Минһаҗ маҗаралары

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Киселгән руманны тотып Мәскәүгә киттем. Сыкага юл тоттым. Милитсанирлар тагын кертмиләр. Аңлатып та карыйм, руманны да күрсәтеп карыйм.

– Син чава, гылупый штули, – диләр.

– Аңлатып торабыз лабаса, апаздал, – диләр, – сиңа хәтле монда язып килделәр инде, – диләр.

– Мин бит татарча яздым, – дим. – Үзе кушты, – дим. Тыңламыйлар да.

– Монда татарчасы да, чувашчасы да, чукчачасы да бар, – диләр. – Юк, – мин әйтәм, – ни мужыт быйт, – дим.

Шуннан бер милитсанир:

– Бу нәрсә, күзеңне ачыбрак кара, бабайка, – дип, алдыма китаплар тезеп куйды.

Карасам: «Чирәм җир», «Кече җир» дип татарча язылган.

Чак кына җылап җибәрмәдем.

Мине әле болай итеп бер тапкыр да төп башына утыртканнары юк иде. Башым иеп чыгып киттем Сыкадан.

– Ахмак, – мин әйтәм, – син Минһаҗ. Хруччув булып Хруччувны төп башына утыртканны сине генә утыртмыйлармы соң инде. И Алла... Күпме кыягаз әрәм итеп...

Кайттым да өйгә, ыргыттым руманны чоландагы шүрлеккә. Әллә ничә ел ятты шунда. Әллә ничә ел Җомабикә җанымны ашады.

– Бар, – ди, – алып бар руманыңны Казанга, китап итеп чыгар, – ди. – Хәзер димакратия, ни эләкте, шуны басалар, – ди.

Үзем дә инде җүләр, киттем хатын сүзенә ышанып.

Кердем язучылар өенә. Персидәтел үзгәргән. Яшь кешене куйганнар. Монысы үзе укып тормады руманны.

– Укырга вакытым юк, үземнең дә руман язасым бар, – дип, пумушнигына җибәрде.

Анысы бик тиз тотты тагын.

– Укып чыктым, хөрмәтле Минһаҗ бабай, – ди.

– Күмерен алып ташлап, Маручкасын гына калдырсаң, басабыз, – ди.

– Хәзер күмер заманы үтте, Маручкалар заманы җитте, – ди. – Тик син инде алма-фәлән дип маташма, хәзер һәрнәрсәнең исемен әйтеп язу мудада, – ди. – Аннары соң мунчага кергәч ни булганын өстәп яз, – ди. – Руманның исемен дә үзгәрт, «Маручкалар мунчада» дип ата, – ди.

Кайттым да өйгә, барысын да Җомабикә җиңгәгезгә сөйләп бирдем.

– Булды, җитте. Күмер дә чапмыйсың, мунчага да кермисең. Куй руманыңны шүрлеккә, кирәге чыкканчы ятсын, – диде. – Мәскәүдәге берәр призидин чакырып алса, күтәрерсең дә барырсың, – диде.

Менә шулай. Ә сез, Мәрәтхуҗа мокытлары, каршыгызда Кайперде халык язучысы утыра, күрмисез.

Минһаҗ абзый кесәсеннән сапсыз күзлек алып, борынына атландырып куйды да безнең белән саубуллашмыйча да китеп барды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: