Татар матбугаты
100 елга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгырау чыңы яңгыраячак
14 сентябрьдә сәгать көндезге 2дә Кукмара бистәсенең Петр һәм Павел чиркәве территориясендә православиелеләр күптән көткән вакыйга булачак: тантаналы төстә яңа чиркәү кыңгыраулары аруландырыла, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Район халкы һәм кунаклар әлеге тарихи вакыйгада катнашырга чакырыла.
Бу көнне теләге булганнарга чаң кагучы буларак та үзләрен сынау мөмкинлеге биреләчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев