Фәрештә бәхете (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укыгыз.

– Апа, апа, ә ул нишли? – дип сорады кечкенә Фәрештәкәй, җиргә карап.

Анда затлы киенгән, муенында калын гына алтын чылбыры күренеп торган

берәүнең кыйммәтле машинасын кемдер юып тора иде. Теләмичә юа, куркуы

йөзенә чыккан.

– Кешенең олы кимчелеге ул, балам. Кемдер үзен башкалардан өстен саный,

өстен куя... Үзен күпкә сәләтле тоя. Дөнья аңа гына карап бара дип ышана. Һәр

кешенең бер үк хокукка ия булуы башына да керми. Юкса бер җирдә яшиләр,

бер һаваны сулыйлар, бер суны эчәләр... Әмма... – Апа фәрештә сүзен әйтеп

бетермичә туктап калды.

Кояшның бары тик бер кыерчыгы гына күренеп калды. Ул йокларга ашыга

бугай. Аның кып-кызыл нурлары дөньяны яңарышка әзерләгән кебек. Җиһан

буйлап, аның яктылыгы тарала.

Дөнья нидер көткәндәй, тынып калды... Тынлык... Бер мизгел тынлык...

Бу тынлыкны әле генә дөньяга туган кечкенә сабый бозды. Шул мәлне

кечкенә Фәрештәнең канатлары әкрен генә өскә күтәрә башлады. Ул,

шатлыгыннан, кычкырып җибәрде.

– Мин очам, апа, мин очам.

Апа фәрештә ягымлы елмаеп:

– Димәк, вакыт җиткән. Оч Җиргә, Кешең сине көтә. Аңа хәзерге

минутларда син бик кирәк. Соңгы сулышына кадәр аның канатлары бул,

аны очарга өйрәт. Дөньяны ничек бар, шулай яратсын. Аны үзгәртергә

тырышмасын. Табигатьне, суны, күкне гади матдә итеп кенә кабул итмәсен,

ә бер сихри дөнья икәнен аңласын. Шул сихри дөньяның бер өлеше булырга

тырышсын һәм үзенең ярдәмчесе – фәрештәсе барын һәрчак сизеп торсын.

Оч, фәрештә, оч!

Шатлыгыннан Фәрештәкәй болытларны урап чыкты. Озак та үтмәде, ул

инде Җиргә якынлаша иде. Ә Апа фәрештә аңа күктән елмаеп калды.

Сабый бала канатлы булды...

Тәмам.


"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: