***

...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы, җан иясе кебек син миңа, дулкын яллы атлар табуныдай, бер ыргыла диңгез, бер тына... Күңел-байтал сиңа тартыла...   Кыя-ташка бәрелеп чәчрисең дә комлы ярга килеп ятасың, серле дөнья, серле дәрья – диңгез, сер сандыгың кемгә ачарсың? Комлы ярда ниләр сызасың?   Синең тиңең, диңгез – текә таулар, ә мин сиңа сәер бер балык, яр буенда каләм тибрәтүче, аңлап түгел, тоеп, сокланып... Төпсез төпкелләрдә югалып...   Сине, диңгез, мин бер аңлармын да, җан җиһанда тамчы булганда, Син һәм Җиһан – Мин һәм Синең кебек, мин аңлармын ...күктә туганда... ...Бер тамчыдан хасил туганнар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: