Ялгыш атылган йолдыз (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

– Без әти янына килдек, – диделәр игезәкләр Азамат белән Айсылу.
– Юк, монда керергә ярамый, – диде сакчы, обсерваториянең ишегенә
аркылы басып.
– Безнең ашыгыч хәбәребез бар. Тизрәк әти янына кертегез, – диде Азамат,
еларга җитешеп. Айсылу да мышык-мышык борынын тартырга кереште. Әллә кызганып, әллә ашыгыч хәбәр дигәннән шүрләп, сакчы бина эченнән икенче берәүне чакырып чыгарды һәм балаларны әтиләре янына озатырга кушты. – Әти-и! – дип, еламсырап кычкырдылар Азамат белән Айсылу, телескоп
артында утыручы әтиләрен күргәч. – Әти, Җиргә таба зур метеорит оча.
– Каян белдегез аны?! – диде Айзат, балаларының монда килүләренә
гаҗәпләнеп һәм шундый мөһим эшеннән бүлдергәннәренә эче пошып.
– Өйдәге телескоптан карады-ы-ык, – дип суздылар балалар, бергәләшеп. – Беләбез, балалар, беләбез. Кичә төне буе йолдыз атылды – метеорит
яңгыры булды, шуңа күрә телескоптан бер дә күзне алмадык. Инде бары да тынычланган кебек булгач, өйгә кайткан идем – иртәнге якта яңадан чакыртып алдылар: бер метеоритның Җиргә таба очып килүе ачыкланган. Әле менә хәзер дә шуны күзәтеп утыра идек. Метеоритның траекториясен үзгәртә торган ракетаны тиз арада каршы җибәрергә җыенабыз. Борчылмагыз, бары да әйбәт булыр. Әйдә, утырыгыз әле минем янга. Менә шул экраннан карап торыгыз, хәзер метеоритка каршы ракета җибәреләчәк.
Балалар зур кызыксыну белән экранга текәлделәр.
Менә экранда бер ут шары күренде. Ул коточкыч зур тизлек белән Җиргә
таба якыная иде. Балалар куркуларыннан чатырдатып, күзләрен йомдылар. Алар, шүрли-шүрли, әкрен генә күзләрен ачканда, экранда инде берни дә юк иде.
– Менә булды да... – диде әтиләре, җиңел сулап. Метеоритны җир орбитасына кергәнче үк шартлаттык.

...Өйләренә кайткач, Азамат белән Айсылу, галәм картасы сурәтләнгән дивар каршына килеп бастылар да:
– Дусларыбыз Сүлпән-А-Бер һәм Сүлпән-Б-Ике! Ниһаять, булды! Әтиләр метеоритны күктә үк шартлаттылар. Җир шары метеорит белән бәрелешүдән котылып калды. Бүтән болай шаярмагыз, яме, – диделәр.
Күк картасы, җавап итеп, төрле төсләргә кереп җемелдәде.
***
Сүлпән-А-Бер һәм Сүлпән-Б-Ике Сүлпәнстанга кайтып җиткәч, остаханәдән чыгып килүче әтиләрен күреп алдылар. Ул бик талчыккан иде.
– Әти, – диделәр алар, гаепле тавыш белән. – Гафу ит безне. Бүтән болай шаярмабыз.
– Мин гаепле. Метеоритларны ыргытып уйнарга мин өйрәттем энемә, – диде Сүлпән-А-Бер.
– Юк, мин гаепле. Көчемне чамаламыйча еракка кадәр ыргытканмын. Өстәвенә галәмне дә юньләп өйрәнмәгәнмен. Кайда ни бар икәнен дә белми идем, – дип акланды Сүлпән-Б-Ике.
– Бу юлга гафу итәм, – диде әтиләре кырыс тавыш белән. – Икенче юлы уйлап эш итегез!
Малайлар, кыенсынып, башларын түбән иделәр.
– Уеннан уймак чыгару менә шулай була инде ул... Ярый әле кайтып
өлгердем, ярый әле метеоритны тотып алып икенче якка ыргыттым...
– Ничек?! – диделәр малайлар, икесе бертавыштан. – Метеоритны син тотып калдыңмы?! Ә Җир кешеләре метеорит дип нәрсәне шартлатканнар
соң алайса?!
Әтиләре, шаккатып, улларына текәлде.
– Әти, син дә, әни дә өйдә булмагач, без нишләргә дә белмәдек...
– Аннары серле бүлмәгә кердек...
– Аннан соң Җиргә бардык та кешеләргә метеорит турында сөйләдек...
... Әтиләре сүзсез калды. Бераз башын чайкап торды да:
– Анагыз кайда? – дип сорады.
– Белмибез: без кайтканда, ул өйдә юк иде-е-е... – дип сузды Сүлпән-Б-Ике. – Бая без киткәндә, аның ракетасы өйдә иде – үзе юк иде, – диде Сүлпән-
А-Бер.
– Ә хәзер ракетасы да юк, – дип өстәде энесе.
Бу сүзләрне ишеткән әтиләренең мизгел эчендә йөзе агарып чыкты.
– Ах!!! – диде ул, ыңгырашып. – Ракетасына утырып, анагыз сезне эзләргә киткән була түгелме соң?! Бик зур тизлеккә күчергәч, аның ракетасы метеорит
кыяфәтенә керә торган иде. Анагыз харап булган бит...
– Ничек?! Метеорит дип белеп, әнинең ракетасын шартлатканнармы?!
***
Сүлпәнстанда тормыш дәвам итте. Сүлпәналыплар үзләренчә яши бирделәр, тик абыйлы-энеле Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Икенең генә әниләре кайтмады. Әтиләре аларга беркөнне шундый бер риваять сөйләде.
Сүлпәнстанда Алыплар беркайчан да үлмиләр, аларның гәүдәләре генә юкка чыга, ә җаннары Күбекстан дигән планетага күчә икән. Бик борынгы заманда бер сүлпәналыпның кызы, анасы шулай юкка чыккач, бик елаган, имеш. Аның елавына түзә алмыйча, Алыплар Җирдән бер әнине урларга мәҗбүр булганнар. Шул әнигә теге сүлпәналып әнинең җаны күчкән дә, Алыпкыз яңадан әниле булган, ди.

Бу риваятьне ишеткән көннән башлап, ике кечкенә сүлпәналыпның йокылары качты. Алар бик озаклап нидер сөйләштеләр, ниндидер планнар кордылар. Ә бер көнне, әтиләре йолдызларны чистартырга дип эшкә чыгып киткәч, тагын теге Серле бүлмәгә юл тоттылар. Галәм картасыннан Җир планетасын табып, бармаклары белән шунда басулары булды – Сүлпән-А-Бер һәм Сүлпән-Б-Ике Азамат белән Айсылуның бүлмәсенә килеп тә керделәр.
– Сәлам, – диделәр алар, икесе бертавыштан.
Яраткан курчагын йоклатырга йөрүче Айсылу элекке дусларын күреп шулкадәр сөенде:
– Әйттем бит, әйттем бит!.. – дип, аларны кочып ук алды хәтта. – Мин абыйга сез тагын киләчәксез дип, әллә ничә тапкыр әйттем инде, – диде ул, кулларын чәбәкләп. – Тагын берәр хәвеф-хәтәр юктыр бит?! – дип сорады Азамат, борчылып.
– Юк, бары да тыныч, – диделәр сүлпәналыплар, боегып кына.
– Ә нишләп алайса сез шундый күңелсез?
– Без әниебезне югалттык, – диделәр алар һәм әтиләреннән ишеткән
риваятьне сөйләп күрсәттеләр.
– Бик кызганыч, – диделәр Азамат белән Айсылу. – Тик Җирдәге берәр
әнине алып китсәгез, аның баласы ятим калачак бит.
– Әйе... без анысын уйлап җиткермәгәнбез икән... Әниләр – бөтен җан
ияләре өчен дә иң яраткан, иң кадерле зат шул. Аларны бернәрсәгә дә алыштырып булмый, – диде Сүлпән-А-Бер, моңсу гына.
– Иң яраткан... Иң кадерле... иң кадерле... – Кинәт Айсылуның, нидер уйлап тапкандай, күзләре ялтырый башлады.
– Ә ул сары чәчле, зәңгәр күзле, зәңгәр күлмәкле, ләкин җансыз булса ярыймы?
– Җаны бармы, юкмы – анысы әһәмияткә ия түгел, – диде Сүлпән-А-Бер.
– Әйдәгез, мин сезгә үземнең иң яраткан кадерле курчагымны бүләк итәм, – диде Айсылу, сөенеп.
– Ул синең иң яраткан уенчыгың бит, – диде Азамат.
– Булсын! Мин күптәннән аның җанлы булуын тели идем. Сүлпәнстанга киткәч, аңа сезнең әниегезнең җаны керәчәк. Минем андый курчакларым күп булыр әле. Ә әни – берәү генә! Әти-әни, дуслар, туганнар күпкә кадерлерәк. Сез минем дусларым бит, – диде Айсылу, булыша алганына сөенеп.
Айсылу, караватта яткан матур курчагын алып, аның алсу битләреннән һәм озын керфекләреннән үпте, алтынсу чәчләреннән сыйпады да яраткан уенчыгын галәмнән килгән дусларына сузды. Гаҗәпләнүдән курчакның зәңгәр күзләре зур булып ачылган, шул ук вакытта анда ниндидер бер эчке сөенеч тә балкый кебек иде.
Сүлпәналыплар курчакны бик кадерләп кенә кулларына алдылар.
– Кызык килеп чыкты. Сез – безне, ә без сезне коткардык, – диде Азамат. – Әйе, шулай килеп чыгар дип кем уйлаган. Инде менә әниебез дә кайтачак.
Шуңа өстәп, яңа дуслар да таптык. Рәхмәт сезгә, – диделәр галәм кунаклары һәм, саубуллашып, дивардагы галәм картасына кереп югалдылар. Алар киткәч тә әле, картада аллы-гөлле төсләр шактый вакыт җемелдәп торды.
– Азамат, әйттем бит, галәмдә безнең кебек җан ияләре бар дип. Ә син ышанмадың. Хәзер алар – безнең дусларыбыз.
– Әйе шул, без – дуслар!.. Күршедә генәме ул, әллә галәмнең бер ерак ноктасындамы – мөһим түгел. Иң мөһиме: без – дуслар!
– Ә дуслар һәрвакыт ярдәмгә әзер.
– Дуслар авыр вакытта сынала шул...

 

Тәмам.

 

“КУ” 2, 2020

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: