Минем күңел

Минем күңел сары көздәй... Моңнар тулган яраларга. Өзгәләнә, йолкына җил Сагышлардан араларга. Минем күңел салкын кыштай... Керфекләрен ак бәс сарган. Күзләрендә — туңган назлар... Боздай салкын җанга тарган. Минем күңел нурлы яздай... Күкләрендә — киек казлар. Катлаулы да, бик тә гади Күңелемне аңлый азлар!
Шигырь "Казан утлары" журналының 12нче санында (2015) басылды.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: