның борынгы мунча комплексы – “Кызыл пулат” археологик объектына килеп төртелә. Моннан хан сарае корылмаларына “хан сукмагы” илтә. Быел яр буен ямьләндерү буенча эшләр “Габдрахман коесы” чыганагына кадәр дәвам иттереләчәк. Болгар цивилизациясе музей комплексында йөргәндә, Р.Миңнеханов Болгар һәм Зөядәге тарихи объектларга волонтерларны да активрак җәлеп итәргә йөкләмә бирде. Бирегә бөтен дөньядан чит телләрне белүче кешеләр килә, шуңа күрә волонтерлар кирәк, диде Президент. Аңа кадәр республика башлыгы бай тарихлы тагын бер объектны карады. Күчереп урнаштыру программасы буенча буш калган XIX гасыр йорты хәзер кафе-коймакханәгә әверелгән. Тиздән ул Болгар кунаклары арасында зур популярлык табачак, дип ышана ТР Президенты. Тантаналы өлеш алдыннан, Коръәннән аятьләр укылды. Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның беренчесе Ислам динен рәсми кабул иткән көн булса, икенчесе исә Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу. "Безнең бурыч - динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда монда күп нәрсә эшләнелде", - диде республика җитәкчесе һәм әлеге изге урынны торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Олы рәхмәтләрен ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына юллады, тантана алдыннан Болгарда төзелә торган кунакханәне карауларын хәбәр итте. "Бу мөселманнар гына түгел, безнең бөтен кунакларыбыз да килә торган урын булачак. Иң мөһиме - безнең, илебезнең динлелеген саклап калу. Моның өчен без лаеклы белем бирү йорты булдырырга тиеш. Кызганыч, йөз ел эчендә без бик күп нәрсә югалттык. Безнең тарихыбызда бөтен дөньяга танылган татар мөселман галимнәре күп булган. Кызганыч, ул вакытлар инде узган", - диде һәм бүген нигез салыначак академиянең эш максаты лаеклы дин әһелләре әзерләү икәнен ассызыклады. "Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде. Игорь Баринов бу урынны гаҗәеп тарихи урын дип атады. "Мондый проектлар Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим. Аларның мөһимлеге - илкүләм мәсьәләләрне хәл итүдә, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны урнаштыруда, дини каршылыклар китереп чыгармауда, безнең халыкның бердәмлеген ныгытуда һәм илнең халыкара дәрәҗәсен күрсәтүдә", - дип ассызыклады һәм дини белем бирү проектларының нәкъ менә хәзер кирәклеген билгеләп үтте. Алга таба тантанада катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. "Елдан-ел безнең очрашуыбызның эчтәлеге байый, үзара аңлашу һаман киңәя. Тагын да уңайлы шартлар тудырабыз, бу юнәлештә эшләр бара. Әле шушы көннәрдә генә Иделгә чыга торган юлда тирәнәйтү эшләре башкардык. Хәзер зур теплоходлар, кайсы яктан гына килсәләр дә, Болгарның изге җирләрен күрә алачак", - дип хәбәр итте. Академиягә килгәндә, Дәүләт Киңәшчесе аның бөтен шартлар тудырылган комплекс булачагын билгеләп үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанага килүчеләргә Аллаһ сүзләрен җиткереп, гыйлем эстәүнең һәр мөселман өчен фарыз гамәл булуын ассызыклады. "Бу академиябез гыйлем үзәге булачак, гыйлемебезне бөтен дөньяга таратачак. Болгар ислам академиясен булдыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын", - дигән теләкләрен ирештерде мөфти. Тәлгать Таҗетдин чыгышында: "Бүген без Аллаһның "Укы" дигән аятен тормышка ашырабыз. Ата-бабаларыбыз борынгыдан мәчет янында мәдрәсә салган. Бүген дә бу гадәтебез бар, Аллага шөкер", - дип шөкерана кылды. "Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәкъбир әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә. Җыен өйлә намазы белән тәмамланды, аны Җәмигъ мәчете каршында укыдылар. Гыйбадәт кылуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министы урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. рәсми затлар катнашты. Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин нигез салган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде. Быел “Изге Болгар җыены”нда 30 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Агентлыкның әңгәмәдәше әйтүенчә, 500ләп полиция һәм эчке гаскәрләр хезмәткәләре җәмәгать тәртибе өчен җавап биргән. (Мәгълүматлар "Татар-информ" агентлыгыннан алынды)  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев