Кулдашым (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Яңарыш

 

Асия семинарның уңышлы үтәчәгенә ышана иде. Директор Шэн Линың да

үсендереп торуы көч биргән булса кирәк, ул үзен хәзер тәҗрибәсез дип хис итми,

үз-үзенә ышаныч барлыкка килде.

Күңелдә булган сәер дулкынлану аңа йокларга ирек бирмәде. Әле бер, әле икенче

якка боргаланды, әмма файдасы гына булмады. Шулай ята торгач, җиргә яңа көн

туганын сизми дә калды...

Өстенә җиңелчә генә халат бөркәнеп, тәрәзә төбенә килде. Агач яфраклары

арасыннан кояш нурлары күренде.

Әй, син дөнья... Синдәге серлелекне бернинди алтын ачкычлар, кеше күзе күрмәгән

сихри таяклар белән дә ачып бетереп булмый. Ләкин... Ләкин шушы җиһанда яшәүче

халкың өчен син бер! Кайда гына булма: Америка, Италия, Испания... яисә минем

Сөн буендагы авылымда... Аларны берләштереп торучы ике әйбер бар: берсе – җир,

икенчесе – күк. Ул уртак, ул бүленми. Төннәрен яшь парларны озатып килүче Ай

да, иртәләрен назлап уятучы шаян Кояш та – уртак күгебезнең зур могҗизалары.

Сезгә карап кына мин үземне Туган ягымда кебек хис итә алам... Сезгә карап кына

сагынуымны беразга гына булса да баса алам...

Ниһаять, көтеп алган көн килеп тә җитте. Киенеп, тиз генә капкалап алды да эшкә

ашыкты. Аны бүген зур сынау көтә иде...

– Казакъстандагы Шымкент нефть эшкәртү заводы белән килешү төзеп, үзебезнең

оешманы да «Бер караш һәм бер мәсләк» проекты кысаларында карау безгә зур

мөмкинлекләр бирә. Корылмалар экологиянең дә яхшы саклануына сәбәпче булды. Шулай

ук нефть эшкәртү зур тизлек белән артты, ә бу исә икътисади яктан үсешкә китерде. Моннан

тыш, без фонтан юл белән кара алтын табу буенча да тәҗрибәләр ясадык. Бүгенге көндә

безнең карамакта Гудун, Цзинцю, Чэндун, Ихэчжуан нефть басулары. Әгәр дә планга

кертсәк, эшебезне җәелдерә дә алабыз. Мисал өчен, Янсаньму, Шэнто кебек берничә

җирлекне дә үз карамагыбызга алсак, табыш 33 миллионнан артып китәчәк.

– Гафу итегез, сезне бүлдерергә мөмкинме? – дип, уртадарак торган бер оешма

җитәкчесе мәкерле елмаю аша эндәште. Аның әлеге елмаюында «әкият бу» дигән

мәгънә ята иде кебек.

– Әйе, тыңлыйм, – дип, Асия аңа таба борылды.

– Тыңлап-тыңлап торам да, кызык булып китә. Бу Шэнто кебек җирлекләрне

ничек үз карамагыгызга алырга телисез соң сез? Мондый бәхет күктән төшәр, дип

уйлыйсызмы? Сүздәгечә генә җиңел булса, аны үзенеке итәр өчен инде әллә кайчан

меңләгән оешма көрәшкән булыр иде, – дип ярып салды. Әлбәттә, Асия мондый

карашлар да булачагын белгән иде, дөресрәге, көткән иде. Ул бер дә югалып калмыйча:

– Әйе, бу чыннан да сүздәгечә генә җиңел түгел. Ләкин бүгенге көндә эш алып

барыла бит. Табышның артуы ике як өчен дә файдалы булган очракта, тиз арада хәл

дә ителәчәк. Бездә үз эшенең осталары, югары тәҗрибәле эшчеләр эшли. Әгәр дә

әлеге җирлекләр белән килешү төзи алсак, ул алар файдасына да булачак. Без аларга

«6 айлык яңарыш» проектын тәкъдим итәбез.

Әле яңарак кына масаерга, үз-үзен күрсәтергә тырышкан җитәкче, җиңеләчәген

аңлап, бераз арткарак барып басты. Ә Асия сүзен дәвам итте:

– Әлеге проект кысаларына ниләр кирәген экраннардан күреп белә аласыз. Кыскача

гына итеп әйткәндә, без алты айлык килешү төзибез. Шушы вакыт эчендә безнең

эшчеләр әлеге җирлектә кара алтын табу белән шөгыльләнәчәкләр. Әгәр дә, чыннан

да, бу арада үзгәрешләр булып, табыш артса, килешү озайтылыр. Аңлавыгызча, бу

очракта без үзебезне корбан итәбез. Ләкин һичшиксез ышанасы килә: безнең ниятләр

чынга ашар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Асиянең чыгышы директор Шэн Лины гына түгел, ә башка бик күп эшмәкәрләрне

җәлеп итте. Очрашу тәмамланганнан соң да Асиягә күп мактаулар, хезмәттәшлек

идеяләре яуды. Семинар уңышлы узды!

 

Татар кызы

 

Ниндидер таныш тавыш Асияне сискәндереп җибәрде. Аның кайтыр юлына Сяо

Лун каршы төшкән иде.

– Асия туташ, сезнең вакытыгыз бармы?

– Мондый кызыксыну нигә? – дип кырыс кына җавап кайтарырга теләсә дә, бүген

ул бик җылы килеп чыкты... Чөнки ул бүген чиксез бәхетле иде... Күпме әзерләнгән

семинарның шулай уңышлы узуы тәмам канатландырды.

– Китергән уңайсызлыкларым өчен гафу үтенергә телим. Берәр кафеда тамак ялгап

алмыйбызмы?

– Үз хаталарын танып, гафу үтенгән кешеләр ошый миңа. Ярый соң, тик озакка

түгел, – дип якында гына урнашкан «Мандарин» кафесына юл тоттылар.

Күз ачып йомганчы, алар алдында дөгедән ясалган тәмле-тәмле ризыклар, авызны

яндырырлык ачы, кыздырылган ит тезелеп тора иде. Кулларына таякчыкларын алып,

ашарга керештеләр.

– Бөтен кеше дә шулай гафу үтенсә иде ул, – дип көлеп куйды Асия.

– Сезнең алда гафу үтенерлек кешеләр аздыр, дип уйлый идем.

– Аз инде, аз. Шаярып кына әйтүем.

Сяо Лун үзен бик бәхетле хис итә иде. Янында йөрәкләргә үтеп кергән кара күзләр,

барча галәмне әсир итәрлек назлы елмаюлы йөз... Менә сиңа татар кызы! Сяо Лун

вакытның ничек булса да әкренрәк үтүен, өстәлдәге ризыкның кимемәвен тели иде.

Аның күптән җыелып килгән сүзләрне әйтәсе, күңелен бушатып, бер рәхәтлек аласы

килә иде...

Ул Асиягә янә бер күтәрелеп карады да сорап куйды:

– Ни өчен сез кара алтын эшкәртүне сайладыгыз? Хатын-кыз өчен бу юнәлеш бик

авыр түгелме соң?

– Нигә авыр булсын? Әле кайчан уфтанып утырганымны күргәнең бар?

– Юк шул, шуңа сорыйм да бит инде, – дип җөпләп куйды Сяо Лун.

– Исеңдә калдыр, Сяо Лун, дөньядагы һәммә эш авыр. Аларның без күрмәгән

меңләгән кыенлыклары бар. Аны бары тик шул һөнәр ияләре генә аңлый. Мисал өчен,

укытучыны гына алыйк. Бер караганда, нәрсәсе авыр булсын инде: мәктәбенә бара,

китап ярдәмендә укыта, өенә кайта. Безнең кебек киеме дә пычранмый, авыр әйбер

дә күтәрми. Ләкин уйлап кара: алар бер балага гына белем бирсә, аңларга булыр иде,

әмма бит анда төрлесе төрле холыклы йөзләгән бала. Ә укытучы аларның бөтенесен

бергә җыеп, берсен дә кимсетмичә, киләчәк тормышка әзерләргә тиеш. Таксистны

алып карыйк. Машинасына утыра да көне буе рәхәтләнеп, музыка тыңлый-тыңлый,

шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөри. Шул эсседә машинасында утыра. Әле

куркыныч та бит. Авария булды исә, беттең! Тагын санап китимме?

– Юк, кирәкмәс, анысын мин үзем дә беләм.

– Соң, белгәч, ник сорап торасың? Һәрбер авырлыкның уңай ягын таба белергә

кирәк. Төнлә арып кайтып, йокыга талгач, иртән торасы килми, дөресме? Ә син

«тагын эшкә барасы» дип торма, «ниһаять, таң атты... бүген мине нинди могҗизалар

көтә икән?..» дип уян. Тормыш ямьләнәме? Менә мин дә һәр көнемә сөенеп яшим:

яраткан эшем, торыр җирем бар...

Асиянең шулай кулларын селки-селки сөйләве, күзләренең алмаз ташыдай

ялтыравы – Сяо Лунны тагын да әсирләндерде. Бу минутта ул инде түзеп тора алмый

иде. Бөтен көчен җыйды да:

– Асия, сез миңа ошыйсыз, – дип әйтеп салды. Баштарак аңламый калган Асия бер

мәлгә катып калды. Соңыннан елмайды да:

– Куегыз инде шул шаяртуыгызны, – дип куйды.

– Ник шаяртыйм инде? Дөресен әйтәм.

– Ничек була инде ул...

– Менә шулай. Мөмкинлек бирегезче, – дип әйтә генә башлаган иде, Асия аны бүлдереп:

– Сяо Лун, юк, юк, әйдә бу темага сөйләшмик әле. Менә ничек җанлы итеп сөйләшеп

утыра идек, әллә кая кердең дә киттең, – дип аңа каршы төште. Уңайсызлыкта калган

кешедәй нишләргә белми утырганнан соң, кулындагы сәгатенә карап:

– Ай, әнекәем-канатым, ничә сәгать утырганбыз икән... Кайтырга кирәк, – дип

кузгала башлады.

 

ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: