Кулдашым (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Мин кайтырга тиеш...

Кабинетка килеп керешкә үк Асиянең каршына Сяо Мин йөгереп килде:

– Сине директор Шэн Ли үз бүлмәсенә чакырган иде. Килгәч үк керсен, диде.

Асия кергәндә, директор Шэн Ли уйга батып, өстәл артында утыра иде. Аны мондый халәттә бик сирәк очракларда гына күрергә мөмкин. Әлеге күренеш Асияне бераз куркуга салды булса кирәк, ул беренче башлап сүз әйтергә кыймады. Урыныннан торып, балтасы суга төшкәндәй, бераз таптанып торганнан соң, директор сүз башлады:

– Читләтеп тормыйм, турысын әйтәм.

– Алай ук куркытмагыз инде, директор Шэн Ли, – дип куйды Асия.

– Туган ягыңа кайтасың киләме?

– Әллә эштән куарга уйлыйсызмы?

– Кумыйбыз, чакырталар.

– Кем чакырта?

– Асия кызым, әле күптән түгел генә узган семинарда син күпләрне үзеңә җәлеп иттең. Бик күпләр синең тәҗрибәле эшче булып җитлеккәнеңне күрде. Россиядән килгән Иван Петрович исә үзегезгә кайтарырга тели...

Бүлмәдә авыр тынлык хасил булды. Асиянең бу сүзләргә бөтенләй ышанасы килмәде... Әле кайчан гына гөрләтеп семинар үткәргәннәр иде, әле кайчан гына Сяо Лунны җавапсызлыгы аркасында ачуланганнар иде...

– Асия, минем сине җибәрәсем килми. Җитәкче буларак, мин сине биш куллап алып калырга әзер, әмма кеше буларак, мин сиңа кайтырга тәкъдим итәм. Синең бит үз алдыңа куйган максатың бар. Туган ягыңа кайтып, шуны тормышка ашырырга кирәктер. Әйбәтләп уйла...

Моңа каршы бер сүз дә әйтә алмыйча, Асия ризалык белдереп баш селкеде дә кабинеттан чыгып китте.

Кайтыр өчен үтми гомерләр...

– Асия, шулай итеп ташлап китәсезме инде?

Сяо Лунның карашы бүген гадәттәгедән аерылып тора: моңлы, сагышлы.

Асиянең: «Шулай итәргә туры килә инде... Үзебездә кунакка көтеп калам», – дип елмаюына каршы Сяо Лун:

– Менә никләргә минем йөрәгемне кабул итмәдегез инде? Әгәр ризалык биргән булсагыз, гомерлеккә шушында калган булыр идегез, – дип җавап кайтарды.

– Юк шул, юк. Минем әле туган ягыма кайтып эшлисе эшләрем, чынга ашырасы максатларым бар.

Аларның сөйләшүләрен директор Шэн Ли бүлде:

– Шулкадәр нәрсә турында серләшәсез?

Сяо Лун:

– Менә үземә хатын итеп алып калмакчы идем, кайтып китәм, дип әйтә әле, – дип шаярып куйды.

– Мондый татар кызын алып калсаң да була! Ләкин башта әле сиңа үз урыныңны кайтарырга кирәк. Юньсезлегең аркасында эшеңнән коры калдың да, хәзер кызлар карап йөрисеңмени инде? – диде директор.

Саубуллашу шулай күңелле барса да, Асиянең йөрәгендә ниндидер дулкынлану, борчу уятты. Кем белә, бәлкем ул бирегә бүтән килә дә алмас, әлеге шаян, тормыш ямен аңлаучы эшчеләрен дә күрә алмас...

Менә ул туган ягына кайтыр, дуслары, танышлары белән күрешер... Аңа яңа эш тәкъдим итәрләр. Көне-төне башын да күтәрми эшләр... Ләкин аны мондагыча якын итәрләрме? Ул эшенә мондагыча шат күңел белән барып, яраткан кулдашларын күреп сөенә алырмы?

ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: