Ярдәм көткәндә (хикәя)

Тормышының өч мизгеле

Болан тиресе өстендә ятучы хатын, ыңгырашуыннан туктап, тыңлап торды: вертолёт түгелме? Тирмәдәгеләр аның хәлен аңлый иде. Шул ук вакытта беләләр: буран тынмыйча ярдәм килмәячәк. Ә буран, әйтерсең, кешеләрнең иң нечкә кылларында уйный, аларны үрти иде: әле, өметләрен уятып, тына башлагандай итә, әле тагын көчәя. Менә ул яңа гайрәт белән тирмәне йолкый, аны дер селкетә башлады. Тимер мичнең капкач тишекләреннән, аждаһа телләрен хәтерләтеп, озын-озын ут ялкыннары күренеп калды.

Ә Зояның хәле инде сәгатьләп түгел, минутлап кискенләшә иде. Аппендиксы шартласа, эшләр бермә-бер катлауланачак, бу шартларда бөтенләй дә ярдәм итеп булмаска мөмкин. Зоя моны яхшы аңлый, үзе дә табиб. Тундраның артык рәхимсез булып китә торган гадәтен дә бик әйбәт белә ул, – шушында туып-үскән кеше... Шулай да ул үзе турында уйламый иде. Аның белән бер-бер хәл булса, кызы ничек үсәр? Уйлары шул турыда. Кызының нурлы йөзе, аның бар дөньяга ачык карашы исенә төште дә, күзләре чыланды. Кызын кочагына аласы, аның чәч исен тоясы килде. Әтисе инде аны балалар бакчасыннан алгандыр. Ашарларына нәрсә әзерләделәр икән?..

Зоя янында яшь фтизиатр Нәҗибә утыра иде. Төрле елларда булса да, бер үк Казан институтын тәмамлаучылар буларак, баштан ук якынаеп китте алар. Буш вакыты булдымы, Нәҗибә аларда. Зояның кызы аның белән уйнарга ярата. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергә үткәрү гадәти хәлләргә әйләнеп китте.

Нәҗибә, ахирәтенең газап чигүенә түзә алмыйча, тимер мич янында тәмәке көйрәтеп утыручы ирләр янына килде.

– Нәрсәдер эшләргә кирәк бит, кешенең гомере кыл өстендә, – диде.

Җавап бирүче булмады. Кемдер, нишлисең инде, дигән кебек, кулбашын җыерып куйды, кемдер тәмәкесен артык тырышып суырырга кереште.

– Кузьма Иванович! – диде Нәҗибә, тагын сүз башлап. – Бәлки, этләр белән кузгалырбыз?

– Моның мөмкин түгеллеген үзең дә беләсең бит инде, кызым, – диде тулы гына карасу йөзле, кабарынкы иренле карт якут. (Кузьма Иванович – игелекле, бик зирәк карт, этләр җигемен йөртүче. Өч табиб монда, болан үрчетүчеләр янына, нәкъ әнә шул транспортта килгәннәр иде).

– Алайса, операцияне шушында ясарга туры килә, – диде кыз.

– Ә кем ясый аны монда, хирург юк бит, – дип, әйләнеп карады теш табибы Степан.

– Мин! – диде Нәҗибә. – Мин ясыйм.

– Син? Син, кызыкай, артыграгын алмыйсыңмы үзеңә?

– Башка чара юк.

– Сине хөкем итәчәкләр, кара!

– Яхшы, ләкин әлегә мин мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Аның кызы иң беренче минем күзләремә караячак бит.

– Без гаепле түгел, шундый шартларга юлыктык.

– Кузьма Иванович, кар алып керегез әле зинһар, – диде Нәҗибә, инде катгый карарга килеп.

Степанның каршы дәшүе җен ачуын чыгарды кызның. Аның бит Чукоткага озын акча артыннан гына килгәне һәркемгә билгеле, ни хакы бар тыкшынырга, кемнедер өйрәтергә?

Нәҗибәнең бу операцияне ясаганнарын күргәне бар иде. Теориясен дә яхшы белә – институтны кызыл диплом белән тәмамлады бит. Әмма үзе бернинди операция ясаганы булмады, билгеле, – аның профиле түгел. Зоя белән киңәшләшә башлады. Бернинди нечкәлекне, вак кына детальне дә күздән ычкындырырга ярамый иде. Бәхеткә, Зояның сумкасында кирәк инструментларның барысы да бар икән. Авыру аңа ышана, операциягә риза иде.

* * *

Табиб һөнәрен Нәҗибә очраклы гына сайламады. Әтисе гомер буе үпкә чире белән интекте, шуның аркасында аны сугышка да алмадылар. Ләкин тылда ул сугыштагы генерал урынында йөрде: каты кул белән тәртип урнаштырырга кирәк икән, аны җибәрәләр иде. Башкортстанда урнашкан өч спирт заводын артта сөйрәлүчеләрдән алдынгылар сафына чыгарды ул. (Спирт корал белән беррәттән фронт өчен кирәк иде бит).

Знаменка авылында алар сугыштан соң да әле озак кына яшәделәр. Бәлки, шунда яшәп тә калырлар иде, көтелмәгән хәл язмышларын тагын башка юлга борып җибәрде. Спирт заводында янгын төнлә чыкты. Аны бөтен авыл белән сүндерделәр. Ярты күкне ялмап алган ут менә-менә авылны да йотар кебек иде. Бала-чага ниндидер түбәләр буйлап йөгереп йөрде. Куркыныч та, шул ук вакытта күңелле дә булып исендә калган Нәҗибәнең бу янгын. Әтисенә каты шелтә бирелде. Шулай да эшеннән ул яхшы характеристика белән китте: аның җентеклелеге, төгәллеге, оештыру сәләте аерып күрсәтелгән иде. Татарстанның ул вакытта күтәрелеп кенә килгән бер шәһәренә күченеп килделәр. Әтисе төзелеш оешмасына баш инженер итеп алынды.

Нәҗибә үзенең балачагын гел тәгәрмәч өстендә хәтерли: я алар поездда баралар, я йорт җиһазлары төялгән машина кузовында, я әтисенең директор машинасында. Кара төстәге ул машина әле дә күз алдында аның: капотына “Olimpia” дип язылган иде. Күчмә тормыш эзсез югалмаган күрәсең, бала күңеленә сәяхәт җене кереп урнашкан. Шуңадырмы, ординатурадан соң Чукоткага җибәрелүне дә Нәҗибә ниндидер бер маҗара итеп кенә кабул итте.

Кая эләккәне монда килгәч кенә беленде. Ләкин авырлыклар аны чыныктыра гына иде. Гаиләдә иң олысы буларак, әнисенең беренче ярдәмчесе иде бит ул.

* * *

Кузьма Иванович, ачык космоска чыгарга җыенгандай, бер очы тирмә уртасындагы агач төбенә бәйләнгән бауның икенче очын биле тирәли уратып бәйләде дә, кулына чиләк тотып, кар бураны эченә чыгып югалды. Озак та үтми чиләк тутырып кар һәм яңалык алып керде.

– Әйтәм эт чинагандай булды. Бер этне җил очыртып алып киткән икән. Холыксыз бер нәрсә иде шул, каешын чәйнәп өзгән.

– Степан, укол әзерлә, синдә бар бит, – диде Нәҗибә, су кайнап чыгып, инструментлар әзер булгач.

– Мине бу эшкә катыштырма. Кирәк икән, әнә, сумкада. Тик мин бирмәдем.

Нәҗибәнең күзләре усал ялтырап китте:

– Кем икәнеңне әйтер идем инде...

– Кызым, мин булышырмын, әйдә, – диде шулчак Кузьма Иванович, – Укол кирәкми.

– Ничек кирәкми, уколсыз булмый. Бу бит тәнгә кадалган шырпыны алу гына түгел.

Кузьма Иванович авыру янына килде, аның күзләренә карады:

– Сеңлем, мин хәзер өчкә кадәр саныйм, син йокыга китәрсең һәм бернәрсә дә сизми башларсың... Бер... ике...

“Өч!” диюгә, Зояның күзләре йомылды. Нәҗибә нәрсә уйларга да белми аптырап калды.

– Кызым, башла эшеңне. Хәерле сәгатьтә, – диде карт...

 

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: