Өч аяклы кеше. 3. Җан җиренә типкән көнчелек

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

ҖАН ҖИРЕНӘ ТИПКӘН КӨНЧЕЛЕК

Мин кешеләр арасыннан кеше эзлим. Авыр эш ул. Бу язмаларым да сырхаулар арасыннан савыгырга тырышып ут йотканнар хакында бит. Аяклыдан таяклы калган танышларым, аларның нинди сәбәпләр аркасында бу газапка дучар ителүләре, аяксызлыкның кабатланмас төрләре турында уйлана башлагач та, яшьлек таңымдагы Стрелец нәфт эзләү оешмасында эшләгән чорым келт итеп хәтеремә төште. Чөнки ул гомерлеккә аяксыз калуның иң хәйләкәр, иң кешелексез, әгәр шулай әйтергә яраса, иң көтелмәгән, ифрат та кансыз очракларның берсенең шаһиты итте. Каспий диңгезе буендагы калмык далаларында — иң җиңел корамал да кимендә тонна тарткан тимер-томыр патшалыгы — доңгырдык буровойларда башланган хезмәт юлымда бу минем беренче тапкыр чын мәхәббәт белән янәшәдән кара нәфрәт, үтә дә күрә алмау, шулар арасындагы куркыныч каршылыкта яшеренеп яткан уйнашчылык, интрига, ягъни мәкер белән очрашуым булды. Бәлки бу очрак мин күз уңында тоткан мәхәббәттә, мәхәббәтнең үзеннән тыш, моңа кадәр без ишетмәгән-тоймаган тойгы — ярату белән рәттән яратмау, икенче кешене, көндәшеңне гадәттән тыш дәрәҗәдә күрә алмау, кимсетү, «үтерепләр» дә кабул итмәүнең алгы планга чыгуы, зиһендә хәтта мәхәббәтнең үзеннән «көчлерәк» булып тамырлануы аны шулай истәлекле иткәндер? Безнең ише, әле унҗидесе узып, унсигезе тулмаган яшь-җилкенчәк өчен, бөтенләй диярлек «таныш булмаган», яисә аларда яралып кына килгән ярату тойгысын җимереп тә өлгергән мәкернең кинәт кенә язмышка әверелүе аны шундый онытылмаслык вакыйга итеп күңелгә сеңдергәндер? Бәлки, бәлки. Башкача ничек? Менә мине тыңлап карагыз. Аннан бәлки үзегез дә бер фикергә килерсез.

Безнең кантурда Анатолий Булавин дигән эретеп ябештерүче «сварщик» бар иде. Ул шундый да үз эшенең остасы иде ки, әгәр аңа үтенеч белән барсаң, үтенечеңнең мөһимлегенә ышандыра алсаң, ул бәлки сиңа кояш көйдергән кашыңны да алыштырып, сизелмәслек итеп яңадан ябештереп биргән булыр иде.

Берүк вакытта ул агачны сайратып, аңардан теләсә нинди курчак кораштырган балта остасы да иде. Разведкабызның җитәкчесе, Әстерхан татары, Кәлимуллин (кызганыч, исеме хәтердә калмаган) абзый, шуңа күрә аны аеруча җаваплы, өзеклек-аврал вакытларында, балтачылар бригадасына да күчереп тора иде. Ләкин безне кызыксындырган нәрсә егетнең уймак осталыгы, сирәк маһирлыгы, булдыклылыгында түгел, ә бәлки аның белән шәфкать туташыбыз Татьяна Забелина арасында кабынып киткән һәм барлык бистәбезгә билгеле булып өлгергән эчкерсез мәхәббәттә, чиге булмаган сөю куанычында, шатлыгы язгы гөренде булып актарылган гыйшык ташкынында иде. Бу аларның күзләрендә, йөзләрендә, кыскасы, үзләрендә чагыла иде. Алар үз эшләрен һәм кешеләрне һичбер төчеләнү-кыланусыз, керсез яратулары, килеш-килбәтләре белән сөйкемле сөяк булулары белән аерылып тора. Замандашлары арасында гүя «Сезгә бездән ни кирәк?» дигән сорауга җавап бирү өчен генә яшәп ята иде бу күктән төшкән ике яшь йөрәк җирнең өске катламнарыннан салкын кызыл ләм, аскы катламнарыннан кайнар кара сифон бәргән һәм маховик каешларын өзәрдәй булып үкергән дизельләр патшалыгында.

Икесе ике тараф, Татьянасы тумышы, яшәеше белән Әстерханнан, Анатолий исә, бөтенләй әллә ниткән, без ишетеп тә белмәгән Сахалиннан булса да, алар гүя бер тирәдән, алай гынамы, бер авылдан, бер урамда үскән күршеләр сыйфатында күз алдына басалар иде. Әмма алар бер-берсенә энә очы кадәр дә охшаш түгел иде, сезгә әйтим — менә бит әкәмәте нәрсәдә! Татьяна — урта буйлы, җыйнак гәүдәле, өлгер хәрәкәтле, күкрәк очлары күлмәген тишеп чыгардай булып төртеп торган сынлы, кеше өчен көяләнеп янган зәңгәр күзле, елмайганда да елый-елый елмайган төсле алтын-сары чәчле, бар нәрсәне умырып эшләргә яраткан гүзәлбикә. Анатолий — чегән арбасыннан төшкән барон сыман кара бөдрә чәчле, коңгырт күзле, кешегә озак, сынап карый торган карашлы, ашыгуның ни икәнен дә белмәгән ир-егет асылы. Шушы кадәр дә бер-берсенә охшамаган, икесе ике материктан булган ике кеше, шушы кадәр дә бер-берсен яратсыннар, диген әле!

Без үзебездән берничә яшькә генә өлкән булган Анатолий белән Татьянаны күз уңыннан ычкындырмый күзәтә идек: кая баралар, каян кайталар? Без аларның үзләренә дә, араларында булган самими мөнәсәбәтләренә дә тыныч кына карый алмый идек. Яшрен-батырын түгел, без Анатолийдан көнләшә идек. Татьянага килгәндә, без аңа булган гыйшык утына колакларыбызга кадәр кереп баткан идек. Без Татьянаны бер күрергә зар-интизар булып аның медпунктына эләгер өчен тузга язган һәм җыен тузга язмаган сәбәпләр эзли идек. Бәйрәм якынлаша башласа, безнең егетләр, котлау открыткалары сайлап почта катыннан чыкмый: сурәтләрнең иң матурларын эләктереп калырга кирәк! Анатолий безнең табигатьтән аныкы булган Танясына карата яшрен гыйшык белән януыбызны белә, әмма аңа әллә бала-чага уены итеп карый, әллә холкы шундый тыныч иде — бу хәлгә ыжлап та бирми иде.

Шулай, көннәрдән бер көнне, безне, көн дә иркен генә ачык машинада йөз иллешәр чакрымлык вахта мәшәкатьләрен онытып яшәп яткан җирдә, бер көтелмәгән хәбәр аяктан екты: яраткан Анатолиебез - Толябыз, балтачылар бригадасында, вахтада аягына балта белән чабып, тез капкачын җимергән. Аны төнлә, санитар очкыч белән ашыгыч рәвештә Әстерханга озатканнар. Без, бер куыш балалары кебек бердәм яшәгән егетләр, медпунктка йөгердек: нәрсә булган? Йөзе ак тукыма кебек агарган һәм югалып калган Татьяна безгә әллә-нинди ышанычлы хәбәрләр җиткерә алмады алуын, әмма аның йөзендә, үзен тотышында ниндидер әйтелмәгән яңалык барлыгы күзгә бәрелеп тора иде. Без турыдан-туры бу шикнең сәбәбе турында сорап маташа алмадык. Шул көнне үк бистәбездән икенче кеше, Анатолий вакытлыча эшләп азапланган бригададан, балтачы Василий Сухостоевның инде бу юлы, чынлап балтачы булгач, үзенең дә туң балта кебек суга төшеп юкка чыгуы ачыкланды. Очраклы идеме мондый «очрак»? Әллә... Кыскасы, бер ай чамасы вакыт үтте, Анатолий да, Василий да күренмәделәр. Бу вакыт эчендә Татьяна берничә тапкыр Толясы янына барып кайтты. Ул барган саен җитдирәк, уйчанланып кайта иде. Соңгы баруында, ул, егетләр үтенече белән, безнең Рәис дигән дустыбызны да үзе белән алды. Ул Татьянадан җаваплырак кыяфәт белән бер генә кәлимә өстәде: «Анатолий белән Василийның эше халык хөкемендә каралачак.» Бу хәбәр безне аяктан екты, дип тә әйтергә мөмкин иде. Шул ук вакытта барысын да белмәгән кешедән сорашу да уңайсыз иде. Танядан сорашуны да без тәкатьсезлек дип уйлап, үзенең ачылуын көттек. Шулай да Рәис дустыбыз бер тапкыр бу хакта сүз кузгалгач, Анатолий белән Василий арасында низагның нидән чыгуын «Көнчелек галәмәте» дип кенә ычкындыргач, без үзебезне барыбыз да бозлы суда коенып чыккандай хис иткән идек. Нинди көнчелек? Хәтта бик нык яратышкан сөешкән кешеләр дә чаманың чамага туры килергә тиешлеген исли, төшенә, хәтерендә тота һәм шул мәгънә кысасыннан чыгып эш итә. Әлбәттә, кешеләрне «моны сөймә, тегене сөй», «тегене сөймә, моны сөй» дигән боерык нигезендә кавыштырып булмый. Шулай да, шулай да... Берсе-икенчесенә пар килгән ике асаба, кыз һәм егет, кая барсалар да, сагындырыр көчкә ия булган ике сөйкемле сөяк, ике сирәк зат һәм буе... метр ярымнан да артмаган «кендек», өтер шикелле почык танаулы, кечкенә ерык күзле, йөргәндә аякларын лап-лап өстерәп йөргән Василий... Шулмы көнчелеге килеп, шушы сирәктән-сирәк парга тел вә кул күтәрүче?! Баксаң, ул көнчелегеннән кара көеп, төннәр буе йокламаган, эчәсе суын эчмәгән, ашыйсы ашын ашамаган, Анатолийга аяк астыннан бәла эзләп, Татьянага «Ач-ялангач йөрмә, ир рәхәте күрмә!» дип кыргый теләкләр теләп йөргән икән!

Өч ай чамасы дәваланганнан соң ике аяктан таяклы өч аяклыга калып, Әстерханнан Анатолий кайтып төште. Дөресрәге, Татьяна аны бурычларга төшеп булса да, ком таулары-барханнар артында, өч йөз чакрымда яткан таксида алып кайтты. Ул аны күтәреп тә йөртә алган булыр иде. Без, Башкортстанның Октябрьский каласыннан практикага килеп, Стрелец разведкасында бораулаучы булып эшләгән татар-башкорт егетләре, аны гармуннар белән каршыладык. Куанычыннан нишләргә белмәгән Анатолий үзе дә сизмәстән биергә төште, әмма аны Танясы туктатты: «Аягыңны сакла, җаным. Туйда биисе көннәр алда торсын» Шул минуттан Анатолий, торык эчендәге уң аягын кардай ак марля белән бәйләгән, көтмәгәндә өченче аяк — таякка таянган Анатолий, үз гомеремдә мин күргән иң матур, иң күркәм кешеләрнең берсе Анатолий, безнең Толябыз, үзенең камиллеге аркасында гына мәңгелеккә гарип, аяксыз калдырылып газапланганын һәм киләчәктә дә газапланачагын аңлар.

Ә Василий уйлап тапкан «драма» болай килеп чыккан. Бүген-иртәгә кавышабыз дип торган шушы гүзәлләрдән-гүзәл пардан көнләшеп, аларны ничек кенә булса да өйләндермәскә тырышып, Всилий шундый мәкерле тозак кора: иртәнге сменага чыккан балтачылар арасында агач каезлаган Анатолийның балтасына, күзгә күренмәс кыл-шпагат бәйли, Анатолий балтасы белән агачка чабам дигәндә генә җепне кискен үзенә тартырып, балта үткене белән егетнең җан җирен өздермәк була. Әмма балта йөзе җан җиргә түгел, тез капкачына туры килә һәм аны тамырлары белән уптым-илаһым актарып чыгара.

Прокурор сораган егерме ел урынына Василийга унике ел бирделәр. Бу минем үз гомеремдә күргән – моның шаһиты булган иң мәгънәсез җинаять буларак хәтеремдә калды.

Без, Башкортстан егетләре, Толя белән Татьянаның туенда булдык. Аларның беренче балаларын каршыладык һәм исем куштык.

Дәвамы бар.

фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: