Кулдашым (хикәя)

Сөн кызы

Заманча җиһазланган иркен бүлмәдә ике өстәл, шкаф, компьютер һәм китап

киштәләреннән тыш, тагын бер әйбер үзенә игътибарны җәлеп итеп тора иде. Ишектән

керешкә үк үзенчәлекле исе борынга бәрелә дә бөтен фикереңне чуалта да куя. Әлеге

«мәкерле нәрсә»не Асия бирегә туган ягыннан алып килде. Һәркөн иртә белән аның

янына барып, яфракларын сыйпый, төбе корыса, аз гына суын да сала... Бераз сокланып

карап торгач, чәчәкләрен учына алып бер исни дә өстәл артына барып утырып, эшкә

керешә. Күпме кешене җәлеп итә алырлык көчкә ия әлеге табигать могҗизасы – яран гөл.

Бүген дә документлар арасында хәлдән таеп утырганнан соң, гадәттәгечә, Асия бераз

ял итеп алыр өчен, үзенең яраткан чәчәкләре янына килде. Алар тынычландырып кына

калмыйлар, ә вафат булган әбисен дә искә төшереп торалар иде. Тормышның нинди генә ачы җиле оныгына кагылса да, әбисе аны чәчләреннән сыйпап тынычландыра, бөтен борчуларын оныттыра иде. Зур юлга чыкканда да, әбисенең истәлеге итеп, әлеге гөлне алды ул.

Өстәлдә күпме генә эше өелеп ятса да, вакыты никадәр генә тыгыз булса да, Асия

аларны онытмый иде. Алдагы семинарга әзерләнеп яткан арада да, «дусларының»

хәлен белеп киткәләде. Үзе яфракларын куллары белән әкрен генә сыйпый, үзе авыз

эченнән җыр көйли:

...Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

Янәшә өстәлдә генә утырган Сяо Мин бик озак карап торганнан соң, түзмичә сүз

башлады:

– Борчыганым өчен гафу итегез, баядан бирле нәрсә турында шулай моңланасыз?

Әлеге сорауны ишеткәч, Асиянең йөзендә елмаю чаткылары күренде. Ниндидер

сер яшергәндәй, ул күзләрен ялтыратып, күршесендәге Сяо Минга карады да берни

булмагандай янә кызыл чәчәкләргә бакты. Шулай җавапсыз гына елмаеп куюына

бераз ачуы килгән Сяо Мин үпкәләгән кыяфәттә телефонында чокчынырга тотынды.

Шулчак Асия тәрәзә төбенә терәлеп басты да сүз катты:

– Сяо Мин, сезнең дөньядагы иң матур җирне күргәнегез бармы?

– Матур җирләр күп инде ул, мисал өчен, мин теге елның бишенче аенда1

 Испаниядә

булдым, бу елны Америкада... Сез күрсәгез...

– Тсс, туктагыз, тукта...

Сяо Мин үзенең хыялларыннан айнып, тынып калды һәм дәвам итегез, дигәндәй

Асиягә якынрак килде.

– Юк шул, юк... Күргәнегез юк сезнең иң матур җирләрне. Күз алдына гына

китерегез: ярларына тулып Сөн елгасы ага... Офыкта алтын төсендә ялтырап, кояш

күренә... Аның нурлары әкрен генә аккан елга буйлап сузылалар да алмаздай ялт-йолт

киләләр.Тегермән, Алкәби таулары...

Агач башларында сандугачлар сайрый. Алар үзләренең җырлары белән бөтен урманны,

болын-кырларны йокыдан уята. Иртән төшкән чык тамчыларына ялантәпи басасың да

чеби үләннәре буйлап, эчеңнән әкрен генә көйли-көйли, Түбән очка таба төшәсең.

Ә анда синең газиз йортың... Ак яулыклы әбиең, син бозауларны болынга бәйләп

кайткан арада табада коймак кыздырып куйган. Аңлыйсыңмы син?! Әбиеңнең шул

коймаклары белән кайнар чәй эчәсең. Ул коймактан соң әле куллар ялтырап, майланып

кала... Тәмләп тамак ялгаганнан соң, күрше малае Әмиргә кул гына болгыйсың да

сәпиткә атланып, чиләгеңне эләктереп, җир җиләгенә китәсең. Әле ул шайтан малай

үзе белән кармагын да ала. Башта кып-кызыл җиләкләр белән чиләкләрне тутырасың,

аннан Сөн елгасында балык чирттерергә утырасың. Ярты көнеңне шулай табигать

кочагында үткәреп, көтү каршыларга кайтасың. Ә кичләрен... Кичләрен өебез

каршында яшәүче йөзьяшәр Сәлим бабай гармунын алып, капка төбенә чыгып утыра

да бөтен авылга ишетелерлек итеп, «Галиябану», «Оныта алмыйм» көйләрен суза.

Күктәге йолдызларны санарга дип, син дә аның янына чыгасың.

– Кайлардан килгән, дисәм, Сунь кызы икән бит бу, – дип Сяо Мин көлә генә

башлаган иде, Асия кулы белән туктарга ишарә ясап:

– Сөн! Сөн кызы... – дип төзәтеп куйды.

Сяо Мин берничә кат кабатлады, яңгырашны төзәтергә тырышты:

– Сөн. Дөресме?

Шундый җанлы әңгәмәне ишек тавышы бүлдерде. Күп тә үтмәде, директорның

уң кулы Вэн Мин күренде. Ул Асиягә карады да:

– Асия, сезне Шэн Ли үз янына чакыра. Кул куйдырасы документларыгызны да

үзегез белән алыгыз, – диде.

– Ярар, рәхмәт.

Шэн Ли

Асия килеп кергәндә, директор Шэн Ли кем беләндер телефоннан сөйләшә иде.

Шунлыктан кыз бүлдерергә теләмичә, ишек төбендә генә басып торуын дәвам итте.

Телефонын куйгач, Шэн Ли аңа бер көлеп карады да:

– Ничекләр өйрәтеп бетерергә сине?! Чит кеше кебек ишек янында гына басып

торма инде, түргәрәк уз, балакаем, – дип, өстәле янындагы урындыкка төртеп күрсәтте.

Директор Шэн Ли – урта буйлы, кысык күзле бер кеше. Яше кырыкка җитеп

килгәнгәме, әллә инде эшенең авырлыгыннанмы, чәче бераз агара төшкән, маңгаенда

җыерчыклар күренә башлаган иде. Ләкин үзе яшь егетләрдәй кап-кара костюм киеп,

хушбуй бөркеп йөри. Йөзеннән елмаю китмәгәнгәме, аның янында йөрәкне ниндидер

курку биләп алмый. Эшчеләр тыныч күңел белән кереп, әйтәсе сүзләрен, теләкләрен

әйтеп бетереп чыга. Йөзеннән елмаю китми, дигәч тә, аны эшенә җавапсыз караучы

шәхес, дип күз алдына китерергә кирәкми. Киресенчә, ул үзе эш урынында сирәк кенә

күренеп, нефть эшкәртү буенча төрле конференция, очрашуларда йөрсә дә, аларның

башкарган эшләре турында хәбәрдар булып тора.

Әйе, беренче күрешүдә үк Асия директорның күңеленә хуш килде. Шундый тыныч

холыклы, сабыр татар кызын ошатмый мөмкинме соң? Җитмәсә, әле яңа гына укуын

тәмамлауга карамастан, эшен чын осталарча башкара бит...

– Сезне борчырга теләмәдем, – дип сүзен башларга теләгән иде, авыз ачарга да

ирек бирмичә, Шэн Ли фикерен дәвам итте:

– Нинди борчу? Нинди борчу? Әйтергә дә онытып торам, Ай Ли апаң кич чәй эчәргә

чакырды. Әллә нәрсәләр әзерләп тормыйм, диде. Син кил, яме? Алайса, әйтмәгәнсең,

дип, мине ачулана.

– Рәхмәтләр яусын инде, – диде Асия.

Кытайда 3 еллык укуын тәмамлагач, Асияне килешү буенча Шэн Ли

җитәкчелегендәге оешмага эшкә җибәрделәр. Җор телле, шаян Шэн Ли әфәнде аны

үз кызыдай кабул итте. Һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп, кара алтын өлкәсендәге

белемен ныгытып торды. Хатыны Ай Ли төрле тәм-томнар белән сыйлап, Асияне

аш-суга өйрәтте, Кытай тарихы, йолалары белән таныштырды. Күңелле яшәделәр...

Килергә сүз биреп, Асия эшкә күчте:

– Берничә җиргә кул куйдырасым бар иде... Ә семинарга килгәндә, бөтен әйбер дә

әзер, дисәк тә була, әмма Сяо Лун... Кыскасы, бүген иртәнге тикшерү барышында, Сяо

Лунның нормадан арттырып эшләргә теләве нәтиҗәсендә, җиһазның механизмына

зыян килүе ачыкланды. Шуңа күрә семинарда әлеге юнәлешне йә төшереп калдырасы,

йә нәрсә беләндер алыштырасы була. Чөнки җиһаз тиз арада төзәтелмәскә мөмкин.

Шулай ук Сяо Лун үз хатасын танырга теләми.

Әлеге яңалык Шэн Лине чыгырыннан чыгарды. Әлбәттә, мондый хәл белән аның

беренче тапкыр гына очрашуы түгел, ләкин тәҗрибәсе үсә барган саен, Шэн Ли әфәнде

аның төзәтеп булмаслык хаталарга китерергә мөмкин икәнлеген аңлый иде. Җитмәсә,

үз хатасын танырга теләми, ди...

– Кем кушкан, диген?

Бу сорауга Асия җавап бирмәде. Директор:

– Әйдә, киттек, – дип костюмын элде дә, эре адымнар белән бүлмәдән чыкты.

Тәмам югалып калган Асия аңа иярде...

 

ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: