14 яшьлек Кукмара кызы Россия хоккей клубы составында уйнаячак
Казанның «Форвард» хатын-кызлар хоккей командасы һөҗүмчесе Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» хоккей клубы белән өч елга контракт төзегән. Ул Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан Фәнүзә Кадыйрова, дип хәбәр итә әлеге төбәкнең “Хезмәт даны” газетасы.
Фәнүзә хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнә. Башта Саба районының хатын-кызлар хоккее җыелма командасы составында уйный. Аннары Казанның «Форвард» командасына күчә. Гомумән, Татарстан кызы белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына. Тик Ухта шәһәре җитезерәк булып чыга: кызның 14 яше тулуга, беренче булып чакыру җибәрә. Берничә ел элек татарча көрәш белән шөгыльләнүен дә яшерми кыз. Бу сәләт аңа нәселдән килгән. Әтисе Фәһим Кадыйров та танылган кеше - татарча көрәш буенча атказанган спорт остасы.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев