Кулдашым (хикәянең ахыры)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Кайда соң син, яшьлек дустым...

– Асия Касыймовна, фонтан юлы белән кара алтын табуга ничек карыйсыз? Директорга кергән саен, ул гел сезнең белән киңәшләшүне мәслихәт итә.

– Миннән генә тора, димәк?

– Әйе. Шуңа кистереп әйе йә юк, дип әйтегез дә, эшкә тотыныйк.

– Ә син әйбәтләп әзерләндеңме соң?

– Инде күптән. Җирне кат-кат тикшереп чыктым, бар да әзер.

– Эшчеләрең? Үзең генә эшләргә җыенмыйсыңдыр бит?

– Алар белән бу хакта бер сөйләшкән идек инде. Алар хәбәрдар. Әмма бу гамәлдә беренче тапкыр булганга күрә, хата җибәрүебез бар.

– Әйе, монысы дөрес.

– Сезнең әлеге процесста шәхсән катнашканыгыз булдымы?

– Әйе, булды. Бу бик катлаулы.

Йа Хода! Менә бит ул минем балачак, яшьлек дустым Әмир... Бераз йончыган... Чәчләре агара төшсә дә, ул барыбер буй-сынын саклый алган... Элеккечә киң җилкәле, озын буйлы. Ә кара күзләрендә ниндидер моңсулык яшерелгән. Нигә ул элеккечә: «Әйдә балыкка»,– дип дәшми икән?!

Нигә үзенең усал теле белән шаяртмый?! Вакытлар үтте шул... Ул да үсте... Мин дә...

Асия Касыймовна дип эндәшмичә, исемемне генә әйтсә дә... күңелемә май булып ятар иде, әмма юк... Миңа ачу саклый булса кирәк. Шулай саубуллашмый китеп баруымны, киңәшләшмәвемне аңламый торгандыр...

– Асия Касыймовна, ә безнең эшләп чыга алуыбызда ышаныч бармы? – дип сорады Әмир.

Асия уйларыннан арынып, Әмирнең күзләренә күтәрелеп карады да:

– Әмир, – диде. Әлеге тынычлыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсы килсә дә, алай ярамаганлыгын аңлап, Асия сүзен дәвам итте:

– Сине күрүемә шатмын.

Әмир эндәшмәде...

– Аңлыйм, син мине ачуланасыңдыр... Үпкә саклыйсыңдыр...

– Юк, үпкәләп ятарга бала-чагамыни инде без? Үткәннәрне кире кайтарып булмаган кебек, ясаган хаталарда таптанып торырга да кирәкми, – диде дә Әмир сүзне кирегә борды:

– Нишлибез булды соң инде? Тагын директор белән кереп киңәшләшеп чыгыйммы?

Асиянең әйтәсе сүзләре, сорыйсы сораулары бетмәгән иде әле. Әмирнең шулай салкын һәм теманы тиз боруы аның ачуын чыгарды. Ул:

– Кирәкмәс. Иртәгәдән эшне башлыйбыз, – диде дә, борылып, кабинетына таба китте.

Көчсезләр генә елый

Ул көнне Асия директордан сорап, эштән иртәрәк китте. Авылына кайтып, бераз йорт-җирне караштыргалап киләсе иде. Кытайдан кайткач та, төрле документ эшләре артыннан йөреп, туган авылын урый алмый калган иде. Иртәгә иртән эшкә булса да, күңел тартуы аны туктатып тора алмады. Кайтып, газиз мендәрләремә ятып кына булса да йоклыйм, дип, ашыга-ашыга юлга кузгалды.

Асия әбисе тәрбиясендә үсте. Әти-әнисе бик иртә дөньядан китте. Шунлыктан аны бүген өендә тәмле чәйләрен әзерләп, колач җәеп торучы бер кешесе дә юк иде.

Капка төпләренә машина белән килеп туктады. Танымады: коймалар үзгәргән, өй яңартылып, ике катлы итеп салынган... Монда нәрсә булган? Асиянең балачагын хәтерләтеп торучы зәңгәр коймалар, төтен чыгарып торучы мич инде юк...

Ул кыяр-кыймас кына ишекне какты. Аннан бер ханым чыгып, Асиягә бу йортны инде бер ел элек сатып алулары турындагы хәбәрне җиткергәч, кыз нишләргә белми басып калды. Җавап итеп ни әйтергә белми торганнан соң, күтәрелеп карады да: «Гафу итегез», – дип чыгып китте һәм Әмирләр өенә таба атлады.

Ишектән Асиянең каршысына чыгып килгән Әсма карчык:

– Әлекәем, төшемме, өнемме? Асиякәем, синме соң бу? – дип күрешергә кулын сузды.

– Әсма апа, – дип әйтте дә Асия аның кочагына ташланды. Күңеленә җыелып килгән әрнү шулчак күз яшьләре булып ташый башлады. Кыз ирексездән үксеп елап җибәрде:

– Әсма апа... Бер таныш җан булса да калган икән әле... Өебезне дә сатканнар. Әсма апа, ничекләр түзим? Анда иде бит минем бөтен хатирәләрем... Әти-әнием, әбием исе... Аларның моңы, аларның теле, аларның җаны... Барысын да сатканнар.

– Балакаем, балакаем, тынычлан. Тукта, зинһар.

Әсма карчык үз кызыдай яратып, Асиянең чәчләреннән сыйпап, аркасыннан сөеп торганда, ишектән:

– Әбием, – дип, Әмирнең нәни кызчыгы очып чыкты.

Асия елавыннан туктап, айнып киткәндәй булды. Бер кызга, бер Әсмага карап куйды. Әсма карчык елмаеп:

– Бу минем оныгым була инде, Асия. Кызым, апа белән исәнләш әле, – дип куйды. Кыз әбисе белән Асия басып торган җиргә килде дә:

– Исәнмесез, – диде. Бераз карап торганнан соң янә сүз башлап:

– Апа, сез ник елыйсыз? Әбием бары тик көчсезләр генә елый, ди. Ә көчсезләрне берәү дә яратмый, ди. – Ул Асиянең күзеннән яшьләрен сөртеп алды.

Моңа нәрсә дип җавап бирергә белмәгән Асия:

– Еламыйм, бүтән еламыйм, – дип берничә тапкыр кабатлады да үзен кулга алды.

Бераз тынычланганнан соң, Әсма карчык Асияне үзләренә чәй эчәргә керергә, куна калырга күпме генә кыстап караса да, Асия ризалашмады. Иртәгә иртән эшкә, дигән сәбәп белән китәр юлга кузгалды.

Бер төн эчендә үзгәрде Асия. Ничектер кырысланды, картайды... Әйтерсең, йөрәге ташка әйләнеп, тирә-ягындагыларны күрми, ишетми башлаган иде.

Эшкә килгәч тә, аның элеккечә елмаясы да, кулдашлары белән әңгәмә корасы да килмәде. Шуңа ниндидер салкынлык белән генә әмер бирде:

– Торбага утырачак тозларны юар өчен кирәкле әйберләрне алып килдегезме?

– Әйе.

– Яхшы. Әмир, син бит инде барысыннан да хәбәрдар. Хата ясамассың, дип уйлыйм.

– Ясамам.

– Айваз, син температураны караштыргалап тор, яме?!

Беренче көн уңышлы гына үтеп китте. Һәммәсе үз эшеннән канәгать булса да, әлеге ирешелгән кечкенә уңышлар Асияне сөендермәде... Ул аларга игътибар да итмәде.

Җаны тыныч түгел иде Асиянең. Аңа нидер җитми... Үземне начар хис итәм, дигән сәбәп белән ике көнгә ял алды да өенә кайтып китте.

Икенче көнне аны телефон тавышы йокысыннан уятты. Баштарак алмаска уйласа да, соңыннан җавап бирде:

– Тыңлыйм...

Озак та үтмәде, Асия инде аягүрә баскан иде. Колагында бары тик ике сүз яңгырый: «Әмир», «авария»...

Йа Раббым! Кара алтын чыгарган вакытта басым кирәгеннән артык күтәрелеп, авария булган, диме? Әмир, диме? Юктыр, бу төшемдер... Менә хәзер уянам да, эшкә китәм...

Асия үзенең хисләрендә генә түгел, тормышында да буталып бетте. Ул кая барырга, нәрсә кылырга белми һавада бөтерелгән кошлар кебек үзенең уйларында, хыялларында очты. Әмма бернинди төгәл, җитди фикергә килә алмады.

Әмирнең хастаханәдә ятуында үзен гаепләде... Менә инде өченче көн ул яткан бүлмәгә килә, әмма ишектән үтми генә тышкы якта басып торуын дәвам итә. Эчтә аның кызчыгы, әнисе – барлык якыннары. Ә Асия кем? Яшьлек дусты?.. Ташлап китсен дә нинди дус булсын инде?..

Кинәт ишек ачылып китеп, Әмирнең кызы йөгереп чыкты. Ишек янында басып торган Асияне күреп:

– Әбием, анда теге көнне килгән апа басып тора, – дип кычкырып җибәрде. Асия караклыкта тотылган песи шикелле әле бер, әле икенче якка карап, ни әйтергә белми торуын дәвам итте. Әсма карчык урыныннан кузгалып:

– Балакаем, ник анда чит кеше кебек басып торасың? Әйдә, кер, – дип, Асияне түргәрәк чакырды.

Асия:

– Мин үтеп барышлый гына кермәкче идем... Әмир, хәлләрең ничек соң? – диде.

Әмир инде төзәлеп, ныгып килә. Асия кергәндә, ул мендәренә терәлеп утырып тора иде.

– Әйбәт кенә, бер-ике атнадан чыгаралар инде, – дип җавап кайтарды Әмир. Бераздан тынлыкны бүлеп, Әсма карчык:

– Асия-балакаем, апаңа урындык китереп бир әле, – дип, оныгына эндәште. Асия әле кемгә эндәшкәннәрен аңлый алмый басып торган арада, Әмирнең кызы урындык сузды.

– Минем оныгым – синең адашың бит, – дип сүзне җөпләп куйды Әсма карчык.

Моны ишетеп, Асия югалып калды... Ул әле яңа гына Әмирнең аңа карата булган хисләрен аңлады... Менә кая яшергән ул аларны?!.

***

Асиянең күңел көндәлегенең соңгы битләре:

«Менә Әмир тиздән эштән кайтыр... Ә без Асия белән аңа тәмле ризыклар әзерләп куйдык...

Дөнья бигрәк сәер һәм серле нәрсә икән... Шушы ике ел эчендә ниләр генә күрмәдем бит, ә? Кытайдан кайттым, Әмир һәм аның кызчыгы белән бер гаилә корып яши башладык, мондагы яңа эшем... Аллаһ бирсә, бирә. Сабыр гына көтә белергә кирәк икән.

Тиздән Асиягә энекәш тә алып кайтып бирербез әле. Аллаһ кына ярдәменнән ташламасын.

Мин бик бәхетле! Ләкин шушы сәгадәтле минутларны тартып алырлар да барча әйбер юкка чыгар төсле. Кайвакыт төшме бу, өнме, дип утырам да, берәрсе чеметә генә күрмәсен... төшем озаккарак сузылсын, дип куям.

Тормышымның яңа баскычына аяк бастым... Шуннан ары тагын ни кирәк?!»

 

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото:pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: