Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

Гомерләрен кеше сәламәтлеген саклауга

багышлаган якташларым Вәлимөхәммәт

Нурмөхәммәт улы Габдрахманов һәм

Зәрә Гали кызы Габдрахманованың якты

истәлегенә багышлыйм.

 

Көтүләр куылып, эшкә йөрүчеләр иртәнге чәйләрен эчеп, кайсы кая таралышкач,

җәйге авыл тагын бер тынлыкка чумып ала. Кичә караңгы төшкәнче уйнаган балачага әле чайрап, чоланнарда йоклап ята. Килен-улларын эшкә озаткан карт-коры да

уйнак оланнар торганчы дип, бераз гына баш төртеп торган вакыт бу. Эш гөрелтесе

авыл кырыендагы фермага, көтүлекләргә, болын-кырларга, техника паркларына

күчкән чак. Ара-тирә генә йә арбалы ат, йә машина үтеп китә дә, артыннан әллә

никадәр тузан болыты күтәрелә. Әнә зур тизлек белән олы урамга килеп кергән «ГАЗ»

машинасы хастаханә тыкрыгына борылды. Кайчандыр буялып та, хәзер нинди төстә

булуы да аңлашылмаган зур агач капканың өстенә «Үсәли участок больницасы» дип

язып куелган. Баганаларга бәйләп куелган атлар ялкау гына печән чемченә. Кайбер

арбаларда ат җигүчеләр йокымсырый. Машина капка каршына килеп туктады. Бу

инде хастаханәгә җитди авыру алып килгәннәр дигән сүз. Ни дисәң дә, бөтен тирәюнендә машиналарны бармак белән генә санарлык. Юк-бар сәбәп белән машина куып

йөрмиләр.

Үсәли участок больницасының баш врачы Дружков Борис Константинович –

рус кешесе. Менә биш ел чеп-чи татар авылында эшләү дәверендә ул – татарчага, ә

больница эшчеләре урысчага өйрәнәләр.

Шуңа күрә Үсәли больницасында санитар апайлар элеккечә бүлнис дип, кәлидүр,

әбрәкәй, кәкәй савыты дип түгел, Борис Константинович кебек культурный сөйләшергә

тырышалар. Төнге сменасын көндезге санитаркага тапшыручы тезеп китә:

 – Горшукларны дезинфекцияләргә раствор җитмәде, Мәсер килгәч (сестра хозяйка

Мәсрүрәгә шулай дәшәләр), санпрепаратлар алып ясарсың, туалетка да куярсың,

җәме. Хирургиядәге бальнуйларның куйкыларын заправит итеп бетердем, – һәм ул

сумкасында буш шешәләр шалтыратып китеп барган җиреннән санитаркага борылып,

тиз генә икенче вазифа да йөкли:

– Дружков операциядә, мине әптиккә даруларга җибәрәләр, каридурны юып

бетерерсең. Машина көтә, малай, бегом чаптым.

Такта белән пөхтәләп тышланган бу бинаның зур тәрәзәләре, биек баскычлары, матур

кәрнизле, күп морҗалы калай түбәсе элекке алпавыт утарын хәтерләтә. Баскычтан менгәч,

ике якка ачыла торган зур ишек өстенә «Үсәли участок больницасының авыруларны кабул

итү бүлеге» дип язылган такта эленгән. Ишек һаман саен ачылып-ябылып тора, кешеләр

керә-чыга. Көньякка таба бераз читтәрәк, киртә буйлый бер рәт булып каеннар тезелеп

киткән. Шул каеннар күләгәсендә бер егет утыра. Баш табиб операциядә, тиз генә булмас,

диделәр. Шушы ике-өч сәгать эчендә бөтен персоналны күз алдыннан үткәрде инде

егетебез. Әле ишегалды буйлап йөреп алды, әле гаражга барып килде. Киртә кырыеннан

башланып киткән болын, елганы да күзәтеп торды. Искиткеч матур урын.

Шулчак баскыч тирәсендә ниндидер тавышлар ишетелеп китте, җанлану булып

алды. Егеткә кирәк баш табиб операциядән чыгып, баскыч кырыендагы эскәмиягә

утырган икән. Шунда ук аның янына бер ир-ат килеп басты да табибны шапылдатып

кочты, кулларын кысты. Алар нәрсәдер сөйләшеп алдылар һәм теге ир-ат родильный

тәрәзәсенә таба йөгерде. Баскычтан менә башлаган баш табибны ашыгып килгән

егетнең тавышы туктатты.

– Исәнмесез, Борис Константинович. Мин сезне көтә идем. Менә. – Егет, өлгереп

калыйм дигәндәй, тиз генә кулындагы кәгазен баш табибка сузды. Ачык калган ишеккә

бер карап алгач, Борис Константинович кәгазьне укый башлады. Арыган кыяфәте

ачылып китте, хәтта йөзенә елмаю кунды һәм ул егетне ияртеп, каен күләгәсендәге

эскәмиягә таба атлады.

– Как күнелсез башланган кюн, как күнелле дәвам итә. Значит, егет сез безгә эшкә

киләсез. Якши, якши. «Габдрахманов Вали-мухамет Нур-муха-ме-тович. Студент

Казанского мединститута, врач стоматолог», – дип укыды ул кәгазьдән.

– Интернатураны сездә узарга булдым. Мин Катмыш авылыннан, туган авылга

якын бит, – дип, эшкә дигән сүзгә төзәтмә кертергә ашыкты егетебез.

– Дополнительно нинди курсларыгыз бар, Вали Нурмиевич?

Вәли кызарыбрак куйды, бөтен тирә-якта дәрәҗәле баш табиб Борис

Константиновичның аны зурлап әтисе исеме белән дәшүе шаярту кебек тоелды. Тик

баш табиб тамчы да шаяртмыйча, аңа коллега итеп карап, җавап көтә иде.

– Өч ел травматология курсларын өйрәндем, шуның буенча РКБ га дежуркаларга

йөрдем, Борис Константинович. Тагын әле безнең курсны яңа рентген аппараты белән

эшләргә дә өйрәттеләр, ул дипломга да язылды, – диде ул имтиханда җавап биргән

кебек.

Баш табибның шатлыгы эченә сыймыйча, йөзенә чыкты.

– Сез просто находка безнең больница өчен. Но мин сезне хәзер үк эшкә чакыра

алмыйм әле, Вали Нурмиевич.

Вәли тагын кызарды, тик каушавын, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, сорарга

ашыкты:

– Нигә, Борис Константинович?

– Шуңа, Вали Нурмиевич, авыл кешеләре тешне лечить пустяк эш дип саныйлар.

Алар тешне только удалить киләләр. Сез моны итак легко сможете, дип беләм. – Бу

сүзләрне әйткәндә, ул егетнең озын буена, киң җилкәләренә күз ташлап алды. –

Безнең больницада стоматология кабинеты юк. Безгә тешне лечить кирәк. А ведь

сәламәтлек тештән, авыздан башлана. Слава Богу, моя мечта сбывается. Сез районда

бераз практикуйте. Мин дә анда барганда, райздравка буду заходить. Теш кабинетын

оборудуем и монда эшли башлыйсыз.

Баш табиб әйтәсе сүзләрен шулай татарчалы-русчалы ермачлап чыккач, егетебез

җиңел сулап куйды. Берникадәр районда яшәп һәм эшләп алуга гына түзәргә була.

Юкса ул, бу больницага эшкә алмыйлар, дип борчылган иде.

Кайту ягына атлый башлаган Вәлигә Борис Константиновичның:

– Гафу, ещё вопрос можно? Как у вас дела с гинекологией? – дигән соравы егетнең

аяк атлауларына кадәр буташтырып җибәрде. Ул аптыраудан үзенең русчага күчкәнен

дә сизми калды:

– В смысле?..

– А в самом прямом смысле, Вали Нурмиевич, в самом прямом... – Баш табиб

бераз уйланып торгач, шушы участок больницасына караган авылларда елына

400 дән артык бала тууын, гинекология белән бәйле операцияләр дә күп ясалуын

әйтте. Акушер хатынны батыр, молодец хатын, дип мактады. Тик бала тудыру

гел әйбәт кенә узмый. Менә бүген дә өч сәгать буе операция ясарга туры килгән.

– Эх, монда көтеп торганыгызны белмәдем, операцияне карарга алып керә идем.

Уникаль очрак. Авыл җирендә гел кесарево сечение ясап тормыйсың. Казанда

укыганда, бөек акушер-гинеколог Евгений Эдуардович Гаак өйрәтте мине мондый

операциягә. Әтием дә Алабугада хирург бит минем – Константин Дружков. Ялларга

кайтканда, ул ясаган операцияләрдә катнаша идем. Хәзер менә биш ел инде шул

операцияләрне үзем ясыйм. Кул эшли-эшли остара. Онытмагыз, Вали Нурмиевич,

хирург һәр нәрсәгә әзер булырга тиеш. Бу минем эш түгел, дип торсам, тагын бер

ярты сәгатьтән әнисен дә, баланы да алып калып булмый иде инде. Районда гел

тешне генә өйрәнеп ятмассыз, башка кабинетларга да кереп, врач широкого профиля

булып, тәҗрибә алып кайтырсыз. Авыл больницасының спецификасы да шунда:

син бөтен төр авыруларга да беренче ярдәмне күрсәтергә тиешсең. Беренче ярдәм

кайчакта катлаулы операциягә дә әверелә.

Очрашу шулай төгәлләнде. Вәли җиңел һәм җитез адымнар белән болын ягына

таба китте. Атлы юлчыларга, сирәк булса да очраштыргалаган машиналарга өмет

тотып, тузанлы юлдан атламаска булды. Дружков белән очрашуны, аның һәр сүзен

кабат күңеленнән үткәреп, югары классларга Үсәлигә йөргән таныш болын юлыннан

кайтасы килде егетнең...

Июль аенда район больницасында практика узган, август башында Үсәлидә

эшли башлаган Вәлине Дружков кая гына йолкымады: операцияләрдә ассистентлык

итүне мәҗбүри итеп куйды, теш кабинетын җиһазлаттырды, теш дәвалауны ныклы

контрольдә тотты, алынырга тиешле тешләрнең снимокларын таләп итте. Ашыгыч

ярдәм белән чыгып киткәндә, җай туры килгән саен Вәлине һәрвакыт үзе белән

йөртте. Вәли Нурмиевич (хәзер инде аңа Үсәли больницасында гына түгел, бөтен

тирә-як авылларда, районда да шулай дәшәләр) бу өйрәтүләрне эссе көндә йотлыгып

су эчкәндәй тәненә, миенә һәм кулына сеңдерә барды. Кулына дигәннән, бер атнаны

егетебез Катмышка кайткач, печән әзерләшеп кулларын чабартып, кытыршыландырып

килгән иде. Иртәнге киңәшмәдә Борис Константинович егетнең кулларына игътибар

итте. Алар тупасланган-тырналган иде.

– Вали Нурмиевич, хәзер үк прачкага барыгыз, берничә наволочка юыгыз,

дежурный медсестрага барып, кулларыгызны йомшарту процедуралары башкарыгыз,

бер сәгатьтән мин сезне ординаторскида көтәм, – дип боерды. Башкалар берни

аңламый калсалар, Вәли бик яхшы аңлады сүзнең ни турында барганын. Кызарып

чыгып киткән, прачкада кер юып кулын йомшартып кергән Вәлигә ординаторскида

Дружков хирург куллары турында институт курсыннан бер лекция тыңлатты һәм

соңыннан йомгаклап куйды:

– Врач куллары көрәк-сәнәк тотарга тиеш түгел! Врачның кул-бармакларындагы

һәр нерв күзәнәге врач үзе үлгәнче аңа хезмәт итәргә тиеш.

Вәли өч айлап чамасы эшләгәч, алар икесе беренче җитди операцияне ясадылар.

Хәтирә атлы ханымга ясалды бу операция. Борис Константинович аны Казанга да

җибәреп карады. Андагы дуслары авыруның азынуын әйтеп кайтардылар. Димәк, соңга

калырга ярамый. Бу авыруның хәтәр ягы да шунда шул: ул мәкерле. Башта авыртулар

белән борчымый, әкрен генә үз эшен эшли. Беренче килүендә Хәтирәне Борис

Константинович тикмәгә генә бәби табып үстерергә өндәмәгән иде. Сөт бизләрендәге

тыгызланулар кайчагында хатын-кыз бәби табып имезә башлагач тарала, юкка чыга

торган була. Бу, димәк, андый очрак түгел. Ә мәкерле шеш. Андый операцияләрне

ул әтисе белән күп тапкырлар ясады. Бу юлы ул үзе генә ясар. Юк, Вәли Нурмиевич

белән бергә...

Вәли Нурмиевич мондый авыруларга хирургларның бик алынырга теләмәүләрен,

бу тар профильдәге белгеч эше булуын бик яхшы аңлый.

Яшь табибның сораулы карашына баш табиб:

– Нормально булачак, әлеге хатынның өч баласы бар, аларны үстереп бетерерлек

гомер бирергә кирәк аңа, – диде.

Өч сәгатьтән артык барган операция уңышлы үтте. Уңышлы дип әйтү бу очракта

табиблар күзлегеннән караганда гына... Хәтирәнең башка әни була алмавы, бәби имезә

алмавы, инвалид булуы бәрабәренә аңа гомер бирелде. Кирәкме аңа бу гомер? «Кирәк!

Кирәк! Кирәк! – диде хатын операция алдыннан сөйләшкәндә. – Ятып кына торсам

да, ирем, балаларыма киңәшләр генә биреп торсам да, мин риза, минем үз әнием бик

яшьли үлде. Гомеремне берничә елга гына озайтсагыз да, мин сезгә мең рәхмәтле...»

– Голубушка моя (Борис Константинович каты авыруларга, шулай эндәшә), без

әйткәннәрне тыңласаң, сакланып яшәсәң, сүз берничә ел турында гына бармый.

Картаюга да путёвка бирәбез әле без сиңа. – Соңгы җөмләсен әйткәч, ул кычкырып

ук булмаса да, үзе әйтмешли, «от души» көлеп куйды.

Менә алар, ике табиб-хирург, катлаулы операциядән соң тыныч кына кабинетта

утыралар, чәй эчәләр. Борис Константинович мондый чакларда башын артка ташлап,

күзләрен йомып утырырга ярата. Чәй йоткалап ала. Сирәк-мирәк әйтеп куя:

– Безгә бу кабинетка кресло сорарга кирәк әле. Ординаторскида бөтен гәүдәне сузып

ятып торсаң да ярый... Хирургларның да йөрәге бар ич. Мин үзем операция алдыннан

йөрәгемне дүрт клапаннан дүрт кыл белән тарттырып куелгандай тоям. Гүяки, мин

бөтен барлыгым белән операциядә катнашам, аерым автоном яшим, ә йөрәгем үзе

аерым автомат режимга күчерелгән. Минем хәрәкәтләрем, уем, фикерләрем бары тик

акылга гына буйсына. Операция вакытында күзем күргәннәрне, кулларым тойганны,

башым фикерләгәнне мин йөрәккә информация итеп җибәрми торам. Операция

төгәлләнгәч, әкрен генә ул кылларны йомшартырга кирәк. Киеренке калдырырга

ярамый... Аңлашылдымы, Вали Нурмиевич?

– Аңлашылды, Борис Константинович, – ди Вәли. Ул да күзләрен йомган. Ләкин

нәрсә аңлашылганын аңламый. Кара, чынлап болай бөтен тән ял итә икән...

 – Аңламыйсыз әле сез аны, коллега. Әти сөйләгәндә, мин дә аңламый идем

башта. Менә хәзер аңлыйм. Ничава, диләрме әле татарлар, аңларсыз. Тик, ради бога,

ул кылларны алкоголь белән йомшартмагыз. Йөрәгегезне бетерәсез. Менә без хәзер

сезнең белән шул кылларны йомшартып утырабыз. Бу бик мөһим. Операциядән соң,

кабаланып, икенче эшкә керешмәгез. Без врач-хирургларга йөрәк ныклыгы бик кирәк.

Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан

берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга

килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала

анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә

мөмкин.

Менә дүртенче сәгать инде операция бара. Барлык чаралар да алдан күрелгән:

авылның «Бикми» дип йөртелгән электр станциясен туктатмаска кушылган, кирәкле

группа кан әзерләнгән. Көн саен булмаса да, операцияләрне еш ясыйлар, тик Вәлинең

эшләү дәверендә мондый очрак беренче: эчәгесе әйләнгән һәм эшкәртелгән ризык

буылган. Баш табиб та, өлкән медсестра Фирая да, шәфкать туташлары да чиратлашып

эчәкнең шушы өлешен чистарталар, хирургиядә гомер буе санитарка булып эшләгән

Гайшә марганцовкалы суны гел алыштырып тора. Бар да юкка булмасмы? Юк бугай!

Әнә, ниһаять, ул үзенең табигый төсенә керә башлады.

Авыруны палатага алып киткәч тә, Вәли озак кына кабинетында утырды. Тагын

бер коткарылган кеше гомере. Ничә булды икән алар Вәли эшли башлаганнан бирле?

Күп, бик күп инде. Авыру наркоздан чыгып, аның сорауларына җавап биргәч кенә,

өенә кайтып китәргә, ә дежур чагы булса, ординатура бүлмәсенә керергә күнеккән

ул. Гадәттә, караваты янына барып баскач, әле генә үлем белән көрәшеп яткан авыру,

хәлсез куллары белән аның кулларына кагылырга тырыша. Үзенчә рәхмәтен җиткерүе.

Менә бүген коткарылган апа да нәкъ шулай итте. Күзләрен ачмаган да килеш, Вәлинең

кулын табып, аны көчсез генә кысты. Күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште,

иреннәре кыймылдап куйды:

– Мин үлмимме инде?

– Операция уңышлы үтте, Бибинур апа, тормышка яңадан кайттың син, биш балаң

янына! Борчылма, хәзер ял ит. Бар да әйбәт булыр.

– Рәхмәт, Вәли улым.

Ай, бу яшәүгә өмете уянган авыруның йөрәктән чыккан «рәхмәт» сүзе. Шул сүзне

әйткәндә сытылып чыккан күз яшьләре!.. Кешегә үзен бәхетле итеп тоярга ярдәм

иткәнеңә куану үзе зур бәхет бугай. Табибларның гомерләрен озайта торган хистер

бу, әллә киресенчәме икән?..

Борис Константинович Казанга киткәннән соң, тәҗрибәле хирург Рафаил Нәбиевич

белән эшләп алу да аңа шулай ук бик күп нәрсә бирде. Менә ярты еллап инде ул

бөтен больницасында бердәнбер хирург та, стоматолог та, терапевт һәм гинеколог та.

Борис Константинович дөрес әйткән: бала тудыру бүлеге иң җаваплы бүлек булып

чыкты. Теләсә нинди һава торышында көндез дә, төнлә дә йөкле хатыннарны трактор

арбасында, атта, чанада, машинада алып килә тордылар. Атна-ун көн больницада

яткач, кояштай балкып, ап-акка төрелгән җан иясен күкрәкләренә кысып чыгып китә

тордылар.

Казанга баргач, сирәк кенә булса да, Борис Константинович белән очрашалар алар.

Вәли больницадагы хәлләрне сөйләп биргәч, ул, гадәттәгечә, рәхәтләнеп көлә дә аны

үртәргә тотына:

– Ә мин сезнең кендек бабай булып китәсегезне күптән белдем инде. Баш табиб,

хирург була торып, ничек инде дөньяга килергә ашыккан сабыйга булышмыйсың

ди?! Син батыр һәм намуслы врач, мин гинеколог түгел, дип, читтә кала алмыйсың.

* * *

Актлар залына соңгарак калып килеп кергән Вәлине баш табиб практикантларга

тәкъдим итәргә ашыкты:

– Кызлар, менә бер-икегез практика узарга барасы участок больницасының баш

врачы – Вәли Нурмиевич. Таныш булыгыз, өйләнмәгән егет!

 Шулвакыт кызлар арасыннан берсе «прых-х-х!» итеп көлеп җибәрде. Вәли үзе дә

аңламастан, кисәк кенә борылып әлеге кызга карады. Озын чәчләре пөхтәләп җыеп

куелган кызның карашын күрүгә, кызарып, башын аска иде.

Зал тынуга, сөйләүләр башланды. Вәли бөтен игътибарын туплап тыңларга

тырышса да, барып чыкмады. Ул әледән-әле үзеннән алдарак утыручы теге кызны

күзәтте. Аның колагындагы матур алкалары, шул алкага тиеп-тиеп китүче чәч

бөдрәләре, дугаланып торган кашлары, керфекләренең канат кагынуы кул сузымында

гына.Чыгышларны ул тыңлый алмады. Үз уйларыннан үзе оялып йөрүче үсмер түгел,

утызга якынлашып килүче буйдак егет бит инде ул.

...Аның исеме Зәрә икән. Кечкенәдән аны: «Гали кызы бит син, үзеңнең Вәлиеңне

кайчан табасың», – дип үртәгәннәр. Юкка гына көлмәгән бит ул теге көнне. Зәрәгә

булган хисләре көнләп артты. Тизрәк аңлашасы иде. Юкса, йөрерсең кысыр гыйшык

тотып, дип уйлады ул. Анысы алай ук авыр булып чыкмады. Район больницасына бер

килгәндә, төш вакытындарак Вәли каушый-бутала сүз башлады:

– Зәрә, «Вятка» ресторанына төшке ашка барып килмибезме?

– Без кызлар белән монда гына ашаган идек инде, – диде Зәрә һәм шул минутта ук

тормышында бик зур хата ясап маташуын аңлап алды. – Ә минем барыбер ашыйсым

килә, бигрәк тә ресторанда.

Икесе дә көлеп җибәрделәр, икесенә дә бу минутта рәхәт, күңелле иде. Шушы

көннән алар ниндидер күзгә күренмәс җепләр белән бер-берсенә бәйләнеп куелган

күк булдылар. Вәли Зәрәгә үзләренең эше турында туктаусыз сөйләде. Кыздан

киңәшләр дә алды. Берничә тапкыр район больницасында ул Зәрәгә ассистентлык та

итте. Кызның куллары ипле, үз эшенең җаен белә. Интернатура гына узучы димәссең!

Зәрәнең практикасы бетәргә торганда, Вәли тәвәккәлләп, аңа тәкъдим ясады. Анысы

да үзенчә – Вәличә булды.

 – Зәрә Гали кызы, сез үзегезнең Вәлиегезне эзлисез дип беләм. Ул мәхлук сезнең

каршыгызда басып тора. Аны рәнҗетеп, тәкъдимен кире какмавыгызны үтенәм.

Мәхәббәтенә ышанмасагыз, менә скальпель. Йөрәген ярып карагыз. Ул мескен, быел

өйләнмәсәң, миңа инсульт була, дип тибә. Жәлләгез сез ул йөрәкне. Зинһар өчен!

Шундый җитди, кырыс баш табибның бу тамашасыннан бертуктаусыз чыркылдап

көлгән Зәрә дә рольгә керде:

– Шундый егетнең күкрәгенә скальпель белән җәрәхәт ясыйлар, димени! Мин

фонендоскоп белән тыңлап та аңа диагноз куя алам. Һәм дәваларга тырышачакмын.

Рәхим итеп, йөрәгегезне тыңларга рөхсәт итегез! – Һәм кыз Вәлинең мәһабәт күкрәгенә

колагын куйды. – Оһо! Монда хәлләр ба-а-ар. Йөрәгегезнең дүрт клапаны да берьюлы

ачылган сезнең. Тибешен санавы кыен. Кичекмәстән, дәвалау курсын уза башларга

кирәк, егеткәем...

– Мин риза, тик дәвалаучы сез булсагыз гына, – дип пышылдады егет кызның

колагына.

Шул көнне үк Вәли Зәрәне Катмышка әти-әнисенә күрсәтергә алып кайтып китте.

* * *

Көннәр, айлар узды, Зәрәнең бәби табар вакыты җитеп килә. Декрет ялында булса

да, ул әле алыштыргысыз операцияләргә, педиатр «обходларга» керә. Ә кичке якта

стационарда Вәли белән икәүдән-икәү генә кала.

Беркөнне Зәрәсе ирен аптырашта калдырды.

– Мин курка башладым, Вәли.

– Нәрсәдән?

– Бәбиләүдән...

Нинди генә җавап булмасын, тик мондыйны көтми иде ул.

– Тыңла әле, Зәрә... – Вәли бераз уйланып торды. – Мин синең куркуыңа ышанам...

Ул шулай булырга тиеш тә... Бәби табу ни икәнен мең хатын-кызның бер-икесе генә

синең кебек үз күзләре белән күргәне бар... Син бит ничәмә-ничә катлаулы ситуацияне

үзеңә күчереп уйлыйсың. Практикада булган һәр авыр очрак синең белән дә кабатланыр

кебек тоела һәм шул сине куркыта башлаган. Әйдә, хәзер уйлыйк: куркырлык сәбәп

бармы? Анализларың ничек?

– Әйбәт, – диде Зәрә әкрен генә.

– Үзеңне ничек хис итәсең?

– Әйбәт.

– Мондый очракта син пациентыңа нәрсә диясең инде?

– Барысы да әйбәт булыр, дим.

– Соң шулай булгач, бәгырь кисәгем, үзеңә дә шулай диген, үзеңне дә ышандыр.

Ниһаять, Зәрә көлеп җибәрде.

– Безнең больницада психотерапия кабинеты ачарга кирәк. Һәм аның кабул итүчесе

сез булырсыз, Вәли Нурмиевич! Чөнки сез әле генә миңа үз-үземә ышанырга ярдәм

иттегез.

Көлешкәч, икесенә дә җиңел булып китте.

* * *

Бәби алып китүчеләрне Зәрә тәрәзәдән карап озатырга ярата. Әнә ире ашыгып

хатынын «Зил» кабинасына утырта. Бик сирәкләре генә әни кешене үбеп ала. Чәчәк

дигән нәрсәләре юк та юк инде. Зәрә Галиевна, югыйсә, атна буе сөйли: чәчәкләр

белән каршы алсыннар сезне, әйтегез, ди. Өйдә калган балаларыгыз булса, аларны да

алып килсеннәр. Гаилә белән истәлеккә фотога төшегез. Без монда фотограф Хуҗи

абыйны чакырта алабыз, ди.

«Кая ул! Килеп алгач рәхмәт инде!» – диешәләр хатыннар. Барысы да үзебездән

башлана, хатыннар, без үзебезне яратсак, ирләребез дә безне яратыр. Кайткан

көннән башлап, өйдә иң төп кешеләр бәбиегез белән үзегез булыгыз. Бер ай иң авыр

күтәргәнегез балагыз булсын. Онытмагыз, бәбидән котылган хатынга кырык көн кабер

авызы ачык торыр. Бу минем сүзләр түгел, борынгылар сүзе, ди Зәрә аларга.

Менә шуларның барысы турында да уйланып, ун көн инде ул үзенең бәбиләтү

бүлегендә ята. Бәбиләгәннән соң, иртән уянып китсә – тумбочка өстендә чәчәкләр!

Беренче уе: «Вәли!» булды. Ул алып килгән бу чәчәкләрне, һичшиксез! Аннары баласы

турында сораша башлады. Гинеколог әнидән берни дә яшереп булмый иде шул... Бала

әкрен имде, авырлык белән тернәкләнде. Шуңа күрә ун көнгә кадәр чыгарыгыз, дип

үзе дә ялынмады.

Ниһаять, алар больницадан чыктылар.

...Кайсы төшләреннән генә бу тормышны кирегә борып куярга да үкенмәслек итеп

яңадан шул урыннан дөресләргә икән соң? Зәрәнең баш миен гел бер сорау бораулады:

авырлы чорында бар да әйбәт иде, үзем табибә булган килеш, нишләп болай кирегә

китте... Ник безнең нарасыебыз – Энҗебез авыр туды? Шул сорауны үзенә кат-кат

бирде, үзен гаепләде, Вәлиен аптыратып бетерде.

– Вәли, мин бу эшемдә алга таба эшли алырмын микән? Моннан ары ничек бәби

таптырырмын? Ничек сабыйларны кулга алырмын?

– Тынычлан, Зәрә, кайчакта вакыт барысын да әкренләп үз урынына куя, яхшыга

өметләник әле. Энҗе – ул безгә бүләк, һәм ул безгә – сынау да. Әйдә, әлеге сынауны

чын кешеләр, чын табиблар булып үтәргә үзебездә көч табыйк.

Шулай килештеләр дә.

Ә иң үтемле сабакны әниләре бирде. Кайткан вакытларында Вәли белән Зәрәнең

һаман сүрән йөрүләренә эче пошып, әниләре болай сүз башлады:

– Сез, балалар, артыгын кыланасыз. Сынмасны оста ясамас, үлмәсне Ходай ясамас,

дигәнне онытмагыз әле. Бөтен чирне дә брачлар терелтә дә, бөтен туар баланы алар

үстерә, дип беләсезме әллә? Ходай Тәгалә барын онытмагыз. Аның да шәфкате бик киң.

Яраткан бәндәсенә чир бирермен, дигән. Сөйгән бәндәләрен зәгыйфь итеп, оҗмахлы

итәрмен, дигән. Сөеп тә бирә, сынап та бирә ул бәндәсенә, – әниләре бу сүзләрне әйткәч,

яшьләр бер-берсенә караштылар. – Ә син, килен, сырхавына күрә дәвасы нинди икәнен

белергә тиеш инде, үзең хатын-кыз брачы. Икегез дә кырык ягына барасыз. Тупырдатып

тагын бәбиләр алып кайт та бөтенебезне сөендер. Менә булырсың чын кендек әбисе!

Әниләренең шушы сүзләре, әйтерсең, алар күңелендәге авыр ташларны берәмберәм алып ташлады. Ничә елга беренче тапкыр рәхәтләнеп елмаештылар.

* * *

 ...Бер-бер артлы ике малайлары тугач, өйләре күңелле мәшәкатькә күмелде. Тоташ

декрет ялларында Зәрә дә берничә ел өйдә хуҗабикә, бәхетле әни булып яшәде. Тик,

гаиләләрендә барысының да ярату мөнбәренә әйләнгән Энҗеләрен Ходай алды шул...

Бу сабый бер генә сүз әйтмәгән килеш тә, аларның барысына да халык акылының

тирән хәзинәләреннән иң асыл ташларны калдырып китте: Зәрәне ул тормышны

ничек бар, шулай яратырга өйрәтте. Зәрә үз һөнәренә чытырдап ябышты хәзер. Элек

бала төшерергә дип килгәннәргә катгый булмаса, хәзер ул консультациягә килгән

хатын-кызга яшәү мәгънәсе балаларда, дип сәгатьләр буе үгет-нәсихәт бирә. Вәлигә

Энҗедән балаларны искиткеч ярату, аларга үзеңне кирәк итеп тою хисе һәм алга таба

хезмәтләрендә кулланачак дәвалау тәҗрибәсе калды.

* * *

1979 ел. Яңа хастаханәдә иртәнге обход вакыты. Буяу исләре аңкып торган палаталар

буйлап бер төркем табиб йөри. Төркемдә берничә яңа кеше бар. Ак халат кигән яңа

райком һәм авыл партоешма секретарьлары да биредә. Кунаклар арасында рус кешеләре

бардыр, күрәсең, Вәли Нурмиевич обходны русча ясый. Ниндидер тантана. Гадәттә обход

вакытында баш табибка сораулар бирергә яраткан авырулар бүген авызларына су капкан.

Сорашканда татарчага күчкән табибларына җавап бирәләр дә тизрәк кунакларның

сөйләшүенә колак салалар. Казан хәтле Казаннан табиблар гел килеп тормый. Аның

авыруы турында нәрсә әйтерләр икән, Казан «прафисырлары» бит. Авыл кешесе

гомер буе шәһәрдәгеләрне зурга куеп яши инде ул. Ә менә Казанныкыларны шушы

авыл больницасының баш табибы шаккатырды әле монда. Кайсы гына палатага килеп

керсәләр дә, авыруның тарихын биш бармагы кебек белә, диагнозлар куелган, дәвалау

дөрес билгеләнгән. Шуның өстенә күзәтүләр дә алып барылган, икеләнергә мөмкин

очраклар бетерелгән. Ә бит обходка күп кеше килергә тиешлеге алдан билгеле түгел иде.

Бу делегациянең хастаханәгә нинди ният белән килүен күпме генә гоманласалар да,

һич очына чыга алмадылар. Обход беткәч, барысы бергә җыелып, һәм бары тик Вәли

Нурмиевичны гына чакырып, кабинетка кереп китүләре Зәрәне аптырашта калдырды.

Бүтән тикшерүчеләр больница эшчәнлегенә бөтен медхезмәткәрләр каршында бәя

бирәләр иде.

Барысы да кич белән өйгә кайткач ачыкланды: Вәлине район больницасына баш

табиб итеп кодалау турында сүз барган икән.

– Син нәрсә дидең соң? – диде Зәрә бу хәбәргә шатланырга да, борчылырга да

белмичә.

– Менә киңәш-табыш итәрбез, – диде ире, битараф кына. Аларның хезмәтенә,

яңа хастаханәгә бик яхшы бәя куюларына Вәли бик куанды, әлбәттә. Тик шушы

больницадан кубарылып, яңа җирдә, әле алга таба райздрав мәшәкатьләрен дә үз өстенә

алып эшли башлауга ул сөенә алмады. Нәрсә бу, иптәш баш табиб, олыгая баруыңмы,

сиңа бит әле кырык кына, иң булдыра торган чагың, диде ул үз-үзенә. Ләкин күңеле

белән тоя: сәбәп башкада. Биш ел дәвамында яңа больница төзү мәшәкате белән яныпкөеп йөрү аны шушы коллективка, үз эшенә нык беркеткән иде. Ул һәр яңа төзелеш

уңышыннан килгән шатлыкны авыру кешенең савыгуыннан барлыкка килгән сөенеч

кебек кабул итә иде. Без төзедек бит моны, без булдырдык, дип, башны горур тотып,

заманча кабинет, палаталарга кереп, куанып йөрүләргә әле ияләнеп тә бетмәделәр бит.

* * *

...Боргаланып аккан Бөрсет суының сөзәк яр битендә учак яна. Яшел чирәмле

үзәнлектә өч хатын-кыз табын хәстәрләү белән мәшгуль. Калкулык буйлап сузылган

тигезлектә малайлар туп тибә. Аз да түгел, күп тә түгел, өч гаиләгә нәкъ җиде малай.

Башка вакытларда әтиләре дә кушылып, футбол командалары зурая иде. Бүген алар

балык тоту белән озак мавыктылар, ни өстәл тирәсендәгеләргә, ни малайлар уенына

кушылмыйлар. Балык капмаганга балыкчыларның бер дә исләре китмәде, рәхәтләнеп

сөйләшеп утырдылар. Өч гаилә! Вәли, Хәсән, Миңнулла, аларның хатыннары Зәрә,

Хаҗәр, Наилә. Ял иткәндә Вәлине хастаханәгә чакырдылар. Табиблар йөрәге ял белми.

Гаҗәеп август киче. Җылы. Июнь, июль эсселеге белән артык куандырмаган

иде. Август, табигатьнең шул хатасын төзәтергә килгәндәй, и мәрхәмәтле, и җылы!

Күктә йолдызлар яңгыры башланды. Әллә ничә йолдыз атылганын күрде Зәрә!

Санын да югалтты инде. Йолдыз атылганда, теләкләр теләсәң, кабул була, диләр.

Бертуктаусыз күңеленнән матур теләкләр теләде ул... Энҗебез безгә риза-бәхил булсын.

Малайларыбыз исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар. Шушы йортыбызда гына

яшик. Үзебезнең больницабызда тагын озак еллар кешеләргә шифалы дәва биреп

эшләргә насыйп ит, Раббым!..

Вәли дә аны ишетте.

Ул Зәрәнең теләкләрен алдан ук белеп торгандай:

– Амин!.. – дип куйды.

 

 "КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: