Син – каһвә (хикәя)

Кичә каһвәдән баш тартырга карар кылынды. Әллә күпкә китте, әллә миңа ярамый

торган яңа сорт эләкте шунда: йөрәк каккан тавыш чигәләрдә яңгырый, күңел болгана.

Күпкә дә киткәндер инде. Иртәне каһвәдән башлап, төшке аш урынына бер чынаяк

каһвә тотып икәүдән-икәү урам әйләнүләр, төнне каһвә белән каршылау гадәткә кергән

иде бит. Сүземдә нык торыр өчен, җәмәгатьчелек алдында (инстаграм сторисларын

шулай атарга ярыйдыр бит?) «Каһвәсез торачакмын», – дип ант иттем. Бар да җитди!

1 нче көн:

Иртә. Артык иртә. Күзләремне көчкә ертып ачтым. Шырпы кыстырып куйсаң,

күз кабакларының авырлыгыннан ул да шартлап сынар иде, билләһи. Уянмыйча гына

кухняга чыктым. Мендәр кочаклап ятып, оеп беткән куллар шкафның өске киштәсендә

торган каһвәгә үрелде. Каһәр!!!

Үзем эшкә барам. Ә үземнең бөтен уйларым синең турыда. Йокыдан айнымаган

тәнгә дә, синсезлекне кабул итәргә теләмәгән җанга да каһвә кирәк. Әллә эшкә иртәрәк

барып, кеше күрмәгәндә генә бер шакмак шикәр салынган кара каһвә эчәргә инде?! Әйе,

шулай итәргә кирәк! Безнең очрашуны кеше күрмәсә, ант бозылган булмый. Төштән соң

башлармын каһвәсезлекне. Йөгерә-атлый, редакциягә килеп кердем... Коллегалар – эштә!

...Көн дәвамында синең белән очрашырга җай эзләдем. Әллә начар эзләнелде, әллә

җай табылмады, әллә намус комачаулады: кофейняга кереп, яраткан капучиноны эчү

мөмкинлегеннән үзем баш тарттым. Кеше күрмәгән дә булыр иде югыйсә. Тик эчмәдем.

Сабырлыгым күпмегә җитәр?!

2 нче көн:

Сабыр төбе – сары алтын. Ә минеке – ярык тагарак.

...Онытылып беткән, ләкин шундый таныш урында синең белән очрашу билгеләдек.

Безне беркем дә күрергә тиеш түгел иде.

– Каһвә эчик әле.

– Әйдә.

– Беркемгә дә әйтмибез бит?!

– Ант бозылмаган, дип уйласын барысы да.

– Килештек?

– Килештек.

Каһвәле һәм синле очрашудан балкып торганда, җылынырга һәм кайнар чәй

эчәргә дип, шул ук кафега кергән танышымны күреп алдым. Елмая. Нишләргә

җыенганлыгымны белә чөнки... Сүгеним әле?!.

Танышым каһвәсезлек анты турында белә бит. Тотылганлыгымны аңлаудан ни

көләргә, ни көенергә белми таптанып тордым да кыю адымнар белән танышым утырган

өстәлгә таба атладым. «Серне сатма, яме?»

...Әйе, мин антымны боздым. Икенче көнне үк, кешеләрдән качып синең белән

төшке ашны уздырдык. Миңа оят түгел! Миңа рәхәт.

Каһвәсезлеккә иртәгә кире кайтырбыз. Мөгаен...

3 нче көн:

«Кайнар шоколад каһвәгә саналамы икән?» Баш мие бүген шундый сорау белән

уятырга булды.

– Ми, йоклыйк әле, зинһар өчен. Нинди матур төш күрсәтә идең, карап бетерим

инде.

– Төш качмый ул. Иртәгәсе сериягә кушып күрсәтермен. Монда җитдирәк мәсьәлә

бар! Кайнар шоколад эчсәк, ант бозыламы?

– Шоколад яратмыйм. Миңа каһвә кирәк.

Котлыйм: көн тагын сине уйлап уза!

4 нче көн:

«Ломка»ның ни икәнлеген белгәнлектән, алдан ук чыгу юлларын эзли башладым.

Иң җайлы ысул, әлбәттә, цикорийга күчү. Каһвә эчәсе килгән саен чәй яки су эчеп

куярга мөмкин. Ярар, чыгу юллары юк түгел бугай. Сине уйлаудан гына котылып

булмый. Аптыраганнан чәйгә чакыруны кабул иттем.

– Җиләкле кара чәйме, әллә яшелнеме?

– Берсен дә түгел.

– ...

– Үзең теләгәнне...

Эш, сәяхәт, эш, кабат сәяхәт турындагы сөйләшүләр. «Ә менә чит илдә бездәгедән

яхшырак», «Менә Америкада хезмәт хакы безнеке кадәр ун, диләр. Үзем барып

күрмәдем, конечно. Но, шәп, диләр, анда», «Индонезиядә кафеларда сорамасаң да,

каһвә янына сухофрукты китерәләр», «Бездәге мокытлык юк шул чит илдә»...

Бер йотым ясарга дип, иреннәргә китерелгән чәй чынаягы илтифатсыз гына

тәлинкәсенә утыртылды. Эчемдәге патриот, каны кайнауга түзә алмыйча, чынаякны

читкә этеп җибәрде.

– Ни булды?

– Чәе кайнар. Пештем.

...Чынлыкта исә чәй түзеп булмаслык ачы һәм күптән суынган иде.

5 нче көн:

Әгәр парфюмер булсам, дөньядагы бөтен каһвә төрләренең исләрен мәңгеләштерер

идем. Сары чәчле кешеләрнең чәчләреннән – латте, кара чәчлеләрдән – капучино исе,

яшь кызларның муеннарыннан – ванильле раф, шагыйрьләрдән эспрессо исе килер

иде. Үз дәрәҗәсен белә торган, эшенә һәм дөньяга гашыйк ирләр өчен махсус ис –

ристретто. Кайнар канлы ирләр өчен – аз шикәрле, ачы шоколадлы төрек каһвәсе.

Иң якыннарыма, һичшиксез, чын каһвә исе салынган парфюм гына бүләк итәр

идем. Иң якыннарымнан гел чын ис килер, алар чын булырлар иде. Ә калганнар,

CHANELнең арзанлы подделкасы сыман, төрле тәмләткечләр кушып ясалган каһвә

исе белән аңкырлар иде.

Парфюмер булсам, бөтен дөньяны каһвә исенә күмәр идем. Әлегә исә, иреннәргә

кунган яшь кар бөртекләрен җылытып, синле каһвә тәмен искә төшерергә генә кала.

6 нчы көн:

Тиздән бер атна була икән бит инде. Сине күрмәгәнгә дә бүген 4 нче көн. Үзең дә

«Күрешик», – димисең... Әй, тырный инде күңел ишеген мәче баласы, әй, тырный.

Әллә йомышы бар, әллә иркәләнергә тели – аңламассың. Мин дә шул песи кебек,

йөзеңә карап: «Синсез дә яши алам менә», – дип көләсе, шул ук вакытта куеныңа

кереп сырпаланасы килә. Күрешәсе килә, канга каһвә дозасы җитми.

...Эштән соң дуслар белән күрешеп, кафега барырга, дөнья хәлләрен сөйләшергә,

килми калган танышларның гайбәтен сатарга булдык. Мондый чараларга бармый

калырга ярамый. Бертуктаусыз очкылык тотарга һәм икенче көнне үзең турында

инстаграмда пост укырга теләмәсәң, барырга кирәк.

Бөтен кеше каһвә алган. Кемдер килгәч заказ бирде, кемдер үзе белән алып килгән.

Ә мин нәрсә? Миңа официант үземнән дә зуррак бургер күтәреп килде. Ярар инде.

Ичмасам, тамагым туяр.

7 нче көн:

Син дә мин йөргән урамнардан йөрисеңме икән? Сиңа да шул кояш яктыртамы?

Күкрәк тутырып, Казан һавасын сулыйм дигәндә, синең дә үпкәләрең гади шәһәр исе

белән туламы?

Островский һәм Татарстан киселешендәге кофейня яныннан узганда, ниләр

кичерәсең? Узасыңмы, дип сорамыйм, һәр иртә юлың шуннан үтә бит. Үзеңне

очратмасам да, син баскан ташларга басыйм, син күргән шәһәрне күрим дип, әллә

ничә әйләнәм шул урамнарны. Кофейняга гына керергә ярамый.

Безнең урын бездән башка яши... Ә без?

10 нчы көн:

Синле каһвәне кемнәр эчә икән?

11 нче көн:

Каһвәсезлекнең сәер стадиясен кичерәм.

Синсез торып та булмый, антны да боза алмыйм. Читтән генә кешеләрнең каһвә

эчкәнен карап торам. (Читтән генә сине күзәтәм.)

Ничә ай рәттән башкара торган бер йолам бар: һәр иртәдә тәрәзә пәрдәләре белән

бер үк вакытта синең белән язышу тарихы «ачыла». Эленке-салынкы гына булып төшә

торган нурлар төннең авыр шәүләсеннән коткара. Йокы патшалыгының гаскәрләре бер

чынаяк кара каһвә һәм «Хәерле иртә!» сүзләреннән соң юкка чыга. Ләкин каһвәсезлек

чоры башлангач, бу йоланы онытырга туры килде. Болай да «чыксам – чыгам,

чыкмасам – юк» дип торган кояш бүген гадәттәгедән дә кәефсезрәк. Нурлары да

безне яшәтер өчен түгел, көн җиткәнлекне белдерер өчен генә яктырта. Төн гаскәренә

җиңелүдән куркып, авыр артиллерияне чыгарырга булдым.

Телефон клавиатурасы йөрәк белән бер тактка басылды: «Хәерле иртә»...

– Ми, ник кирәк иде безгә болай итү?

– Белмим, йөрәктән сора. Аннан заявка килде бит.

– Йөрә-ә-әк...

– Ник усалланасың? Соравыңа җавапны белмим. Просто шулай кирәк иде. Просто.

...Йөрәкнең бертуктаусыз йөренеп торган тавышы фатирны тутырды. Ә баш мие:

«Мин арыдым. Эшлисе килми», – дип, кабат юрган астына кереп ятты.

Хәтта урамга чыгып баскач та тормады Ми. «Эшеңә кадәр юлны беләсең. Если что,

иптәшкә Йөрәк бар. 1-2 сәгатьтән дәшәрсез, торырмын. Ләкин кара аны: теге тиленең

бөтен әйткәнен тыңлап йөрмә», – диде дә борылып ятты.

Йөрәк исә бәйрәм итте. Бер-ике сәгатькә булса да, икәүдән-икәү калу бәхетеннән

плейлисттагы иң күңелсез җырны тыңладык, кондукторның усал итеп каравыннан

елап алдык; кибеткә кереп, бер кочак тәм-том алып чыктык. Ә эшкә килгәч,

редакциядә кеше юклыктан файдаланып, каһвә ясадык. «Әрем исе» җырын

кабыздык, бер кулга – каһвә, икенчесенә – фундуклы круассан тотып, урыныма

барып утырдым.

Каһвә салынган чынаякны ашыкмыйча гына борын төбенә китердем. Күкрәк

тутырып, яңа гына кайнатылган каһвә иснәдем. Бер мизгелгә иң биек тауларга

күтәрелдем һәм иң бөек хисләргә чумдым. Моңарчы кайда, нинди каһвә эчүемне,

нинди хисләр кичерүемне – барысын да искә төшердем. Менә ул – Алтай таулары

арасында ясалган «3 в 1» һәм Катунь елгасы исе, менә ул – Мәскәүнең иң кыйбатлы

кофейнясында эчелгән латте һәм пафос, менә ул – Тюнектепе тауларында эчкән каһвә

һәм ихласлык исе. Менә ул – Казанның иң шәп кофейнясында эчелгән капучино һәм

бәхет исе. Рәхәт.

Бу истәлекләр күпмегә сузылгандыр – белмим. Дөньяга кайтканда, каһвәм суына

башлаган иде. Тизрәк эчәргә кирәк. Юкса Ми уянырга, коллегалар килеп җитәргә

мөмкин.

Чынаяк иреннәргә якынлашкан саен, «каһвә эчәсе килми икән» дигән уй ачыграк

яңгырады. Ми уянганмы, дисәм, юк, йоклый әле. Ашказаны кабул итми икән каһвәне.

Менә сиңа кирәк булса...

Кәефе тәмам кырылган йөрәк, тәрәзә ачып, салкын һава сулады да «Телефоныңны

тикшер әле. СМС килмәгәнме?» – дип, ялварулы караш ташлады...

Кеше күргәнче, чынаякны бушатып, юып килергә кирәк.

16 нчы көн:

Телефон чыңлаган тавышка уяндым. Будильникка кадәр вакыт бар бит әле, дип,

күзләремне ертып ачам. Тик телефон экранында будильник түгел, ә СМС билгесе

ялтырап тора. «Иртәңне дөрес башла. Бер стакан су эчәргә онытма».

Ачы таңнан киңәш таратучы бу акыллы башка ачулы булсам да, уятканы өчен

эчтән генә рәхмәт укыдым. Кичтән будильник куярга онытылган. СМС килмәсә, эшкә

соңара идем.

Рәхмәт, Яхшы кеше!

Ми белән Йөрәкне уятып тормый гына эшкә йөгердем. Соңгы көннәрдә бу

гадәткә әйләнде инде. Ми төшке аш вакыты җитәрәк кенә уяна, ә йөрәк, гомумән,

«больничный» алды.

12.20

Ми:

– Әй, кеше, анда сиңа иртән СМС килгән иде. Җавап бирергә кирәк булыр. Әдәп

кагыйдәләре турында онытма!

– Әйе шул.

«Иртәнге киңәшегез өчен рәхмәт. Тик Сез ялгыш номерга җибәргәнсез бугай.

Адресат мин булмаганмындыр инде».

«Әгәр СМС Сезгә килгән икән, димәк, адресат – Сез. Кем булуыгыз мөһим түгел.

Иң мөһиме: иртәгезне дөрес башлагыз. Су эчәргә онытмагыз».

«Рәхмәт. Айгөл булам».

«Бик шатмын. Ильяс».

21нче көн.

«Иртәңне судан башла. Һәм онытма: бүген төшке аш вакытында күрешәбез.»

Тәрәзә пәрдәләрен ачканчы, Ильяс белән язышу тарихы ачыла. Матур бер гадәт.

Иртәм бераз үзгәрсә дә, калганы шул килеш калды. Йокыдан уяну әле дә зур

авырлык белән бирелә. Күзләрне «ертып», юыну бүлмәсенә узам. Салкын су белән

юынып, Мине уятырга тырышам. Кухняга чыгып, каһвә кайнатам. Үземә түгел: кабат

укырга соңга калучы, каударлана-каударлана киенеп йөрүче сеңлем өчен. Ә үзем,

салмак кына ява торган кар бөртекләренә карый-карый, бер стакан җылымса су эчәм.

Тәмле икән...

 

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: