Шигърият
Ил чакырса
Сынатмаган безнең көчле затлар, Авырлыкта булган рухы сау. Исән-имин җиңеп кайтыгыз! Сезне көтә туган йортыгыз.
Ил чакырса, ирләр яуга китә,
Яуга китә илен якларга.
Ир-егетләр тау бөркетләредәй,
Һәрчак әзер җирен сакларга.
Исән-имин йөреп кайтыгыз!
Сезне көтә туган ягыгыз.
Ирләр яуга китә, ил чакырса,
Ил чакырса, алар гел сафта.
Туган җире, якыннары өчен,
Ир-егетләр тора гел сакта.
Исән-имин яудан кайтыгыз!
Сезне көтә сөйгән ярыгыз.
Ил чакырса, ирләр яуга китә,
Тарих шаһит: үткән күпме яу!
Сынатмаган безнең көчле затлар,
Авырлыкта булган рухы сау.
Исән-имин җиңеп кайтыгыз!
Сезне көтә туган йортыгыз.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ИИ
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ил чакырса, ирләр яуга китә, .....ә кем микән китми калганнар? .....Чирле микән, әллә тиле микән, ......“ак билет”лы булып алганнар? ...... ... (Дәвамы бар) Сәйлән
0
0
0
0
Армиягә никтер батмаганнар, ............ә батканнар дәүләт эшенә. .................Өйләнәләр, ясый балалар да,- ...............бер зыян юк теге төшенә. .............(Дәвамы бар) ... Сәйлән
0
0
0
0
Тиле дисәң, бар да урынлылар, ............танып була түрә баласын. ...........Димәк белә, алар ничек итеп, ..........армиядән качып каласын. ............. ... (Дәвамы бар) Сәйлән
0
0
0
0
Монда алар шундый милләтпәрвәр, ........Левитанны сөйли уздырып,- .......Инде Берлин алып кайткан мени, .......фашистларын пырран туздырып... ....... ... (Дәвамы бар) Сәйлән
0
0
0
0
Юкса, тылда, алар аз түгел бит,- ...........бер армия- һәрбер районда,- .............георгийлы тасма, пилоткалар .............киеп килә алар бәйрәмгә... ............. ... (Дәвамы бар) Сәйлән
0
0