Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

11-12 июнь көннәрендә Татарстан Милли музеенда тәүге тапкыр “Көнчы­гыш-Көнбатыш: Россия Ватан сугышлары” исемле төбәкара хәрби-тарихи реконструкция фестивале үт­әчәк

Быел җәй озынрак булачак. Татарстанның туризм тармагы белгеч­ләре әнә шулай ди. Алар җәй айларына мөһим бәйрәмнәр исемлеген төзегән. Күңел ачу чаралары сентябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Милли музеенда тәүге тапкыр “Көнчы­гыш-Көнбатыш: Россия Ватан сугышлары” исемле төбәкара хәрби-тарихи реконструкция фестивале үт­кә­рергә җые­налар. Ул 11-12 июньгә билгеләнгән. Россия көне уңаеннан оештырылучы әле­ге чара Милли музей бинасында һәм ишегалдында узачак. “Ил­нең тарихи-реконс­трукция клубларыннан йөз­дән артык кеше Казанда узачак бәй­рәмдә катнашу телә­ген белдерде”, – ди Милли музей директоры урынбасары Маргарита Сәйфуллина. Спас ярминкәсе быел 5-7 августка билгеләнгән. Һөнәр­че­ләрне һәм кул эш­лән­мә­лә­ре белән кызыксынучыларны Алабуга шә­һә­рендә кө­теп калалар. “Яр­мин­кәне 2008 елдан бирле үткәрәбез, – ди Алабуга дәү­ләт тарих-ар­хитек­тура һәм сәнгать му­зей-тыюлыгы директоры урын­басары Тән­зилә Агишина. – Беренче елны чарада ил­нең 37 тө­бә­геннән 160 һө­нәрче катнашты. Былтыр исә Алабугага илнең төрле төбәк­лә­рен­нән, якын һәм ерак чит илләрдән 1 мең 200 оста килде”. 13-14 август көннә­рендә Болгар дәүләт тарих-ар­хи­тектура музей-тыюлы­гында узачак “Бөек Болгар” тарихи фестивалендә дә 30 меңгә якын тамашачы катнашыр дип көтелә. Урта гасыр сугышчылары ярышларына ба­гышланган әлеге чара быел өченче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, кунаклар өчен музей-тыю­лык­та ике мең кешегә исәпләнгән чатыр лагере эшләячәк. Быел тәүге тапкыр укчылар ярышын да күзәтергә мөм­кин булачак икән. Моннан тыш, балалар өчен уен мәй­дан­чык­ларын да киңәйтмәк­челәр. “Крутушка” этник һәм халык музыкасы фестивале дә елдан-ел зурая. Быел ул 27-29 август көннәрендә узачак. “Бәйрәмдә дөнья­ның төрле илләреннән җыелган иҗат коллективлары чыгышын тыңларга мөмкин. Биредә бөтен гаилә белән ял итәләр”, – ди фестиваль хуҗасы Лариса Бикмуллина. Ә менә җыр-бию арасында тамак ялгап алырга да яратучыларны 3 сентябрь көнне Зөя шәһәр-утравында көтә­ләр. Биредә “Зөя балык ашы” фестивале узачак. “Элек утрауга килү­челәр тамашаны читтән генә күзәтсә, бүген туристлар – төп катнашучылар. Балык ашы пешереп, халык һөнәрчелеге яр­минкәсен карап, кул эшләре осталарыннан дәресләр алып, рәхәт­ләнеп күңел ачалар”, – ди Зөя утрау-шәһәр­чеге дәүләт му­зей-тыюлыгы хезмәткәре Екатерина Бегаева. Бу – җәйне озайтырга менә дигән мөмкинлек, дип тә өстәде ул. (“Ватаным Татарстан”,   /№ 49, 09.04.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев