Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт куйды

19 декабрьдә Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Актаныш районының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Туган җирем – алтын бишегем” дип аталган концерт программасы тәкъдим итте. “Агыйдел”  җыр һәм бию ансамбленең дәүләт статусын алуга әле 4 ел гына булса да, тарихы бик бай. Аларның оешуына инде 50 ел тулган. Ансамбльнең чыгышлары белән Татарстан халкы гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Германия, Венгрия илләре тамашачысы да таныш. Коллектив тулысынча профессиональ җырчылар, профессиональ биючеләр белән тупланган. Репертуарларны яңа биюләр белән баетып торалар. Репертуарда күбрәк татар биюләре булса да, башка милләт биюләре дә бар.   Открытый чемпионат WorldSkills «Молодые профессионалы» РТ завершился в Казани

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев