Саф чишмә (хикәя)

Сорау алулар клиникада башланып китте.

– Нигә елыйсың? Син гаеплеме? Йә, бала-чага төсле мышкылдап торма, мә, сөрт күзләреңне! – дип, тикшерүче өстәл өстендәге ак кәгазь салфетканы Нәркискә сузды.

Хатын бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен киптерде дә:

– Ничек еламаска? Миннән дә бәхетсез тагын кем бар икән? Гомерем буе сынау арты сынау! Берсен җиңеп кенә чыгам, икенчесе аяк-кулларыма урала... Өстемдә җиде йөз мең кредит тора, аны кем түләсен?! Мин бит тормышны гел ялгызым тарттым... Хәзер дә шулай... Кызларымны кем аякка бастырыр? – диде дә, Нәркиснең буасы кабат ерылды.

Тикшерүче, ни гаҗәп, аңа башка сорау бирмичә, шәфкать туташының елап бетергәнен, тынычланганын көтте.

– Йә, елап туйдыңмы, инде кеше төсле сөйләшәбезме? – диде ул, йөзенә кырыс төсмер чыгарып.

– Сорагыз, – диде хатын.

– Син гаеплеме? Гаепле булмасаң, нигә балавыз сыгасың? Аңлат яхшы итеп! Кайчан, ничек юк булган ул акчалар? Кем алырга мөмкин? Кемнең буразнасына аркылы яттың икән син? Күрдеңме син ул акчаларны?

Өстенә шулкадәр сорау ишелеп төшүдән Нәркис беравык аптырап торды. Тикшерүче аның алдына ук килеп утырды. Хатынның күз яшьләреннән чыланган салфетканы өстәлгә алып куйды.

– Нәркис ханым, сөйләшәбезме? – дип, кабат хатынга сынап карады.

– Мин иртән эшкә килдем. Бүген мин җирдә хезмәт күрсәтергә тиеш идем. Шәхси клиника бит, штатлар күп түгел. Администратор да мин, процедура бүлмәсе, кассада да – берүзем.

– Шуннан, сез килгәндә, биредә кеше бар идеме?

– Юк. Кичә бу урында Гөлсем эшләде. Ул хатын мине бик яратып бетерми. Баш табиб янында да мине гел чагарга гына тора иде. Җае чыкса, чыкмаса да, әллә нинди ялган хәбәрләр уйлап таба, хәтта ясаган чәемә дә чебен булып төшә иде.

– Шуннан?

– Шуннан шул, кичә мин эштән киткәндә, аның касса артында бер төргәк акча санап утырганын күрдем. Үзе телефоннан кем беләндер кызып-кызып сөйләшә, үзенең бармаклары күз иярмәс тизлек белән акча саный. Мин аңа сүз катып тормадым, өйгә кайтып киттем. Иртән аның урынына эшкә килдем, ләкин кассаны тикшермәдем.

– Менә анысын дөрес эшләмәгәнсез!

– Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Хәзер инде үкенүдән ни файда?! Акча табылмаса, мине нишләтерләр икән?

– Әлегә берни дә әйтә алмыйм. – Тикшерүченең үзенә сынап түгел, ә ничектер теләктәшлек белдереп, якын итеп каравыннан хатынның теле ачылды.

– Минем бер гаебем дә юк, алмадым мин ул акчаларны, валлахи-билләхи, тиененә дә кагылмадым.

– Сөйләшүнең асылына кире кайтыйк, ханым!

– Мин эшкә килүгә, бер-бер артлы авырулар керде. Дистәләгән кешегә система куйдым, уколлар кададым һәм түләү вакыты җитте.

Нәркиснең чырае тагын үзгәреп китте. Керфекләре кабат дымланды, тавышы калтырады. Тикшерүче якын ук килеп утырып, Нәркиснең ярдәм сорап өзгәләнгән күзләренә карады һәм «бигрәк чибәр, риясыз икән бу шәфкать туташы», дип уйлап алды Сабит Гафурович.

– Тыңлыйм.

– Шул, кассаны ачып җибәрдем, түләүләрне кабул итәргә кирәк иде бит. Ә анда, ә анда...

Нәркис кабат елап җибәрде. Тикшерүче Сабит Гафурович хатынга графиннан стаканга су салып бирде.

– Тынычланыгыз! Болай барсак, без хәлне кичсез дә ерып чыга алмабыз. Бигрәк йомшак күңелле булдыгыз әле!

– Шундый инде мин, тормышымда шатланырлык хәлләр сирәк була. Шуңа чишмә кебек гел җырлап торам менә! Елыйм да җырлыйм, елыйм да җырлыйм...

– Шуннан?

Нәркиснең йөзе өстендәге ак халаты төсенә кергән. Теленә бер потлы гер асып куйганнармы – һич әйләндереп бер сүз әйтә алмый, тамак төбендәге «аптырау төере» бугазында кысылып калган кебек.

– Дәвам итегез, Нәркис ханым!

Хатын, теге төерне төшереп җибәрмәкче булып, кат-кат тамагын кырды, дулкынланудан әле колакларын, әле муенын ышкыды. Аннары, уң кулын күкрәк өстенә куеп, кырт кискәндәй әйтеп куйды:

– Тимәдем мин ул акчаларга!

– Ышанам!

– Ә ышангач, ник мине газаплыйсыз?

– Дөрес аңлагыз, Нәркис ханым, сезнең гаепсез булуны расларлык фактлар кирәк бит, аңлыйсызмы шуны, дәлилләр кирәк! – диде тикшерүче. Аның бу мөлаем, гөнаһсыз карашлы шәфкать туташына бик тә, бик тә булышасы килә иде кебек.

Ниһаять, Нәркис бераз тынычлана төште:

– Мин кичә Гөлсемнең акча санаганын күрдем. Акчалар пачкалап иде. Йөзәрлекләр дә, иллелекләр дә... Тик аның ул акчаларны кассага куеп калдырганын гына күрмәдем. Бүген кассаны ачкач кына өнсез калдым. Кассада Гөлсемнең калдырган язуы бар, ә акчалар юк иде. Касса бүлмәсенең тикшермәгән җирен калдырмадым. Шуны гына көтеп торган, диярсең, баш табиб үзенә чакыртты. Кичәге выручка белән кызыксынды, мин аңа акчаларның югалуын сөйләп бирдем... Калганын беләсез, сезгә шалтыратканнар, миңа эштән соң китмәскә куштылар. Инде нишләрмен, ничек, кайдан алып түләрмен?! Эшемнән генә кыскартмасыннар иде. Гөлсемдә генә инде ул акчалар, аңарда гына! Ул өч көннән Грециягә ялга җыена иде. Тикшерүче әфәнде, тикшерү бетмичә торып, Гөлсемне җибәрмәскә мөмкинме?

– Сабит Гафурович мин!

– Гафурович?

– Исемем танышмы?

– Әтиегезнеке таныш! Минем әти дә Гафур исемле булган.

– Ә-ә-ә! Сирәк исем. Булган, дисез, әтиегез исән түгелме? – дип, тикшерүче сүзне бөтенләй икенче якка борып җибәрде.

Нәркис тә үзенә карап тыныч кына сөйләшкән бу кешегә ачыласы итте.

– Исәндер, күргәнем юк!

– Әтиегез сезнең белән яшәмәдемени?

Тикшерүченең бу соравы хатынны ерак елларга алып китте. Холкын тормыш авырлыклары, юклык кырыслаткан әнисе, һәрчак җимерек чырайлы үги әтисе, аннары сеңлесенең «җиңеләюе», мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән һәм белергә дә, аңларга да теләмәгән ире, Нәркиснең бар хәсрәтләрен үзенең салкын сулары белән бергә агызып алып китүче Көмешсу чишмәсе... Бер мизгелдә Нәркис гомер дәфтәренең әллә ничә битен ачып карарга өлгерде.

– Минем әтине бөтенләй күргәнем юк. Үз әтиемне, дим. Әнине корсаклы чакта ук ялгызын гына калдырган... Бала тудыру йортыннан мин аның фамилиясен алып чыкканмын, мәктәптә дә Хатыйпова булып йөрдем. Балачагымда үз әтием белән очрашырга туры килмәде. Әнием дә күрешүебезне теләмәде. Дөрес, үги әти үлгәч, мин үз әтиемне эзләтеп карадым, исәнлеге турында хәбәр дә килде, бер аягын кисүләре, каты авыруы, коляскада гына йөрүе турында да ишеттерделәр, әмма әти янына барырга кыюлыгым җитмәде. Аның инде башка гаиләсе, зур урында эшләүче улы бар икән. Дәрәҗәле туганнарга минем ише гади медсестра кирәкме икән соң?!

Сабит Гафурович никтер тамак кырып куйды, аннары кесәсеннән кулъяулык алып, маңгай тирләрен сөртте. Нәркис, тикшерүченең нидән шулай дулкынлануын аңларга тырышып, аңа карап тора башлады. Ул, Нәркиснең чибәрлегеннән каушыйдыр дип, башына да китерә алмады.

– Чәй ясамассызмы, нишләптер тамак кипте, су гына басмас кебек, – дип, ир Нәркисне бөтенләй аптырашта калдырды. Эш урынына кунаклар килгәндә, чәй өстәле әзерләргә кирәкле бар нәрсә махсус шкафта торганга, хатын тиз генә торып, электр чәйнегенә су агызды да кайнарга куйды. Тәм-томны өстәлгә тезде. Тикшерүче, Нәркиснең онытылып табын коруын зур игътибар белән күзәтте. «Кем булыр бу ханым? Миңа таныш ниндидер чалымнар бар аңарда!» дигән уйлар тынгы бирмәде аңа.

– Ул да түгел, чәйнектәге су кайнап чыкты да, Нәркис миләш тәлгәшләре төшкән чынаякка чәй ясады.

– Мөмкин булса, бал кашыгы бирмәссезме? – Нәркис, затлы бал кашыкларының баш табиб бүлмәсендә торганын белеп, ишеккә юнәлде. Ләкин Сабитның тавышы яшен тизлеге белән хатынны ишек төбендә куып җитте.

– Әтиегез кайсы авылдан иде әле, Нәркис ханым?

– Наратлыдан!

– Ә кем булып эшләгән?

– Кем булып дип?.. – Хатын, «әйтимме икән, юкмы?» дип тынып калды.

– Кем булыптыр эшләгәндер бит инде әтиегез? Бәлки, мин сезгә аны табып бирә алыр идем, – диде Сабит.

– Әтинеме?

– Әйе, әтиегезне!

– Вор в законе булган ул!

Сабит Гафурович, селәүсен тизлеге белән, хатынны куып тотты да алдына ук килеп басты.

– Вор в законе?

– Әйе. Ә нигә аптырадыгыз? Андый кешеләрнең хатыны да, балалары да булмаска тиеш дигән берәр канун бармы әллә?

– Юк, юк! Бу беркайда да тыелмаган, әмма...

Тикшерүче тамагын кырды да, Нәркисне кулыннан эләктереп, кабат өстәл янына алып килде. Зур тәрәзә яктысында ул Нәркисне әле уңга, әле сулга боргалап карады. Аннары алтын тапкан кеше сыман:

– Точно! Точь в точь!

Тикшерүченең болай җентекләп каравын Нәркис нәрсәгә юрарга да белмәде.Шулчак кесә телефоны шалтырады, һәм Сабит Гафурович, тәрәзә каршына басып, телефоннан сөйләшергә тотынды. Нәркис, аның үз эше белән мәшгуль булуыннан файдаланып, бүлмәдән чыгып китте дә баш табиб бүлмәсенең ишеген шакыды.

– Гөлминур Әкрамовна! Тикшерүче чәй эчәргә тели, бал кашыкларын алыйм әле, – диде ул кыюсыз гына.

– Эше беттемени?

– Юк бугай, телефоннан кемдер бүлдерде.

– Дөресен әйтеп, акчаларны китереп куй да, бу процесс тизрәк бетәр, Нәркис Гафуровна!

– Сез дә миңа ышанмыйсызмы? Алмадым мин ул акчаларны, җир йотсын, әнием белән ант итәм, алмадым.

– Әниләрне кыстырмагыз монда. Акчалар үзләре очып чыкмагандыр бит инде, бикле тартмадан тем более!

– Ничек кенә раслыйм соң гаепсезлегемне?!

– Сезнең гаепсез булуны тикшерүче расласын әнә, ә миңа бүген акча бик кирәк. Китерегез!

Ул табиб бүлмәсеннән чыкканда, тикшерүче һаман телефоннан кызып-кызып сөйләшә иде. Нәркис, бүлмә ишеген ябарга онытып, ишек төбендә туктап калды.

– Картлач, телисеңме-теләмисеңме, син аны күрергә тиеш! Ничә еллар үзеңне гаепләп йөреп, соңгы юлга киткәндә акланмасаң, рәнҗеш ташын үзең белән алып китәчәксең...

Тикшерүче, борылып, кыюсыз гына басып торган Нәркискә эндәште:

– Ни булды тагын, чыраегыз мәетнеке сыман булган?

– Баш табиб акча таптыра... куар инде ул мине бу эштән...

– Әле тикшерү бетмәде, чын гаеплене тапмый торып, кумас, курыкмагыз! Мин моны ышандырып әйтә алам, сеңел, – диде Сабит, соңгы сүзгә аеруча басым ясап. Миңа хәзер үк бүлеккә кайтырга кирәк, иртәгә дәвам итәрбез. Ир, эшне вакытлыча тәмамланганга санап, китәргә җыена башлады. Нәркис ясаган чәйне чөмереп куйды да, хатынның кулын кысып:

– Ышаныгыз миңа, барыбер ышаныгыз! – дип, бүлмәдән чыгып китте.

Нәркиснең көне буе эше эш булмады. Күз йомган килеш тә система куя, укол ясый торган бармаклары тыңламады. Авырулар, Нәркиснең бу халәтенә аптырасалар да, артык сорау биреп теңкәсенә тимәделәр.

Клиникада эшләрен бетереп, кассага көне буена җыелган акчаларны санап, тартманы бикләргә торганда, ишектә Гөлминур Әкрамовна күренде.

– Күпме?

– Егерме биш мең!

– Китерегез, калганын үземнән өстәп торырмын, – дип, ул акчалы конвертны, чебеш эләктергән тилгән сыман, тиз генә тартып алды да чыгып китте.

Бөтенләй үк начар кеше түгел баш табиб. Әнә, хәлемә керә бит әле! Мине участокка алып китмәделәр, заказчикларга үз акчасын куеп тора, эштән кумады. И Раббым, мең рәхмәт сиңа! Бу бәла-казалардан исән-имин чыксам, әтиемне эзләп табар идем дә аңардан башка гына узган бар тормышымны сөйләп, пешергән ризыгымны авыз иттерер идем. Бәлки әле мине ташлап китүендә бер гаебе дә булмагандыр, аны мәҗбүр иткәннәрдер. Бәлки, ул гомере буе мине уйлап яшәгәндер, мин генә сизмәгәнмендер?! Нәркис авыз эченнән шулай сөйләнеп, поликлиникадан чыкты.

Тышта вак кына яңгыр сибәли. Тамчылар хатынның маңгаена килеп бәрелә дә бите буйлап агып төшә. Тормышның ачы җилләре җанын туктаусыз камчылап үзәгенә үтеп торса да, Нәркис бирешми, тырыша-тырмаша, үзе җигелгән арбаны тарта. Бер генә тапкыр булса да дилбегәне ир дигәненә тоттырасы килгән чаклары күп булды аның, әмма алырга атлыгып торучысы гына күренми. Фәрваз инде хатынының бар эшне үзе эшләвенә күнгән, «юк, кирәкми, теләмим, белмим» сүзләре белән бар йөкне үз өстеннән төшереп яшәде. Әйтерсең лә ул: «Ирең бармы?» – дип сораучыларга: «Бар!» – дип җавап бирер өчен генә яратылган бер адәм иде.

Соңгы вакытта хатын: «Кайда ялгыштым соң мин?» – дигән сорауга җавап эзли. Тәүге кат Шыгырданга килен булып төшкән вакытларын күз алдына китереп, еш кына узган гомер юлын барлый һәм, йөрәген парә-парә телгән хәлләрне исенә төшерүгә, күңеле карала башлый. Андый чакларда ул чишмә суы белән битләрен юа, уйларын тузгытып җибәрерлек җырлар тыңлый.

Нәркис, кибеттән азык-төлек күтәреп кайтканда, ире өйдә йоклап ята иде. Телевизоры бар тавышка акыра, зал диванында центнерлы гәүдәсе белән ике мендәрне бер итеп изгән ир. Ишекне ачып кергән тавышка да уянмады.

Кем белән бүлешергә бу көннең авыр хәсрәтен? Иренә сөйләсә дә, тыңламас йә Нәркиснең үзен сүгәргә тотыныр. Олы кызына сөйләр иде – бала табар вакыты җитеп килә, борчу ярамас. Кече кызы Алсуга сөйләсә, ничек булыр? Алсу яшьтән бик төпле, акыллы киңәшче, ярдәмче булып үсте-үсүен.

Нәркис, көндезге авыр хисләрдән арынырга теләгәндәй, өстендәге киемнәрен алыштырды. Йөрәкне телгәләгән хәсрәтле уйлардан әйтерсең лә күлмәкне салып атып кына котылып була! Театрда эшләүче Алсу әнисенең уйларын сизгән диярсең, чәйнек сызгыруы белән бергә кушылып, Нәркиснең телефоны да зеңләде.

– Алло, әнием! Кара күлмәк киеп яр башында нинди ир белән басып тора идең син?

– Хәерле кич, кызым! Нинди кара күлмәк, нинди ир?

– Менә мин дә шуны белергә телим, әнием!

– Минем гардеробта, гомумән, кара күлмәк югын беләсең ич, кызым!

– Беләм, әнием!

– Төшләрең белән башымны катырма әле, балам, болай да бүген телем аңкавыма ябышкан, йөрәгем урынында түгел.

Нәркиснең тавышы калтырап чыкты. Чигәләре чыңлады.

Зең-зең, зең, зең... Алсуның тавышы кинәт өзелде. Нәркис кызына кабат шалтыратмады. Чынаягына кап-кара иттереп чәй агызды. Баш авыртуларын каты чәй белән булса да юып аласы килде аның.

– Кайда йөрдең шул гомер? – Кухня ишеге төбендә ире күренде.

– Эштә. – Нәркиснең авыз ачып иренә сыңар сүз әйтәсе килмәсә дә, җавап кайтарырга кирәк иде.

– Эштә? – Синең эшең икедә бетә бит! Ә хәзер кичке биш!

– Фәрваз, ичмасам, син игәмә, болай да күңелемнең өзелмәгән кылы калмады бүген.

Ир кухняга узды.

– Миңа да чәй яса! Мин көне буе ашамаган!

– Соң мин сиңа аш пешереп калдырдым бит, җылытып ашыйсың булган! Аңа да мин кирәкме инде? Бәлки, сиңа кашыклап ашатыргадыр? Синең өчен үзем йотыйм дамы?! Менә мине утыртып куйсалар, эчәрсең баба шулпасы!

– Бусы нинди сүз тагын? Утыртып куйсалар, имеш? Ни булды? Чәчтер әйдә серләреңне!

– Выручканы урлаганнар... Бар акчаны Гөлсем санап калды... Иртән килгән төшкә акчадан җилләр искән!

– Соң Гөлсемнән сорасыннар! Кая куйган соң ул акчаларны?!

– Гөлсем юк шул менә! Бүген миннән көне буе сорау алдылар... – Нәркис көндезге хәлләрне искә төшерүгә, кабат күңеле тулып, үксеп елап җибәрде.

– Ник мин шушы кадәр бәхетсез җан булдым икән? Бер генә көн дә хәсрәтсез яшәгәнем юк бит!

– Син үзең бар кешегә дә хәсрәт ясап йөрисең! Сыгылып, мине кызгандыра алмассың! Синең өчен түләргә дигән акчам юк минем! Әнә, берничә кешедә сиделка булып йөрерсең дә җыярсың!

Фәрваз газ плитәсе өстендә торган кәстрүлдән шулпаны чүмеч белән генә чөмерде дә кухнядан чыгып китте. Нәркиснең күңеле тәмам кителде. «Йа Раббым, шушы битараф адәмгә уналты яшемнән кияүгә чыгып, тормышның күпме тозлы шулпасын эчтем?! Нишләп шушы кадәр каты бәгырьле бу Фәрваз? Иртәгә ничекләр җавап тотармын?»

Хатынның кулы бернинди эшкә дә бармады. «Урланган илле мең акчаны каян табарга?» дигән уйдан котыла алмады ул.

Караңгы төн авыр булса да узды. Таң атты. Керфек очларында калган күз яшьләре иртәнге чәйгә коелды.

– Ни булып бетәр? Әгәр мине ябып куйсалар, сиңа хәбәр итәрмен, – дип, иренә сүз кушты да эшкә җыена башлады.

***

Баш табиб бүлмәсендә, Гөлминур янында кассирша Гөлсемне, Сабит Гафуровичны бергә күреп, хатын өнсез калды.

– Узыгыз, Нәркис Гафуровна!

Нигәдер, баш табибның тавышы калтырап чыкты. Бер төн эчендә ни дә булса үзгәргәнме, Гөлсем нишләп монда икән?..

Тикшерүченең күз карашы бүген, нишләптер, җылы, хәтта серле кебек тоела.

Бүлмәдәге тынлыкны Сабит Гафурович бозды:

– Йә, кемнән башлыйбыз? Кайсыгыз, үз иреге белән капчыктагы серне тартып чыгара? – Ул Гөлсемгә боерды:

– Әйдәгез, ничек бар – шулай сөйләгез!

Гөлсем кылган төсле җилфердәп торган чәч бөртекләрен кирәксә-кирәкмәсә дә, әле бөтәрләп, әле тартып сүз башлады, дулкынлануын яшерә алмый.

– Миндә түгел ул акчалар... – Хатын туктап, тирән итеп сулыш алды, тамагын кырды, сүз йомгагының очын таба алмады. – Мин аларны... санадым да...

Гөлсем, Гөлминурга карап, әйтергәме-юкмы дигәндәй, берничә минут җавапсыз торган арада аны тикшерүче куәтләде:

– Санадыгыз да кая куйдыгыз?

– Кая булсын инде – конвертка! Ике конверт иде бит! Берсенә сумманы яздым да, буш килеш калды, икенчесен Гөлминур Әкрамовнага бирдем.

Шулчак баш табиб корбанын эләктерергә җыенган карчыга сыман:

– Син нәрсә, Гөлсем, акылыңдамы, яла ягарга?! – дип җикеренде.

– Сабыр, сабыр, Гөлминур ханым! Сезгә дә вакыт җитәр, сабыр булыгыз! – Сабит Гафурович Гөлсемнең алдына ук килеп басты. Кассирша, йөзенә «миңа хәзер барыбер, барын да сөйләп бирәм» дигән төсмер чыгарып, сүзен дәвам итте.

– Конвертны илле мең акчасы белән Гөлминур Әкрамовнага бирдем. Ул шунда ук акчаны сумкасына салып куйды да минем ялга китәргә сорап язган гаризама имза сырлады. Берничә көн ялындым: «Бер атнага гына ялга китим әле!» – дип, гаризамны ала да ерта, ала да ерта иде. Теге көнне дә янына мин гариза тотып кердем. Шунда Гөлминур Әкрамовна миңа бер «эш» тәкъдим итте. – Табибә утырган урыныннан кузгалып куйды.

– Гөлсем! Чамасын бел! Үкенергә туры килмәсен!

– Куркытмагыз мине, Гөлминур Әкрамовна, минем башка түзәр хәлем калмады, китәм мин бу клиникадан. Бөтенләйгә! Мин бит мондый түгел идем, сез мине нинди хәшәрәткә әйләндердегез, хәзер үз-үземне күралмыйм.

– Дәвам итегез! – Сабит Гөлсемнең иңбашына кулын куеп, аңа утырырга кушты. Хатын калтыранган бармаклары белән өстәлдәге графиннан су салып эчте. Нәркис бүлмәдәгеләрнең һәркайсын игътибар белән күзәтте.

– Эш сәгате беткән иде инде. Минем акча санаганны Нәркис тә күрде, тик аларны тартмага салганны гына күрмәде ул, мескен! Шулчак, Гөлминур Әкрамовна чакыртты. «Гаризаңа кул куячакмын, тик син миңа бер эштә булышырга тиеш. Мин Нәркисне эштән кумакчы булам, ә сәбәбе юк», – диде. Мин нишли алам соң, дигәч, «бүлдермә, тыңла. Әллә ни эшләргә кирәкми, выручка урынына буш конверт калдырасың. Синең эшең бик җиңел. Үзең ялга китәсең, шәһәрдән югаласың... вакытлыча, әлбәттә», диде.

Мин инде күңелем белән әллә кайчан Грециядә идем, шуңа күрә бу юлы да ризалаштым.

– Гафу итегез, Гөлсем, бу юлы да дигәнегезне төшенеп бетмәдем, – диде Сабит Гафурович.

– Ә нәрсәсе аңлашылмый? Гөлминур Әкрамовнаның улы наркоман бит! Ә егеткә көн дә акча кирәк! Дозага! Әнисе улын тынычландырыр өчен гел шулай акча эшли, каян алып бетерсен?!

Гөлминурның бөтен тәне дерелди, бармакларын туктаусыз бер-берсенә кыйнап, үз-үзен тынычландырырга тырышып карый. Тик инде тикшерүчедән берни дә яшереп булмаслыгы көн кебек ачык иде.

– Гөлсем!

– Нәрсә сез, Гөлсем дә Гөлсем?! Күпме кешенең күз яшен күтәреп йөрүе әллә миңа җиңел дисезме?!

– Дәвам итегез!

– Клиникадан шулай киткән шәфкать туташлары гына да алтау инде! Барысы да шул акча аркасында. Берничәсе, үзләре алмасалар да, акчаны врачка үз куллары белән кертеп бирде, эштән чиста документ белән китү бәрабәренә. Менә Нәркис кенә!

Нәркис, миңа да чират җиттемени, дигәндәй, торып басты. Тик аны тикшерүче кире урынына утыртты.

– Әлегә сезгә сүз бирмәдек. Сабыр итегез! Ә Нәркис Гафуровнага ник каныкты табиб?

– Никме? Әлеге дә баягы, шул, улы аркасында инде!

– Аңламадым, – диде тикшерүче.

– Монда аңламаслык берни дә юк. Төнлә улының өянәге башланган. Егеткә тиз генә система куймасаң, кыйнала, бәргәләнә, йә доза бирергә, йә система куеп, бу хәлдән «откачать итәргә» кирәк. Уйлап тора да, Гөлминур Әкрамовна «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. Ә машинада, система куярга кем килә дип уйлыйсыз? Нәркис Гафуровна фатирга килеп кергәч, өнсез кала ул. Кире борып та җибәрә алмый. Улына ярдәм итәргә кирәк. Төне буе шулай егет янында газапланып утырып чыгалар икәү. Улының наркоман булуы турындагы сер ачылгач, Гөлминур Әкрамовна, ничек тә Нәркисне клиникадан куарга уйлый. Башкаларны да шулай озатты ул. Тик менә, нишләптер, миңа гына тимәде.

– Сине иң беренче куарга кирәк булган икән, хәшәрәт! – дип ярсыды Гөлминур.

– Кулыгыз кыскарак, Гөлминур Әкрамовна, чөнки мин сезнең бөтен махинацияләрегезне беләм.

– Дәвам итегез!

– Ә башка сүзем юк. Мин бит инде икенче көнне аэропортта идем, анда менә сез көтеп торгансыз... Миңа хәзер китсәм дә буламы, иптәш следователь?!

– Азрак сабыр итегез! Гөлминур Әкрамовна ни дияр бит әле?

– Ни дия алам соң инде? Баласы хакына ярдан да ташланырга әзер кеше инде мин. Күрәсең, үземә дә зур җәза алыр көн җиткәндер! Ни өчен, ни өчен?

Хатын, үзе биргән сорауга үзе җавап таба алмыйча, үксеп елап җибәрде.

...Нәркис, Гөлсем, Гөлминур... Өчесенең дә күз яшьләре саф иде...

"КУ" 5 (май), 2019

фото: yandex

 

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: