Баллы торт

Кирәк булачак:
- он 150 г
- йомырка 3 данә (зурны яки 4 бәләкәйне)
- шикәр комы 100 г
- сода 1 чәй кашыгы (өймичә)
- бал 100 г

✅ Йомырканы шикәр комы белән купертәбез (якынча 10-15 минут). Масса нык итеп кабара, ныклы күбек барлыкка килергә тиеш.
✅ Балга сода салабыз да савытны су парына куябыз. Болгата-болгата массаны көрән төскә кергәнче су парында тотабыз (башта ак күбеккә әйләнә, аннан төсе үзгәрә башлый).
✅ Миксерны уртача тизлектә эшләтә-эшләтә күпергән йомыркага кайнар бал массасын берәр кашыклап салабыз (миксерны эшләтеп тору мөһим, йомырка уаланырга мөмкин).
✅ Онны иләк аша аз-азлап салып астан-өскә болгатабыз.
✅ Пешерәсе формага салабыз да, әйләндереп алабыз (камыр тигезләшеп, уртасы тау булып кабармасын өчен).
✅ 150 градускача кызган мичкә озатабыз (якынча 40-50 минутка).
✅ Әзерлеген уртасына шырпы төртеп тикшерәбез (коры булырга тиеш).

❗Составында бал булу сәбәпле бисквитның өсте тиз арада кызара башлый. Шуңа күрә, 30 минуттан соң мичне тиз генә ачып өстен фольга белән капларга киңәш итәм.
❗Торт ясар алдыннан суынган бисквитны 5-6 сәгать суыткычта ял иттерү кулай.

🍂 Әзер бисквитны өч өлешкә буләбез, hәм пропитка ясыйбыз.
Ул болай ясала:
- 1 чәй кашыгы бал
- 100 мл җылы су

Бал эреп беткәнче икесен болгатабыз.
Өч коржга бүлеп, кашык белән сибәбез.

✅ Коржлар арасына крем сылап, тортны жыябыз. Кремын болай эшләргә була :
- бер кап сыер мае, бер банка куертылган сөт ("вареная сгущёнка")
- яки 300 г сөт өсте ("сливки" 33%) hәм 300 г куертылган сөт.
Мин өйдә ни бар, шуны салдым: сыер мае, йомшак балалар эремчеге hәм карамель (өйдә кайнаткан).
Теләгегез булса арасына кара җимеш яки чикләвекләр сала аласыз.
Өстен теләгәнчә бизибез дә берәр сәгатькә суыткычка озатабыз.

Тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы авторы Айгөл Таҗиева; vk.com
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: