Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
26 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Нинди шарт ул, король? – Син минем илчем белән Сәмәркандка шаһ Тимер янына кайтып, аның яхшы мөнәсәбәтен яулыйсың. Аның белән яуга бергә йөрисең: мин синнән аерым тора алмыйм, синнән калмыйм дип, ант итәсең һәм җае чыкканнан соң ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай итеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың, Бөек Болгарның үчен алачаксың.
-
25 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән? – Татарларны җиңү, Педро Бургосны фаш итү минем өчен иң зур бүләк булыр, королем.
-
23 февраль 2022 - 13:00Мур кырылышы (дәвамы)Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..
-
21 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Тимер шашкан кыяфәттә йөренә: – Хуш, Гайшә бикәм!.. Үз кулларым белән ятларга тапшырдым. Кичер мине, Гайшә бикәм! Отылдың, Аксак Тимер, оттырдың, Аксак Тимер!
-
20 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Ул берничә тапкыр үзенең үлүе турында халык арасында, сарайдагылар арасында ялган хәбәр тараттырды. Аның үлгәнен ишеткәч, кем сөенә, кем көенә, кем битараф кала – әмир шуларны хисапка ала, һәм бу мәгълүмат алга таба эш йөрткәндә, тегеләрнең язмышларына сизелерлек тәэсир итә килде.
-
19 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Гайшә бикә керә-керешли үк катгыян сөйли башлады: – Коръән тотып ант итәм, Аллаһ исеме белән ант итәмен, минем гөнаһым юк. Үлемнән курыкмыйм, ләкин зиначы исеме белән дөньядан китәсем килми. Хатыннарың ялган сөйли!
-
18 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Мин вәгъдәмне үтәдем, ике ир туганымның җаны бәрабәренә мин сезләрнең хатыны булырга ризалык бирдем. Мин сезләрнең никахлы хатыны. Хатын вазифаларын һич тайчанмый үтәрмен. Әмма вакыт кирәк, вакыт, күнегергә, бу мохиткә ияләнергә.
-
17 февраль 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Сәгыйдулла өстенә гадирәк киемнәрен киде, аннан-моннан капкалап, кибетенә йөгерде. Купшы киенмәве дөрес карар булган икән – аның кибетен талап маташалар иде.
-
17 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)«Ни өчен ул елап утыра соң әле? Күпме җаннарны кыйган сугышчы Тимер, берсеннән-берсе вәхширәк вакыйгаларны үз күзе белән күргән Тимер менә хәзер җебеп утыра.
-
16 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Хәбәр сал! Бөтен даругалар, барча илчәләр, барча төмәннәр гаскәр белән тиз арада биредә туплансын! Без җиһад өчен, дин сафлыгы өчен яуга чыгабыз! – Башы өсте, йөзем түбән, – дип, Күгелташ чыгып китте.
-
15 февраль 2022 - 09:00Уйламаган көнем юк... (ахыры)«Кичерегез, кичер...» Без кайчандыр барыбыз да кемнәндер кичерү сорарбыз. Миллионлаган аваздан җиһан тетрәр. «Бөеклек чире белән авырып, гап-гади язмышлардан борын җыерма икән. Гадилек бөеклектән олырак та, биегрәк тә икән».
-
14 февраль 2022 - 13:00Уйламаган көнем юк... (дәвамы)- Загранпаспортым онытылга-а-ан! Регистрация башлана, живо китереп җиткер! Берүк кире борылмасыннар, берүк очсыннар!
-
14 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Карале, гүзәл, бай җирдә яши бу татарлар. Болгар – искиткеч шәһәр. Аңа кызыкмаган патшалар юктыр! – Кызыгалар икән, аны барыбер басачаклар.
-
13 февраль 2022 - 17:00Уйламаган көнем юк... (дәвамы)- Үтенәм, Тәслимә, тагын өч кенә атнага кал! Син намуслы кеше, шуңа Гөлнираны сиңа ышанып тапшырам да. Мин югында ятимә баланы синнән гайре кем кайгыртсын, Тәслимә акыллым. Әй, ярыплармы ярып саласы иде: «Иркәҗаныгыз ятимә түгел, аның әнкәсе исән-сау».
-
12 февраль 2022 - 13:00Уйламаган көнем юк... (дәвамы)- Ужас, Гөлнира, минеке аякланды. Врачлар гомерлек гарип, дигәннәр иде. Кайтуыма тамчы да сөенмәде, әллә бар мин, әллә юк. - Минеке ещё хуже, Марочка. «Сагындым, кочагымда иркәләп йоклатыйм», ди. Йоклаганнар, ди. Фу, сасы! - Партнёрларны яңартыйк, Гөлнира. Тегеләр искерде!