Үс, күтәрел, исән халык!

Йолкып атсам, чәнчи, диеп, Үткәннең һәр гөлчәчәген, Бөтенлектән мәхрүм калып, Корыр кебек киләчәгем. Үткәннәрнең орлыгында, – Туфрагында, зурлыгында, – Күрәчәгем, күкләр язган. ...Батмас өчен хурлык татып, Аныклансын хаклык, ялган... ...Үзебезне акларгамы – Үткән чорны гаепләдек? Гарасатын кузгаттык та Аста калып гарипләндек. Бүгенгегә – бүгенге юл, Фикер-кояш кирәген дә Аңла, дигән кисәтүле Мәсләк яши йөрәгемдә. ...Карашыңда янсын чыраг! Күтәрел син, исән халык, Чордан чорга югарырак! Син – баһадир, мәгърур Алып. Торсын дөнья, таңнар калып. Хак очкыны бөек җанны, Юк, кысмасын, әзер калып. Дошман аска тартканда да, Үткәннәрдән гыйбрәт алып, Үс, күтәрел, исән халык! Үс, күтәрел, исән халык!..
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: