"Аһ, туган каумем газиз!"

  • 18 март 2021 - 09:00
    Бер гомеремә – ике дөнья (дәвамы)
    Дини бәйрәмнәр авылда матур уза әле. Иртүк бала-чага: «Аидкум мөбарәк!» («Бәйрәмегез мөбарәк булсын!») – дип, ишек кага. Аларга тәм-том өләшәсең! Авыл ахырына җиткәнче бәләкәй капчыклары төрле тәмле конфетлар белән тула. Элек яшьләр, хәтта олылар да чыга иде, шаярышып, бер-берсенең конфетларын тартып алып, куышып, бик күңелле бәйрәм итә идек. Тора-бара бу гадәтләр дә бетте.
    609
    13
    44
  • 17 март 2021 - 13:00
    Бер гомеремә – ике дөнья
    Ишек төбендә басып торган олы яшьтәге очучы: «Кызым, теләсәң кал, кире алып кайтам», дисә, берсүзсез риза булыр идем. Ул дәшмичә генә ягымлы елмайды. Мин билгесезлеккә атладым. Пыяла дивар артында каршы алучылар арасында шушы чит җирдә мин белгән һәм мине белгән бердәнбер кеше басып тора иде.
    750
    10
    33
  • 22 февраль 2021 - 11:00
    Килен капкасы (дәвамы)
    Әнием мине тапканда, бакыйлыкка күчкән... «Улым үскәч, мине караңгылыктан яктылыкка чыгарган, яшәү көче биргән Килен капкасын барып күрсен, изге капка хуҗасына Аллаһымның чиксез рәхмәтләрен ирештереп, баш исен» дип әйтеп калдырган». Ул сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс, менә-менә яшь бөртекләре тәгәрәп төшәм дип торган сөрмәле моңсу күзләре белән түбәнгә карады һәм әнкәем алдына тезләнде...
    1659
    2
    14
  • 21 февраль 2021 - 09:00
    Килен капкасы
    «Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек!
    4150
    2
    31
Реклама