Шушы мизгел

Шушы мизгел, шушы көннәр яктысына

Күзләремнең сүлпән нуры бакты сыман.

Уза көннәр, гомер инде узып бара.

Бер борылып кара – артта күпме ара.

Кабаланмый, хафаланмый, тыныч кына,

Бертуктаусыз, көн артыннан көн ычкына.

Күпме соң ул тамчы-тамчы бер уч гомер?

Моны уйла, тегендә бар, шунда йөгер...

Туктадым да карап торам әле менә,

Кемнең дә үз мәшәкате-гаме генә.

Аз күрмәдем бу тынгысыз дөнья гамен,

Хәзер күреп калсам иде бераз ямен.

Купшылана машиналар, үсә йортлар,

Ерагая тик аралар. Күңелләр тар.

Күптән килгән дуслыкның да бетә яме,

Хәтта ипи-суларның да бетә тәме.

Яшь гомерләр бер кадерсез уза икән.

Йөрәк күпкә түзә, ләкин туза икән.

Сизми дә калырсың, барысы да үтә,

Барысы да бетә... Барысы да бетә...

Шушы мизгел, шушы көннәр яктысына,

Уйларымның салмак моңы ятты сыман. 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: