Каян белә диген!

Хатын-кызның бер дә белмәгән нәрсәсе юк! Мин үзем ничәнче размерлы туфли киюемне дә белмим, хатынымнан сорыйм.  Баш киеме алырга кирәк булганда да: «Оныта күрмә, илле җиденче размерлыны киясең син!» – дип, кат-кат тукып чыгара. Җитмәсә: «Кара аны, бүрек урынына Гулливер ботинкасы алып кайтма тагын!» – дип кала. Монысы былтыргы хәлгә ишарә инде... Былтыр аягыма алырга чыкканда, ул әйткән размерны онытып, ялгыш күлмәк размерын әйткәнмен. Сатучының күзе маңгаена менде: – Үзегезгәме соң ул?! Минем дә ирлегемне күрсәтәсем килде: «Миңа булмый, кемгә булсын?!» – дидем. Шулай дигәч, ул да сүз куертып тормады, иң зуры шушы, дип, кулыма бер тартма төртте. Кайткач ачып карасак, кырык сигезенче размерлы ботинка! «Син аны киеп карамадыңмыни?» – диде хатын. Менә ничек: әйберне киеп карап алырга кирәклеген дә белә бит алар! Шушы арада хатыннан тагын бер яңалык ишеттем. Шулай беркөнне ул мине базарга бәрәңгегә дип җибәрде. Карыйм – юк яхшы бәрәңге! Бер-ике җирдә чикләвектәй бәрәңге генә саталар. Кая андыйны аласың инде?! Хатының шул бармак башы хәтлеләрне әрчеп утырсынмы? Дәлше киттем. Күрәм, берәү чөгендер сатып утыра. Чөгендерләре баш хәтле! Менә, мин әйтәм, боларны әрчүе үзе бер рәхәттер. Алып кайттым шуларны бәрәңге урынына. Менә шунда әйтте ул миңа теге яңалыкны. Бер чөгендергә, бер миңа карап: – И-и, җаныем, быел сиңа алтмыш тула түгелме соң инде! – диде. – Син нәрсә, – мин әйтәм, – ниткән алтмыш ди әле?! Бәхәс чыкты. Шунда ул миңа кайчан өйләнешкәнебезне, кызларыбыз Гөлзадә белән Светлананың кайчан тууларын, кайчан кияүгә чыгуларын, оныкларыбыз Руслан, Эльдар һәм Даниска ничә яшь булуларын тезеп китте! «Кайдан белә икән ул боларны?!» – дип терәлдем дә каттым! Ахырда паспортымны алып килеп күрсәтте. Аның кайда ятканын да белә икән! Карасам, әгәр паспортка дөрес язган булсалар, миңа, чыннан да, төп-төгәл алтмыш тула икән шул! Ә мин һаман үземне кырыкта дип йөрим... Кыскасы, хатынга ышанырга туры килде. Алай да бу турыда шауламаска куштым. Чөнки безнең халык кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмәү ягында. Җир җимертеп йөргәндә, нинди алтмыш ди әле?!
Фото:antoshka-toys

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: