Нәселемнең мин бер тәрәзәсе (ахыры)

Очеркны башыннан монда укыгыз.

Фәнүс Моратов белән берлектә 2003 елны Казанда «Актаныш – туган җирем» дигән китап чыгарыла; аннан соң тулыландырылган, районның, Актанышның юбилейлары уңаеннан өр-яңа итеп яңартылган икенче басмасы бастырыла. 151 авыл, оешмалар тарихын, 2200дән артык кеше язмышын сурәтләгән бу китапка үлчәүләр җитмәслек зур хезмәт салынган. Җирлекнең күренекле улы Роберт Шәкүровның портретын яктырткан «Икмәктә хикмәт», Глүс Шәрипов хакында «Язмышын иярләп тоткан ир» дигән китаплар да – Йосыф Хуҗинныкы.

Хуҗалык җитәкчеләренә багышланган «Алтын баганаларыбыз» китабы ТР Премьерминистры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры М.Г.Әхмәтовның фатихасы белән ачыла: «Бу китап шушы фидаи җаннарга, районның алтын баганаларына багышлана. Автор, Актаныш уңганнарының эшчәнлекләрен өйрәнеп, китап каһарманнарының асыл сыйфатларын ачып салган. Төбәкнең үткәннәрен яхшы белүче буларак, ул мәсьәләнең тарихи яссылыгына да басым ясый, күп белешмәләр китерә».

«Район тарихын, чорлар дәвамында район авыл хуҗалыгының үсешен, үткәнен һәм бүгенгесен барлаган, киләчәк буынга зур тарихи ядкәр калдырган елъязма авторы Йосыф ага Хуҗинга... чиксез рәхмәтемне белдерәм», – ди ул чорда ТР Премьерминистры урынбасары – мәгариф һәм фән министры булган Э.Н.Фәттахов.

– Үзем өчен иң әһәмиятле, иң кадерле китап дип, өч елдан артык эзләнүләр таләп иткән, төннәрен йокламыйча, Венера белән икәүләп язган, Иске Җияш авылы тарихын яктырткан «Уртак язмыш кояшыбыз» китабын саныйм, – ди Йосыф абый, аерым бер горурлык белән.

Мәйсәрә һәм Газинур Хәбировлар белән бергә Теләкәй авылы тарихына багышлап язылган китап исә теләкәйлеләр өчен гаять зур бүләк булгандыр.

Минем үземә, шәхсән, Йосыф Хуҗинның «Җирлегебез көзгесе» бик якын. Миңа гына түгел, читтә яшәүче якташларыбыз-авылдашларыбыз өчен дә бу хезмәт бик кадерле. Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче 84 яшьлек Гөлфәгыйзә Юлышева бу китапны «өстәл китабым» дип саный. Китапка сүз башын ул вакыттагы район башлыгы Ф.М.Камаев язган: «Актаныш һәм Калинин районнары газеталары мөхәрриятләрендә, бай үткәне булган җирле радиода һәм хәзерге телевидениедә эшләгән хезмәткәрләр, әдәби берләшмә мәктәбе узып танылган язучылар, каләм ияләре һәм төрле яшьтәге хәбәрчеләр армиясе турында мондый китап чыгу – зур тарихи вакыйга ул. Күренекле журналист Йосыф Хуҗинга һәм аңа ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм».

Район җитәкчеләренең хәер-фатыйхасы белән дөнья күргән әлеге китап чын мәгънәсендә тарихи бер көзге дип аталырга хаклы. Ә ул көзгедә якын танышларыңны, авылдашларыңны, үзеңне дә күрсәң, күңелеңә әйтеп бетергесез сөенеч тула. Кулга газета-журнал алуга, үзең кирәк санаган язманы укырга тотынасың, авторын карыйсың. Ә ул мәкалә сиңа килеп ирешкәнче, кемнәр кулыннан гына үтмәгән дә, кемнәрнең генә көче кермәгән, укучы ул хакта уйламый. Безгә күренмәгән хезмәт башкаручылар турында мәгълүмат бирүе белән дә Йосыф абый бик игелекле эш башкарган.

Редакциядәге эш, нәкъ укытучыныкы кебек, өйгә ияреп кайтадыр, дип уйлыйм. Анда эшләүчеләр өчен дә эш сәгате дигән төшенчә юктыр... Янәшәңдә сине аңлаучы, хезмәтеңнең тәмен-ямен уртаклашучы кеше булса гына, авырлыклары да җиңеләя төшәдер... Бу яктан караганда, Йосыф абыйның янәшәсендә нәкъ менә Венера апаның булуы олы бер бәхеттер. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исеме алып, лаеклы ялга чыкканчы, Венера апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үзенең мөлаемлыгы, йомшак сүзе, ягымлылыгы белән сабыйлар күңеленә кереп калгандыр ул. «Йосыф абый өйдә нинди?» – дигән самими соравыма: «Гадел, игътибарлы, ярдәмчел, башта мине, балаларны, аннан соң гына үзен кайгырта. Ул – дөньяны алып баручы. Таяк белән йөрсә дә, бервакытта да зарланмады», – дип, җәһәт кенә ирен мактап алды. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, үзләренә аларны терәк итеп тоялар.

Кызлары Зөлфия – Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано укытучысы, инде бик күп еллар шул бүлекне җитәкли. Укучылары ел саен мәктәп, республика, региональ һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге урыннар яулыйлар.

– Әти – чын гаилә башлыгы, әни белән безнең өчен янып яши. Ул бик укымышлы, тырыш, эшчән һәм таләпчән. Ярдәмчел, туган җанлы, кешелекле. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, – диде Зөлфия, әтисе белән ихлас горурлануын яшермичә. Йосыф абыйның оныклары Азалиягә дә бик кадерле дәү әти булганлыгы сүз сөрешеннән үк аңлашылып тора иде.

Уллары Рәеф чит телләр белгечлегенә укыган. Казанның Яңа Савин районы балаларяшүсмерләр хәрби-патриотик эзләнүләр клубы директоры вазифаларын башкарган, ел саен Ленинград өлкәсендә, Татарстан районнарында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган яугирләрнең язмышларын ачыклау экспедицияләрендә штаб башлыгы булган, «Хәтер» китабына мәгълүматлар туплауда катнашкан. КХТИның кичке бүлеген тәмамлаган. Нәсел шәҗәрәсен Рәефнең уллары Руслан белән Данияр дәвам итә. 

Йосыф абыйның «мактанырга» яратмаганын алдан ук искәртеп куйган идем. Үзе турында язарга да, сөйләргә дә атлыгып тормаган героем хакында бер-ике сүз әйтүләрен үтенеп, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Йосыф Хуҗин белән озак еллар бергә эшләгән Филиза Сәлахова: «Йосыф абыйны «аяклы энциклопедия», дип йөрттек. Искиткеч хәтерле, белемле, бик күп укыган. Актанышның бөтен халкын таный. Үзе язган кешесенең туган-тумачасына кадәр белер», – дип бәя бирде аңа.

Газетаның элекке мөхәррире Нурулла Нурлыев: «Йосыф абый – бик принципиаль, үз фикере булган, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, төгәл журналист. Тиешле материалны кирәкле вакытка әзерләп җиткерә иде», – дип уртаклашты.

«Актаныш таңнары» газетасының бүгенге яшь мөхәррире Руслан Усмановның да әйтер сүзе бар: «Мин мөхәррияткә эшкә «урамнан» килеп кердем. Мине Йосыф абыйга беркеттеләр. Нәрсә күрәм, ничек бар – шулай язам. Мәкаләне Йосыф абыйга күрсәтәм. Ә ул, уфылдап, җөмләләремне, сүзләремне төзәтә, төзәтә торгач, кай җиренең язарга яраклы икәне дә беленми башлый. Шуңа күрә кызыл яза торган ручка алып килдем. Йосыф Әхтәм улы Хуҗинны зур хәрефләр белән язарлык Укытучым, Остазым дип саныйм».

Үзең эшләп киткән коллективның мондый бәясе һәртөрле Мактау кәгазьләреннән дә артыграктыр...

Акыл белән гамәл кыла белгән

Халыкта тик шәхес табыла.

Халык белән шәхес даны үсә,

Шәхес белән – халык таныла,

– дип язган якташыбыз Э.Шәрифуллина.

Ләкин... татар халкының күпме улларын, кызларын республика күләмендә таныткан, күпме тарихи китаплар язган авторның хезмәтләре, ни кызганыч, әлегә тиешенчә бәясен алмаган. «Ике кат яшәми берәү дә, чәчәкләр бирегез кешегә», – дип язган Гамил Афзал бик хаклы...

Бу очрашуда мин Йосыф абыйны Әбүгалисинага охшаттым. Тирә-ягы китаплар белән шыплап тулган бүлмә, өстәлдә компьютер, шулар арасында башына кәләпүш кигән, ак сакаллы Йосыф абый утыра. Мин сорау биргән саен, урыннан кузгалып, таягына таянып, әле теге, әле бу папканы яисә китапны тартып чыгара. Җитмешнең аръягына чыкса да, искиткеч хәтере һәм төгәллеге белән сокландырып, белемен башкалар белән бүлешеп, бүген дә кайсыдыр авылларның тарихын барлап утыруы... Татар халкының менә нинди шәхесләре бар, дип, алар хакында башкаларга җиткерергә омтылуы... Милләтебезнең горурлыгы булырдай тарихлар бар, кешеләр бар: ишетегез, күрегез, килер буыннарга тапшырыгыз, дип җан атуы...

Зәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Актаныш районы Качкын авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: