Кулдашым (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

«Артист»лар

Әмир, моңлана-моңлана, насосларның башларын тикшереп йөри. Аның шулай үз дөньясында очып йөрүенә бергә эшләүче кулдашлары әллә кайчан күнекте инде. Кайчакта эшләреннән туктап, үзләре үк янына җыелалар. Моңлы җырлый бит! Авыр эштән шулай ял итеп, сихәт алырга буладыр?! Юк, аннан гына да түгел, җырлап эшләсәң, эш үзенә бер күңелле. Әле араларында «артист»лары да булса, кыланып, «биюче»ләре табылса, биеп тә алалар. Бүген дә кәефләре шәптән күренә, иртәннән үк бик дәртле эшлиләр. Әмирнең эчтән генә көйләп йөргәнен ишетеп алгач, Сабир да күп көттереп тормады, зур скважинаның сул ягына барып басты да:

– Ә хәзер сәхнәгә кайнар алкышлар белән Әмир Рөстәмовичны чакырабыз! – дип, үзен зур сәхнәдәгечә тоеп, горур басып торуын дәвам итте. Аның әлеге уенын гына көтеп торгандай, янына Шәкүр дә килеп җитте. Бөтенесенең күзе аларда: ике тел бистәсе бүген нинди шоу ясарлар икән?!

– Кадерле җәмәгать, Әмир Рөстәмовичның бераз эшләре килеп чыкты, шуңа күрә бүген сезнең алдыгызда мин, ягъни барчагызның яратып өлгергән җырчысы, талантлы, булдыклы, матур, чибәр, акыллы, бердәнбер Шәкүр Идрисович. Җылы алкышларны ишетмим.... Катырак!

Эшчеләр бу сүзләрне дә отып алалар. Кул чабулар башлана. Насослар янында йөргән Әмир боларга карап бер көлә дә, эшен дәвам итә. Әйе, күңелле яшиләр...

Әмир насосларны карап чыкканнан соң, кызу адымнар белән Илгизәр Рәсимович кабинетына юнәлде. Аның шундый җитди адымнарын мондагылар инде күптән аңлый: йә берәр хәл булган, йә Әмир нинди дә булса эш башкармакчы.

Бу юлы да ул кабинетны шакып, эчкә үтте дә, сүзне уратып-нитеп тормыйча, турысын әйтте:

– Илгизәр Рәсимович, насосларны алыштырырга кирәк, дип июнь башында ук хәбәр иткән идем инде. Хәзер бер ай үтеп китте...

– Алыштыруын алыштырырбыз да, әмма болары да ярыйсы гына эшли бит. Юкка «расход» чыгармаска кирәк. Икенче елга бездә зур семинар көтелә, барыбер шул вакытка бөтен әйберне яңартып, төзәтеп бетерергә кирәк булачак. Аз гына булса да көтик инде. Майга планлаштырып торыйк.

– Майга кадәр күп бит әле. Әгәр дә насосларны яңарта алмыйбыз икән, рөхсәт итегез: мин кара алтынны фонтан юлы белән алып карарга телим. Бу үзенә күрә бер тәҗрибә дә булыр иде.

– Менә монысын уйлап карарга була... – диде директор уйга калып. – Бер-ике атнадан Кытайдан белгеч кайта. Ул безнең белән берлектә эшләячәк. Биредә фонтан ысулы белән нефть табу зыянлы булмасмы, безнең өчен ул кулаймы – башта әлеге сорауга аннан да җавап алырга кирәк булыр.

– Соң ул безнең җирләрне каян белсен инде? Әнә Кытайныкын сорасагыз, рәхәтләнеп күзен дә йоммый әйтеп бирәчәк... Ә безнекен... Безнекен без үзебез тоярга тиешбез, ник Кытай белгечен көтеп торырга, ди?!

– Бу җирләрне аның синнән күбрәк тә белүе ихтимал әле. Ул бит безнең кеше. Безнең горурлык! Без үстердек бит аны, – дип әйтеп куйды директор. Әлеге вакытта аның күзендә чыннан да горурлык хисләре балкый иде.

Илгизәр Рәсимовичның әйткән сүзләре Әмирнең бераз кәефен төшерде. Ул бит инде җиң сызганып эшкә керешергә әзер иде... Шушы мизгелдә Әмир бөтен нефтьчеләргә, директорга, бар дөньясына ачулы иде...

Кыска бәхет

– Их, Әмир, күрсәң иде син аның зифа буйларын... Җилдән дулкынланып киткән калын чәчләрен...

– Нәрсә, гомергә кыз күрмәгән кешеләр кебек исереп утырасыз, – дип коры гына әйтеп куйды Әмир. Шундый салкын җавап булачагын күптән белгән кулдашларыннан берсе түзеп тора алмыйча:

– Ничек шулай таш күңелле була аласыңдыр! Бөтенләй аңламыйм, – дип куйды.

Әмир Асия киткәннән соң, үзенә урын таба алмады. Бер кыз белән дә танышмады, сөйләшмәде. Гомумән, аның уенда гашыйк булу яки өйләнү дигән уй бөтенләй юк иде. Тормышка башкача карый башлавы, кайчакларда кисәк кенә кызып китүе ялгызы гына калган әнисен куркуга салды. Ә бу исә улын ничек тә булса өйләндерергә кирәклеге турында уйланырга этәрде.

«Картлык көнемдә оныклар сөясем килә», «Өйләнергә уйламыйсың мәллә» кебек сүзләрне еш ишетүдән тәмам туйган Әмир көннәрнең берендә әнисе тарафыннан сайланган Югары очта яшәүче Әхмәт кызы Санияне хатынлыкка алды да кайтты.

Тату яшәделәр: Әмир беркайчан да эчеп кайтмады, хатынына кул күтәрмәде. Сания дә ирен тәмле-тәмле ризыкларын пешереп, киемнәрен юып көтеп тора иде. Алар бер-берсенә «яратам» дип түгел, ә «рәхмәт» әйтешеп яшәделәр... Озак та үтми дөньяга нәни кызчыклары туды. Бу тормышларын тагын да ямьләндереп җибәрде...

Ләкин әлеге түгәрәк бәхет озакка сузылмады: берсендә әниләре янына авылга кайтканда, ике машина бәрелешеп, Сания якты дөнья белән хушлашты. Бу вакытта кызына 3 кенә яшь иде әле. Әмирнең күңелендә тагын бушлык урын алды... Әмма ул үзен нык тотты. Кызы-сандугачы өчен ул көне-төне эшләде... Аны бәхетле итәр өчен кулыннан килгәнчә тырышты.

Ир кешегә ялгызы гына яшәү авыр шул... Әнисе тагын: «Өйләнеп карамыйсыңмы соң, улым?» – дип карады, әмма моңа Әмир: «Юк инде, әни, рәхмәт! Бер тапкыр өйләндердең, җитәр. Минем өчен хәзер дөньяда бер генә куаныч бар. Ул – кызым! Ул миңа яшәргә дәрт бирә», – дип кенә җавап кайтарды.

ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: