Ювелир (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Авыр хәлгә тарыган дустын саклап утырганда Әлфиянең исенә үзе белән булган хәлләр төште. Ундүрт яшендә, 1969  ел иде ул, шушы хастахәнәнең хирургия бүлегендә дәваланган иде. Ул вакыттагы хастаханәнең исеме генә калган –җисеме шактый үзгәргән. Аерма күк белән җир арасы. Бүлмәләр якты, җылы, кыйммәтле ремонт ясалган. Андагы җиһазларны күреп шаккатасың! Хәзерге аппаратлар, югары технологияләр ул табиблар кулында булсамы?! Әлфия үзе дә врачларга йөри торган зат түгел. Шуңа да бүгенге больница хәлләрен күреп исе киткәндер. Постель режимындагы һәр авыру янында сиделка. Сине карардай туганың, балаң булмаса нишләргә?Авыруны караучыларга түләү бәясе аяктан егарлык! Тәүлегенә икешәр мең сумга җитә ди! Элек  җыештыручы  апалар ничек өлгерде икән соң? “Утка” китерәләр, идәнен  юалар, ашаталар-эчертәләр, йоклаталар дигәндәй! Хәерче акчасына эшләп... Нинди шат йөзле, юмарт күңелле, йомшак телле иделәр.Мең рәхмәт ул апаларга! Шулай  уйлады Әлфия хастахәнәдә узган көннәрен хәтерләп. Илле ел вакыт үткән икән ул кайгылы көннәрдән. Күп сулар аккан, бер кеше гомере бит, исең китәр!

***

Иртәнге якта палатага Искәндәр килеп керде.

–Ял алырмын инде, тынычланырга кирәк миңа, –диде ул.

Әйе, сизелә, ял күрмәгән ул, күз төпләре шешенке, кайгысын басарга теләпме, хәмерне дә артыграк җибәргән ахры. Сүзләр ялганмады, Наиләсе белән дә сөйләшә алмый: хатыны гүя телсез калган, бер урынга карап сәгатьләр буе утыра бирә. Ир Әлфиядән озата чыгуын үтенде.  

–Бетәчәкбез! Юк, без беттек инде. Бар да бетте! –диде ир, хәсрәтен     яшерә алмый.

Күзләре мөлдерәп тулган. Юк, түгелмә! Син бит көчле ир кеше!  – дип кычкырасы килде Әлфиянең. Шулай да үзен җиңеп, әкрен генә:

–Нигә сез төшенкелеккә биреләсез, көрәшергә кирәк, – дип куйды, ишек тоткасына үрелеп.

Бу сөйләшү Әлфиянең кәефен җимерде. Аның тизрәк бу акыллы юләрне  калдырып, палатага – Наилә янына кереп китәсе килә иде.    

–Мин Наиләдән башка яши алмаячакмын. Мин беренче үләргә тиеш! –диде ир.  

Әлфия мондый борылыш көтмәгән иде. Юатырдай сүзләр таба алмады шул ул.

–Нигә үзегезгә  шундый хөкем чыгарасыз? Барыбыз да Ходай кулында. Наилә үлем түшәгендә түгел, терелер, –дип кенә әйтә алды ул, Искәндәр күңеленә өмет уты салмакчы булып. 

–Интернетны ачып карагыз, аңларсыз, –диде ир.

–Укымыйм да, эзләнмим дә. Наилә тереләчәк, –дип карышты хатын.

Әлфия үзе дә, берәүгә дә сиздерми, өметсез уйлары белән ялгыз гына көрәшә иде. Жанна Фриске, Дмитрий Хворостовскийларны шул авыру алып китте түгелме соң?  

Алтын бөртекләрен гомер буе җыйды лабаса Искәндәр. Үзенең тырышлыгын, булганлыгын җигеп, җигелеп эшләде.  Озак көттергән бәхет ачкычы кулда, ләкин аның кирәге калмаган түгелме? Бәхет касәсе мизгел эчендә төшеп уалды түгелме? Нигә Ходай аның  Наиләсенә кызганмыйча шундый куркыныч авыру җибәрде икән? Наилә бик яхшы күңелле. Гөнаһсыз, изге җан бит ул!  Бәлки  бәхетле гомерләре  өчен түләүдер ул? Шулай икән, нигә кирәге бар андый бәхетнең? Ходайны авыр минутларда гына искә алабыз шул.Адәм баласы шулай яратылган...

Республика хастаханәсе күпкә зуррак, кеше дә күбрәк, ыгы-зыгысын әйтергә дә юк. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә аларны көтә иделәр. Наиләне бик җылы каршы алдылар. Документлар  да “эх”дигәнче әзер булды. Наиләне тәгәрмәчле  арбага утыртып, нейрохирургия бүлегенә озаттылар. Түләүле палата сорады Искәндәр: хатыны тынычны ярата.

Наиләне палатага урнаштырып, кайтыр юлга чыкты ул.   

Ярый әле эш машинасын чакыртасы итте.Җайлап кына үз урынына кереп утырды да тынычланырга тырышты. Шоферы белән сүз алышырга да вакыты юк – уйлары гел  Наиләсе тирәсендә чуалды. 

Юл буе: “И Ходам, ярлыка безне, зинһар өчен, Наиләмне  авыруларыннан котылдыр”, -  дип тәкърарлады ул күңеленнән. Ходайга шөкер, Наилә ялгыз түгел, янында якын дусты –Әлфиясе бар дип шатланды.Терелә диләр. Әлбәттә терелә! Начарны уйларга ярамый. Наиләгә терәк булырга тиеш бит ул. Шунысы куаныч: палата табибын күреп сөйләшергә өлгерде. “Бар да яхшы булачак, борчылмагыз! Мондый операцияләрне күп ясыйлар бездә”–дип юкка әйтмәс Гиппократ антын биргән кеше. “Бездән терелеп китәләр, борчылмагыз!” –дип ышандырды бит.  

Наилә генә: “Без кайда? Нигә мин өйдә түгел? Искәндәр кайчан килә?” –дип аптыратты. Кичке ашны да кабып кына куйды. Нигә ашамыйсың дигән сорауга: “Тәмле түгел”, -дип кенә җавап бирде. “Ашыйсың килсә, ашарсың”, – ди аңа Әлфия. Үзе мондагы сиделкаларның күплегенә хәйран калып утыра.

Биредә нәкъ бездәге хәл икән. Палаталар тынчу, һава юк. Кайчак палатадагы биш авыру янында биш  сиделка була. Сиделкага төн чыгу өчен шартлар да юк. Көн буе авыру карап бик йончый мескеннәр. Кичке якта алар коридордагы эскәмияләрне йолкый башлый. Эскәмияне эләктерә алганы, палатага сөйрәп кертә дә, сузылып ятып төн чыга. Өлгерми калучысы, бөкләнеп, төнен  урындыкта үткәрә. Иртәнге якта, врачлар килгәнче, барлык эскәмияләр үз урынына кайта.Санитаркалары чисталык сагында нык тора. Идәнне швабра белән күз ачып йомган арада сөртеп чыгалар.Чирле карарга тиеш түгел икәннәрен яхшы беләләр. Бик дорфа кыланалар, ачуланып ташларга да күп сорамыйлар.Тормышлар шулай икән монда. Көн дә иртәнге якта палатага врач кереп Наиләнең хәлләрен белешә. “Сезгә куркыныч янамый, бар да яхшы булачак”, – дип  күңеленә өмет оеткысы сала.

Операция көне билгеле булгач:    

– Операцияне сез ясыйсызмы? –дип кызыксына Әлфия.

–Юк, мин сезнең палата табибы. Хирург башка кеше.

– Хирург кайчан керер икән? –ди Наилә, зиһене ачылып.  

–Нигә кирәк сезгә аның монда күренеп китүе? Нәрсә бирә ул очрашу? Операциядә танышырсыз, –дип шаярта табиб.

Нинди кеше икән ул операция ясаячак хирург? Наиләнең баш миен ачып, андагы шешне бөртекләп чүпләячәк кеше, нинди  икән ул?

Уены-чыны бергә булып чыга. Операциягә кадәр хирург белән танышырга язмаган икән Наиләгә.  

***

Заманында Әлфия үзенә операция ясаячак хирургны белеп тора иде. Әле дә исендә-гомерен кулына тапшырган кешене белү, күрү, үзен борчыган сорауларны аңа бирү бик тынычландыра  иде  арлы-бирле килгән күңелен. Бәла аяк астында дисәләр дә, бәхетсезлек Әлфияне агач башында көткән. Әйе, малайлардан да уздырып агач башыннан йөри иде шул. Шуннан егылып имгәнде дә инде ул.Умыртка сөяге урынынан чыгып сколиоз дигән куркыныч диагноз куелды. Сколиозның да ниндие?! Арка баганасында дүртенче дәрәҗәдә көчле деформация.  

– Операциясыз балагызның терелүен  көтмәгез, – диде  Әлфиянең әнисенә табиб  Иван Иванович.

–Кем алыныр икән ул катлаулы операциягә? –дип сорады бәхетсез ана.

– Риза булсагыз, операцияне  үзем ясыйм, юк икән – ихтыярыгыз.

 – Уйлашырбыз, –диде ана, яшьле күзләрен яшереп.

Кайтыр юлга чыгуга, аулакта, тыела алмый рәхәтләнеп яшен түгә, зар елый: “Ходам, нинди гөнаһларым өчен сыныйсың мине? Нигә  балаларыма авырулар бирәсең? Берүк терелтә күр, Аллам!” –  дип тәкърарлый.  Кая барсын соң урыс телендә өч сүздән җөмлә төзи белмәгән авыл хатыны? Кая барып бәрелсен? Рәхмәт яусын, ярый әле монда алдылар баласын. Бәхетенә, балалар палатасында урын да бар икән. Врачлары ачык чырайлы, күңелгә өмет уты салып, икеләнми: “Терелә”, –  диләр.

Иван Иванович палатага  керүгә, балалар тынып кала. Гүя алар янына таләпчән укытучылары килгән дә, өй эшләрен тикшерергә җыена.     

 –Хәлләрегез ничек, бәгырь кисәкләрем? –дип елмая Иван Иванович.

 Шул мизгелдә киеренкелек эреп юкка чыга. Табибның тәмле теле авыру баланың күңелен йомшарта, елмаюы бәхетле итә. Ул Алия янына килеп аның йомшак сары чәчләрен сыйпап куя да:

–Төнлә йоклый алдыңмы, аягың сызлап интектермәдеме, күгәрченем? – дип ихлас кызыксына.

- Йокладым, хәлем  түзәрлек, –ди бала, оялуын яшерергә теләп.

Балалар бу изге җанлы табибтан күзләрен алмый. Гүя хәтерләренә мәңге сеңдереп калдырасылары килә. Калын кара кашлары, зур кара күзләре, озын  куе керфекләре – бар да үз урынында. Бик гүзәл кеше аларның врачы. Авыру кызлар янында кояштай балкып торучы бу мәһабәт кеше изге җанлы, алар өчен изге кеше!

Палатада биш бала. Бишесендә биш төрле авыру. Барысы да ятактан тормый торган хәлдә. Менә табиб  ашыкмый гына Әлфиянең аркасын карый. Янындагы шәфкать туташыннан ренгентын сорап ала. Анализларны барлый.

– Түземлеме син? – дип сорый ул Әлфиядән, елмаеп.

–Түземле, –ди Әлфия, елмаюга елмаю белән җавап биреп.

– Озак ятарга туры килер, укуың өчен борчылма, сөйләшермен, укытучыларың ташламас үзеңне, –-дип тынычландыра кызны табиб.

- Яхшы укыйм мин, уку алдынгысы, үзлектән өйрәнәм, –дип мактанырга өлгерә  Әлфия.

Фәрештәдер ул, гади генә кеше түгелдер, дип уйлый Әлфия врачны тагын бер кат күздән кичереп. Иван Иванович терелтәчәк мине дип   кычкырасы килә аның.Авылда ишетерлек итеп: укытучы апалары, классташлары, иптәшләре!  Врач чыгып киткәч тә бик озак тынычлана алмый кыз. Күршесендә яткан Динәгә дә уйларын ачып сала.

– Бигрәк яхшы кеше безнең врач! Нинди ягымлы,тәмле телле, –ди. 

– Яшь булуына карамастан үз эшенең  остасы да әле ул. Мактаулы хирург. Ювелирга тиң диләр аның турында. Ул бит авыруларына “алтыннарым” минем ди.

Кызлар кычкырып көләләр:

–Ул ювелир булгач, без алтын инде. Әйе,зәркән була. Безнең доктор – зәркән!

– Дөньядагы иң назлы, иң матур сүзләр белән генә дәшә ул безгә: гөлкәем, сандугачым, былбылым, карлыгачым, канатым. Күрше палатадагы егетләргә “ бөркетләрем” ди икән. Бөркетләре генә, мескеннәр, канатсыз – оча алмыйлар. Ул сине дәваларга алган икән – сөен. Бу –зур бәхет, – дип тәмамлый сүзен Динә.

 Ул китабын урындыкка куйды.

– Озак укырга кушмый миңа Иван Иванович, күзеңә зыян килмәсен, – ди.   

–  Син аның кулларына игътибар иттеңме? Куллары нинди җылы, йомшак! Абыйларда шундый куллар булыр икән ? –дип, Динәгә сораулы караш ташлый Әлфия.

–  Минем тәнем  аның кулларын тоймый шул, –ди моңсу күзле Динә.

- Ничек инде? –ди, аптырашта калган  Әлфия.

– Арка мием кысылган диләр. Тәнемнең билдән аскы өлеше  берни сизми. 

–Күптән шулай ятасыңмы? –ди Әлфия, күршесен кызганып.

–Тиздән ел була. Нык дәвалыйлар мине – уколлар, системалар, массаж. Иван Иванович көн дә аяк бармагын энә белән тикшерә. Әлегә сизмим. 

– Күпме көтәргә диләр? 

– Бер елга чаклы көтәбез, ди врач. – Аякларга җан кермәсә операция булачак.

– Син ризамы?

- Әйе, мин нишли алам соң? – ди унбиш яшьлек чибәр Динә.

Моңсу булсалар да, күзләре бик зур, матур аның. Кашлары да карлыгач канатыдай-сызылып киткән. Куе кара чәчләрен кыска итеп кистергән. Сүзгә уналты яшьләр тирәсендәге сөйкемле Алия дә кушыла:

– Сез терелерсез. Минем  бот сөяге бик авырта. Аксак калсам нишләрмен? 

–Тереләсең , – диләр   Динә белән Әлфия  бертавыштан.

–Рәхмәт яхшы сүзегезгә, – ди, Алия елмаеп. –Үзем дә шулай булыр дип өметләнәм. Миңа да операцияне Иван Иванович үзе ясаячак! Син дә, Әлфия, аның кулларына игътибар иткәнсең. Искиткеч шифалы аның куллары.Ул  кагылса аягымның авыртуы да бетә, –ди кыз.

Әлфия әтисенең кытыршы, каты кулларын күз алдына китерә. Алар бик тупас, күннән эшләнгән диярсең. Тимерче куллары нинди булсын инде?!Әнисенең куллары да сөялле, җилдә яргаланып, каралып беткән була. Сыер җилеменә сөртә торган май сылап куя әнисе кулларына. Сызлавы кимегән кебек була ди. Ярылып интектерәләр шул.

Кызларны бәхетсезлек бердәм итә.Авырулары белән күмәк көрәшә алар.Бер-беренә терәк булырга тырышалар. Дуслык җепләре көннән-көн ныгый бара.

Әлфия уйларыннан арына алмый озак ятты. Әйе, кеше булды  бит  алар: Динә, Алия, Әлфия. Иван Иванович кеше итте аларны!Яшь  булуына карамастан, бик сәләтле булган ич ул.  Гомерен яраткан эшенә багышлаган хирург күпме кешене аякка бастырган. Күпме кешене бәхетле иткән. Сәламәтлек, матур киләчәк бүләк иткән!  Динәгә операция булмый.  Аның аяк бармагына җан кергән көннәр   Иван Ивановичның иң шатлыклы көннәре булгандыр. Балалар кебек шатлана белә икән ул. Атлап түгел очып йөри. Йөзеннән елмаю китми. Палатаның магниты бар диярсең, бер керә, бер чыга. Башка табиблар белән шатлыгын уртаклаша. Менә шундый көчле ул безнең Динәбез дип, кызны мактый.

Алиянең операциясе уңышлы үтә. Аксак калмасам гына ярый инде, дип борчыла иде ул. Операциядән соң бик матур йөреп китте. Киткәндә Иван Ивановичка үзенең рәсем дәфтәрен бүләк итеп калдырды. Бик сәләтле рәссам ул.Табибка гына түгел, палатадагы кызларга да бүләккә рәсемнәрен әзерләгән Алия.

Әлфиягә донорны  бик озак көтәргә туры килде. Ходай сабырлыклар биргәндер инде аңа. Көтүләр өметсез булгач, Иван Иванович сөякне Әлфиянең уң аягыннан алырга булды. Әлфия риза, бик риза иде аның карары белән.Операция өч сәгать барды. Операциясе дә уңышлы булды. Гомерендә бил авыртуның ни икәнен белмәде ул. Әлфиянең  арка баганасының ныклыгы сагында ярты гасыр үзенең аяк сөяге.

  Кат-кат рәхмәт укыды Әлфия врачына.

–Терелеп, мине шатландырган өчен, үзегезгә рәхмәт, сәламәт яшәгез! Проблемагыз чыкса-очып килеп җитегез! –дип озатып калды табип аларны.-Туегызга чакырырга онытмагыз, кызлар! 

 Бүгенге көндә алар бәхетле аналар. Динә барысын да уздырды – өч бала әнисе. Хәзер алты оныгы бар – бәхетле әби. Әлфия,  Динә, Алия гомер буе аралашып яшәделәр.Күрешкәндә сүзләре гел Иван Иванович турында. Аның бакыйлыкка күчүен ишетү бик авыр булды аларга.

–Урыны оҗмахта булсын. Гүрләре якты булсын дип теләргә генә калды, – диде Алия, күзләрен сөртеп. –Ул бит безне якты, кояшлы дөньяга кайтарды.Үз аякларыбызда йөрибез. Моннан да зур бәхет бармы икән? Үзе дә кояшлы кеше иде. Мең-мең рәхмәт аңа! –диде ул яшьле күзләрен сөртеп. Ихлас әйтелгән рәхмәт мең   бәләдән коткара ди. 

 

Зинаида Захарова

Хикәянең ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: