Аптырар дип уйлама...

Өстәге күршеләр атнага бер мәртәбә идән паласларын, башка чүпрәк-чапракларын, минем балкон тәрәзәләренә шыпылдатып бәрә-бәрә, рәхәтләнеп болгый-болгый, тузаннан арындыралар. Шул мәлне якты көн караңгыланып киткәндәй була. Саф һавага кытлык булса да, ачылган тәрәзә форточкаларын ябып куярга мәҗбүрсең. Күрәләтә тузан иснәп ятып булмый бит инде! Әле аның күзгә күренми, борынга гына сизелә торганнары да күп… Күршеләрне әйтәм, болай карап торуга интеллигентный гына күренәләр. «Ник шулай кыланасыз?» – дип әйтергә телем кычытып тора торуын – әйтмим. Күршеләр бит, уңайсыз, тешләремне кысып булса да түзәм инде… Болары – өстәгеләре, ә менә астагы күршеләр көн саен, аталы-уллы, балконда тәмәке көйрәтәләр. Иснең кайдан килгәнлеген чамалап, тәрәзә форточкаларыңны япканчы, башың авырта башлаган була инде. Болары да бик культурныйга охшаганнар. Хуҗа кешене, аталарын әйтәм, ике-өч тапкыр күзәтеп торганым бар: башта бармаклары белән борынын тотып сеңгерә дә аннан кесәсеннән кулъяулык чыгарып сөртеп куя. Культураның бер күрсәткече инде бу! Боларына да: «Ник балконда тәмәке тартасыз?» – дип кычкырасы килә килүен, кәнишне. Күрше хакына түзәм инде… Сул як күршеләрнең алтынчы класста укучы малайлары бар. Шул малай мәктәптән кайтып, өйгә бирелгән эшләренә тотынгач, тагын бер мәхшәр башлана. Сабыйны әнисе ачы, тупас тавыш белән, бөтен подъездны яңгыратып орыша башлый. Бу тавышка беркем дә түзә алмас иде! Малай, мескен, чыдый – әнисе бит. Мин – күрше булганга түзәм. Уң як күршене әйтәм, чүплектән фанера, такта, борыс кисәкләре җыеп кайта да, көне буе пычкы выжылдатып, электр шомарткычын гөжелдәтеп, шак-шок чүкеч тавышлары чыгарып, базарда сатар өчен тартмадыр, урындыктыр ясый. Үзе, болай, укыган кеше, эш кенә таба алмый. Аңар да күзләрен тишәрдәй итеп карап, каты гына: «Бу тавышлануыңны ташла син, энем!» – дип әйтәсе килә килүен, күрше шул – түзәм… Бу дөньяның асты-өскә килгән заманда, күңелне тынычландырыр өчен, минем дә үз хоббием бар. Өч бүлмәле фатирымның бер бүлмәсендә көймә, скутер, мопед моторлары ремонтлыйм мин. Моторларны җыеп бетерүгә, кабызып җибәреп, аларга обкатка ясыйм. Глушительгә, ягъни төтен чыккан торбага, шланг ялгап, күршенең балконына төтен җибәрәм. Дөпе-дөпе итеп эшләгән мотор тавышына кушылып, җырлап та җибәрәсе килә башлый:

Үзең ничек, мин дә шулай, Аптырар дип уйлама!..

Инсаф Кашапов


Фото: nur.kz

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: