Гармун моңнары

Гармунның моңнары,

Ул – йөрәк сагышы.

Йөрәкне тибрәтә

Шул моңсу тавышы.

Тыңлыйсың җырларны,

Җырлар бит бик моңлы.

Моңында халкымның

Сагышлы язмышы.

Туйларда уйнасын,

Гармун һич тынмасын.

Буыннан-буынга

Туктамый җырласын.

Гыйззәтулла ХӘСӘН, Кытай республикасы Шенҗаң-Уйгыр автоном районы, Элә өлкәсе

"КУ" 7 (июль), 2017

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: