Ниләр генә күрми адәм баласы...

***
Тормышымда акыл кергән чак кына.
Каударланмыйм, атлап барам сак кына.
Авыр булды «уфалла»ның арбасы –
Мин тартканны тарта алыр ат кына.
***
Адашмавым – кирәк читкә чыкмавым.
Үргә таба үзем салган сукмагым.
Чынлап әйтәм, тормышымнан канәгать,
Авыр, диеп, юк йөземне чытканым.
***
Гаҗәп түгел монда бәхет табуым –
Туган җирдә өзелмәслек тамырым.
Шушы җирне яратып, газизем, дип,
Күңелемнән күптән инде тануым.
***
Күңелемнән багамын да ил-көнгә,
Сорап куям: яшибезме иркендә?
Яклаучысыз калган урам этедәй
Түгелме без кирәкмәгән беркемгә?
***
Юлы ерак – барасы да барасы.
Ниләр генә күрми адәм баласы.
Ә чынында, тууга, һәр мизгелдән
Якыная яшәү-үлем арасы.
***
Сабый түгел, күрәсез бит, мин үстем.
Инде хәзер ваклыклардан мин өстен.
Тормышымда күп нәрсәгә ирештем,
Әйтә алмас дөнья миңа: и мескен!
***
Инде күптән сизелсә дә арганым,
Артка түгел, алга таба барганым.
Алла кушып, алда исән-сау булсам,
Көйләп булыр әле, димен, калганын.
"КУ" 11, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз