Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 октябрьдә Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана

 Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла. Курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган булса, бу юлы аларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Аерым алганда, курслар  Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән. Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында «Хозур» нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла. Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла. Курсларда белем алу өчен түбәндәге мәчетләргә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин:
     №

Курсларны уздыру урыны

Мөхтәсибәт  Курсларга язылу өчен телефон 
Әгерҗе шәһәре, М. Горький ур., 71, («Нур» мәчете ) Әгерҗе Рәмзилә Салиховна +7 905 371 30 77
Алексеевск, Пушкин ур., 4 (Үзәк мәчет) Алексеевск 8 (84341) 2 44 79 +7 960 054 24 88 Рөстәм хәзрәт, мөхтәсиб
Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗани ур., 82 а (Үзәк мәчет) Әлмәт +7 (8553) 45-73-45, 45-71-45
Бөгелмә, Краснослободская ур., 68 (Үзәк мәчет) Бөгелмә +7 919 627 59 66 Рамил хәзрәт, мөхтәсиб
Югары Ослан авылы, Төзүчеләр ур., 6 а («Салихҗан» мәчете) Югары Ослан Абдерәхимова Нурия Аксан кызы +7 960 034 56 21 Җиһаншина Гөлшат Нурмөхәммәт кызы +7 927 463 21 62
Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 2 (Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете) Алабуга Әхмәтгалиева Гүзәлия Габдерәүф кызы +7 950 322 05 46
Яшел Үзән шәһәре, Ленин ур., 22а (Әбү Хәнифә исемендәге мәдрәсә) Яшел Үзән +7 904 661 25 24 Рамил хәзрәт
Казан шәһәре, «Әниләр» мәчете, Газовая ур., 19, (дәресләр Россия ислам институтында узачак)

Казан (Вахитов һәм Идел буе районнары)

+7 927 422 17 51 Ибраһим хазрат
Казан шәһәре, Мелитопольская ур., 15 ( Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ) +7 904 767 81 61 Аббяс хәзрәт
Казан шәһәре, Х.Мәүлетов ур., 48а («Ризван» мәчете) +7 903 388 61 86 Алан хәзрәт, имам-хатыйб
Казан шәһәре, Серов ур., 4а, («Ярдәм» мәчете) Казан (Киров һәм Мәскәү районнары) +7 (843) 223-03-75 Кабул итү бүлмәсе
Казан шәһәре, Җ. Фәйзи ур., 2, («Гаилә» мәчете) Казан (Совет районы) +7 (843) 223-06-62 Кабул итү бүлмәсе
Лениногорск шәһәре, Яр буе ур., 26, (НКЦ бинасы) Лениногорск +7 919 693 59 93, +7 (8559) 55-10-10 Булат хәзрәт
Менделеевск шәһәре, Профсоюз ур., 1, (Үзәк мәчет) Менделеевск Нуриева Гөлназ Рафис кызы +7 (8554) 92-24-90 +7 987 008 56 41
Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 («Ак мәчет» мәдрәсәсе) Яр Чаллы +7(8552)-38-67-02
Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59 (Үзәк мәчет) Түбән Кама +7 (8555) 36-07-36 Үзәк мәчет
Норлат шәһәре, Гыйматдинов ур., 70 (мөхтәсибәт бинасы) Норлат Мортазина Земфира Рияз кызы +7 927 415 61 73
Спас районы, Болгар шәһәре, Киров урамы (Үзәк мәчет) Спас +7 905 317 83 66 Фәрхат хәзрәт, мөхтәсиб
Чистай шәһәре, Вахитов урамы, 39 («Нур» Үзәк мәчете) Чистай +7 927 417 43 71 Зөлфия ханым
Ютазы районы, Урыссу шәһәр тибындагы поселогы, Пушкин ур., 24,  («Фәнис» мәдрәсәсе) Ютазы +7 927 047 33 28 Әбделхәким хәзрәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев