Ялгыш атылган йолдыз (хикәя)

Сүлпәнстан йолдызлыгында яшәүче абыйлы-энеле ике Алып баласы,

дөньяларын онытып, иксез-чиксез галәм киңлегендә уйнап йөри.

– Очты, очты, минем ташым ераграк китте...

– Кая, бу еракмы инде?! Хәзер мин күрсәтәм еракны. Карап тор, Сүлпән-

Б-Ике.

– Һәй, масайма әле, Сүлпән-А-Бер. Күрәсеңме әнә теге кызыл шарны? Мин

хәзер шунда кадәр ыргытам.

– Шар түгел ул, планета. Марс дип атала.

– Ә-ә... Ә теге эшләпә киертелгәне нәрсә?

– Анысы Юпитер.

– Ә теге яшелле-зәңгәрлесе?

– Анысы Җир.

– Ә мин хәзер бу ташны шунда кадәр ыргытам.

– Тукта! Ах! Нишләдең син?!. Анда бит кешеләр яши!!!

* * *

Җир шарының иң матур бер почмагы булган Казан шәһәрендә галәм

серләрен өйрәнүче Айзат исемле астроном яши. Аның бик матур, бик акыллы

Азамат һәм Айсылу исемле игезәк балалары бар.

Ял көне. Бүлмәдә Азамат белән Айсылу уйнап утыра. Малай конструктордан

гараж төзи, ә кыз курчак киендерә.Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары бөтен

бүлмәне нурга күмгән. Бер кояш нуры, шаярып, караваттан өстәлгә сикерде,

өстәлдән идән уртасында уйнап утыручы кызга күчте, аның күзләрен

чагылдырып, бераз биегәч, диварда эленеп торучы галәм картасын аллы-гөлле

төсләргә күмеп җемелди башлады.

– Азамат, карале, нигә безнең уенчыкларыбыз җанлы түгел икән? Әгәр

дә алар шундый булса, мин үземнең иң кадерле уенчыгымны – яраткан

курчагымны сөйләшергә, тәпи йөрергә өйрәтер идем. Безгә бик күңелле булыр

иде. Ә син машинаңның җанлы булуын телисеңме?

– Юк. Иң яхшысы: ул уенчык түгел, ә чын булсын иде... һәм оча торган

булсын иде...

– И, ничек кызык! Аннары безнең берәү дә белмәгән серле уенчыгыбыз

булыр иде, име! Без, икәү генә утырып, галәм буенча әйләнеп кайтыр идек...

Айсылу, уеныннан бүленеп, дивардагы Кояш системасы сурәтләнгән

картаны җентекләп карарга тотынды.

– Карале, Азамат, син ничек уйлыйсың, галәмдә кешеләр бармы икән?

– Юк. Анда акылга сәләтле бернинди җан иясе дә юк.

– Ничек инде?! Бәлки, Марста безнең кебек бертуган ике бала бүлмәләрендә

уйнап утырадыр?

– Юк!!! Марста кеше яши алмый.

– Ә, бәлки, тагын да ерактарак... Бүтән йолдызлыкта... Шундый зур галәмдә

кешеләр булмавы мөмкин түгел!

– Аптыратма инде, Айсылу. Галәмдә безнең кебек затлар бүтән юк.

Айсылу, бик кәефсезләнеп, бер читкә барып утырды да курчагын кулына алды.

– Эх, курчагым, җанлы булсаң иде син!

***

Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Ике, сулышлары кабып, өйләренә йөгереп

кайттылыр. Тик бер бәхетсез гел бәхетсез дигәндәй, әти-әниләре өйдә юк иде.

– Инде нишлибез?!. – дип, кечкенә Сүлпән-Б-Ике еларга ук кереште.

– Тукта, балавыз сыкма әле, – дип кычкырды Сүлпән-А-Бер. – Хәзер елап

кына эш чыкмый. Җирне тизрәк коткарырга кирәк. Син бар, тиз генә әнигә хат

язып калдыр: Җиргә ялгыш метеорит ыргыттык, диген. Без, кешеләргә хәбәр

итү өчен, Җиргә очабыз, диген. Ә мин Серле бүлмәнең ишеген ача торам.

Сүлпән-А-Бер, кулына бер бәйләм ачкычлар алып, ишекне ачарга кереште.

Тик ачкычларның берсе дә туры килми иде. Ул арада, мышкылдап, Сүлпән-

Б-Ике дә килеп җитте.

– Булмый, бер ачкыч та ярамый! Инде нишлибез?! Җиргә метеорит

бәрелергә тагын 24 сәгать кенә вакыт калды!!! – дип, ачыргаланып кычкырды

Сүлпән-А-Бер.

– 24 сәгать?!

– Әйе, 24 сәгать!!!

– ???

– Сәгать... сәгать... ах... – ниндидер бер ачык фикергә килгәндәй, Сүлпән-

А-Бер өйгә атылды.

Энесенең:

– Син кая? – дигән елак соравы һавада эленеп калды.

Ул арада кулына нидер тотып, Сүлпән-А-Бер килеп чыкты:

– Әниләр бүлмәсендәге сәгать астында бер ачкыч эленеп тора иде бит...

Бәлки, ул ярыйдыр?!

– Әни бит аны талисман, диде. Аңа тияргә ярамый.

– Бәлки, аңа шуның өчен тияргә ярамыйдыр да әле...

Шулай дип, Сүлпән-А-Бернең ачкычны тишеккә тыгуы булды – ишек

ачылып та китте. Малайлар каршында гаҗәеп күренеш пәйда булды. Бүлмә

эче гүя күк гөмбәзе: бөтен диварларга, түшәмнәргә галәм картасы ясалган,

бары тик ишектә генә бер язу эленгән иде. Анда: «Бик хәлиткеч очракта гына

кулланырга! Картадагы планета яки йолдыз сурәтенә бармак белән кагылсаң,

портал ачыла һәм мизгел эчендә шунда буласың», – дип язылган иде.

Алып-малайлар бик тырышып, картадан Җирне эзләргә тотындылар.

– Без анда барып нишли алабыз соң?! – диде Сүлпән-Б-Ике.

– Куркыныч турында кешеләргә хәбәр итәргә кирәк.

– Бигрәк кечкенә планета икән бит бу! – диде малай, картадан Җирне табып.

– Без бит – алыплар, без монда сыймыйбыз да... Аннары без бит газлардан

гына торабыз – алар безне күрмәячәк.

Сүлпән-А-Бер тагын аптырап, ишеккә эленгән инструкция янына килеп

басты:

– Монда язылган: «Кайсы күк җисеменең сурәтенә кагылсаң, шундагы

кыяфәткә керәсең», – диелгән.

– Алайса без Җирдәге кешеләр төсле булабыз?!

– Әйе... – диде Сүлпән-А-Бер һәм, тәвәккәләп, Җир планетасының бармак

башы хәтле генә рәсеменә каты итеп басты...

* * *

Бүлмәдә Айсылу һаман да курчагы белән белән сөйләшеп утыра иде:

– Абый дөрес сөйләми, курчагым... Галәмдә безнең кебек кешеләр бар...

Мин бит бөтен күңелем белән анда тормыш барлыгын сизәм.. Эх, курчагым,

син җанлы булсаң иде... Син шундый матур! Күзләрең шундый зур, шундый

акыллы! Галәмдәге затлар да синең кебектер әле...

– Әй, хыялый, җитәр инде сиңа хисләнеп утырырга! Әти нинди зур галим-

астроном булса да, галәмдә тормыш барлыгын раслый алганы юк әле, – диде Азамат.

– Мин синең белән сөйләшмим, – дип турсайды кыз һәм диварга таба

борылып утырды. Андагы галәм картасына карап, ул тагын хыялга бирелде.

Кинәт дивардагы галәм картасы әллә нинди утлар чыгарып җемелди

башлады.

– Абый! – дип кычкырып җибәрде Айсылу, картага күрсәтеп.

Карта утлар сирпеп-сирпеп торды да кинәт уртасы ачылып китте, һәм

аннан кешегә охшаган, ләкин тәннәре зәңгәрсу төстәге ике малай килеп чыкты.

Куркудан тораташ кебек катып калган Азамат:

– Сез к-к-к-кем? – диде, тотлыгып.

– Курыкмагыз, – диде Сүлпән-Б-Ике. – Без сезгә тимибез.

– Без – сүлпәналыплар. Бик ерак галәмнән – Сүлпәнстаннан килдек. Мин

Сүлпән-А-Бер, ә бу – минем энем Сүлпән-Б-Ике, – дип, күрешергә кул сузды

өлкән малай.

Бу көтелмәгән хәлгә шаккатып торучы Айсылуның гаҗәпләнүе шатлык

белән алмашынды һәм ул бер дә курыкмыйча танышырга тотынды:

– Сәлам! Мин – Айсылу, ә бу минем игезәгем – Азамат. Мин сезнең

килүегезне күптән көттем.

– Без начар хәбәрләр белән килдек. Сезнең планетагызга таба туп-туры бик

зур метеорит оча. Ул, бәрелеп, Җирдәге тормышны юкка чыгарырга мөмкин.

Тагын 23 сәгать вакыт калды. Сездән ярдәм кирәк, – диде алар.

– Әйдә, әтигә әйтәбез, – диде Айсылу, каушап.

– Әти өйдә юк бит әле. Аны әле генә ашыгыч рәвештә обсерваториягә

чакыртып алдылар.

– Әйдә, алайса обсерваториягә барыйк, – дип каударланды Айсылу.

– Ләкин безнең турында берәү дә белергә тиеш түгел, – дип кисәтте Сүлпән-

А-Бер.

Шулай диделәр дә алыпсүлпәннәр дивардагы карта эченә кереп, юкка

чыктылар.

***

Сүлпәнстандагы Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Икенең әнисе эштән

кайтып кергәч, өстәлдәге язуны күреп «ах» итте. «Җиргә очабыз» дигән

юлларны укыгач ук, метеоритка охшаган ракетасына утырып, галәм буенча

улларын эзләргә дип чыгып китте ул. Серле бүлмәгә керү юлын табарлар дип

уена да китермәде Сүлпәнбикә. Һәрбер ана кебек ул да балаларының галәмдә

адашуларыннан курыкты.

Бераздан, арып-талып, гаилә башлыгы Сүлпәнбәк кайтып керде. Ни

балаларының, ни хатынының өйдә юклыгына гаҗәпләнеп, аш бүлмәсенә узды

ул. Өстәлдә яткан язуга гамьсез генә күз ташлап, урындыкка килеп утырды

һәм кинәт корт чаккандай сикереп торды.

«Ялгыш кына Җиргә метеорит ыргыттык».

Ничек?! Ах, малай актыклары! Шулай шаярырга ярыймы соң?!

Сүлпәнбәк ашыга-ашыга остаханәсенә керде. Анда зур экран каршына

килеп басты да галәмне күзәтергә кереште... Ниһаять, үзе эзләгәнне тапты,

ахры, ашыга-ашыга, төймәләргә баскалый башлады. Бераздан, җиңел сулап,

маңгаена бәреп чыккан вак-вак тир тамчыларын сөртеп алды...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

 

“КУ” 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: