Мин дөньяны күрәм (дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

6

Ә гомер ага да ага. Аның агышын адәм баласының теләге генә түгел, зилзиләләр дә туктата алмый. Җырдагы кебек: «Ага сулар, айлар ага, еллар ага...»

«Әйе, берәүләр өчен гомер ага. Ә менә аның өчен ул туктап калгандай булды. Әллә язмыш, әллә...» Күңелсез уйларын таратырга теләп, Нәзифә бакчага чыкты, тәрәзә алдында ук үскән шомыртны кочагына алып, кәүсәсенә битен куйды. Кәүсә буйлап тереклек суы агуын тоеп, ул сискәнеп китте.

«Юк, өметеңне өзмә әле син. Яшәргә кирәк, яшәргә..., – дип юата кебек иде аны шомырт. – Әнә, мин ничә еллар инде ялгыз үсәм, тик шулай да өметсезлеккә бирелмим. Ә синең әле Нәсимең бар».

– Әллә исәрләнәм инде,– дип куйды үзалдына Нәзифә һәм өйгә кереп китте. Аннан өстәл янына килеп, Нәсимгә хат язарга утырды. Күрмичә хат язуның авырлыгын шунда гына тойды ул. Дәфтәр битеннән чыгып китмәс өчен, кәгазь читен кат-кат капшарга туры килде аңа. Хат юллары шулай тезелде.

«Нәсим, газизем!

Хатыңны алдым. Мине онытмавың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт.

Үземнең хәлләрем әйбәт, әни белән әби бер килеш йөреп торалар.

Фәүзия апа көнаралаш килеп, булышып китә. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч, озак кына сөйләшеп утырабыз. Бик сагына ул сине, мин дә юксынам. Кайчан имтиханнарыңны биреп бетерерсең дә, кышкы каникулга кайтырсың икән дип көтәбез. Ә көткәндә, вакыт шундый акрын үтә, көннәрне уздыра алмый интегәм. Төннәрен тагын да авыррак, сискәнеп уянам да сине уйлыйм. Тәрәзә янына утырып, имтиханга әзерләнәсеңдер, рәтле йокы да эләкмидер, дим. Уку белән ашарга әзерләргә дә вакытың калмыйдыр инде, укый-укый күзләрең талгандыр...»

Шунда Нәзифәнең тамагына кайнар төер тыгылды, күз яшьләрен йотып, бермәл тәрәзәгә карап торды. Урамнан аңа караңгылык, төн пәрдәсе генә бага иде. Тик бүлмәдәге якты ут кына күзләренә караңгы-кызгылт шәүлә сирпеде. Нәзифә куллары белән күзләрен каплады, менә-менә учларын ачар да, күзләре яңадан күрә башлар кебек тоелды аңа. Сәламәт вакытта күзләренә көн яктысы түгел, бәхетнең үзе баккан икән бит. Ә ул аны сизмәгән, аңламаган. Их, тормыш, тормыш... Сабырлык биреп, яңадан шул бәхет белән очраштырсаң иде. Җибәрмәс иде ул аны, кадерен белер иде.

Шулай уйланып утыра торгач, күзләренә йокы сарылды. Өстәл янында йокыга талуын сизми дә калды ул.

Нәзифә төшендә дулкын булып чайкалучы яшел иген кырын күрде. Менә ул кыр юлыннан шул дулкыннарга таба йөгерә. Җил дә яшел башакларны аңа таба куа кебек. Алар дулкын булып киләләр дә, авылга керергә кыймый, кире йөгерәләр. Җил тагын аларны алга куа, тик башаклар җил кочагыннан яңадан шуып чыгалар... Ни хикмәттер, Нәзифә дә алар янына килеп җитә алмый. Менә ул, эсселектән сулуы кабып, туктап калды, тез буыннарының хәле китеп, тузанлы юлга тезләнде. Егылып китмәс өчен кулларын сузып, күк йөзенә бакты. Күк йөзе чалт аяз булса да, нишләптер анда... кояш юк иде.

Нәзифә шул мизгелдә сискәнеп уянып китте, үзенең кайда икәнен аңышмый, кузгала алмый торды. Бөтен тәне дерелди, кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Бераз вакыт узгач, авырлык белән торды да кармаланып караватка барып ятты. Тик күзләрен йокы алмады, йоклап китсә, тагын теге шомлы төшне күрер кебек иде. Нәзифә үзен ялгыз, чиксез ялгыз итеп сизде. Әйтерсең лә караңгы бушлыкта берүзе торып калган. Ул кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. Шунда гына Нәзифә тәненең ут булып януын, иреннәре кипшереп, авыз эче чатнавын тойды.

«Су, – дип пышылдады ул, – бер йотым су бирегезче...»

Әнисе дә уянган икән, чынаякка чәй агызып, тәне кызышып яткан кызының иреннәренә тидерде. Йотылып чәй эчкәч, Нәзифә саташулы халәттә йокыга китте.

Ә тышта буран котырына, кар бөртекләре койма буйларында, өй кыекларында сыеныр урын эзли, тик җилнең генә аларның хәленә керергә исәбе юк иде.

 

7

Нәзифә атна буе авырып ятты. Үз хәле хәл булса да, әнисе аның яныннан китмәде: мәтрүшкә төнәтмәсе, кура җиләге белән чәй, төрле дарулар эчерде. Инде икенче атнага киткәч, Нәзифә торып йөри һәм тамагына да азрак ашый башлады. Көн саен килеп йөргән Фәүзия апасы аны өй эшләренә, терлек-туар янына якын җибәрмәде: «Өзлегерсең, әлегә чыгып йөрмә, менә ныклап аякка баскач, үзем үк эш куша башлармын», – диде.

Бер-ике көннән, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кышкы каникулга Нәсим кайтып төште. Нәзифәгә канатлар үсеп чыккандай булды. Дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек ул көнне: кая басканын, нәрсә әйткәнен дә белмәде. Янында Нәсимнең барлыгын тою, тавышын ишетү аңа көн яктысын кайтаргандай булды.

«Әйе, адәм баласын өмет, башкалар өчен кирәклегеңне тою яшәтә. Ходай Тәгалә кызымны өметтән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын иде. Без инде яшисен яшәгән»,– дип уйлады Нәгыймә апа, Нәзифә белән Нәсимгә карап.

Икенче көнне Нәзифә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмәгә төштеләр. Чишмә буен кар каплаган. Бәс һәм кар сарган тал ботаклары очларын түбән игәннәр. Чишмә дә элеккечә ярсып түгел, талгын гына ага. Әйе, табигатьтә тәңгәллек, кешедән башка бөтен тереклек иясе табигать кануннары белән яши. Тик кеше генә, үзен табигатьтән өстен куярга омтылып, шул тигезлекне боза. Югыйсә, кешеләр дә бәхетле яшәр, җаннар да җәрәхәтләнми, фаҗигаләрнең дә күбесе булмый калыр иде. Кызганыч ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Тик гомер азагында гына уйлана башлый.

Чишмә буендагы матурлыкны күреп, ирексездән шул турыда уйлады Нәсим. Хәтта беркавым бер-берсенә эндәшергә дә кыймый тордылар.

Кинәт җил исеп куйды. Нәсим белән Нәзифәнең өстенә кар коелды. Шуны гына көткәндәй, тал ботакларыннан пырхылдашып бер төркем кызылтүш очып китте. Чишмә буенда кабат тынлык урнашты.

Нәсим, елмаеп, Нәзифә өстенә коелган карны сак кына каккалый башлады.

– Тимә, Нәсим, бәлки, кар түгел, бәхетнең үзе кунгандыр.

– Алайса, мин аны җибәрмим,– дип, Нәсим Нәзифәне йомшак кына кочаклап алды.

– Янымда булсаң, җибәрмәс идең дә бит. Тик ике атнадан яңадан китеп барасың шул.

– Укып бетергәч, бәхетең һәрчак яныңда булыр, Нәзифәм.

– Их, шулай булсачы. Тик күңелем моңа нигәдер ышанып җитми, Нәсим. Башканы табарсың да онытырсың кебек.

– Җүләрем. Шундый уйлар уйлыйлар, димени. Башкалар башканы эзләсеннәр. Мин бит сине, бары сине генә яратам.

Җиргә төшкән саф кар бөртекләре үзара кавышкандай, иреннәр бер-берсе белән кушылды.

 

8

Табигать язга аяк басты. Яз белән бергә, күңелләрдә яңа өметләр бөреләнде.

Өмет... Адәм баласын тормыш җиз иләктән иләгәндә, ул аның күңелендә чаткы булып кабына да, үз-үзен югалтудан саклап кала. Ә андый мизгелләр кеше тормышында шактый очрый. Гомер агышында, югалту һәм табышлар аша, адәм баласы тормыш тәҗрибәсе туплый, өмете дә ныгый бара. Әмма ул инде яшьлектәге хыял дигән канатын югалткан була. Канатлы булганга, яшьлекнең гомере кыска, һай кыска...

Нәзифә дә, өметен югалта язганда, хыял канатына таяна иде. Ә хәзер шул армас-талмас канатларны җуеп, бары өмет кенә калды. Өмет... Кешене шул яшәтә икән бит! Юк, бүгенгесе ничек кенә авыр тоелмасын, киләчәгендә яктылык булырга тиеш ләбаса. Бәлки әле, Нәсим белән чынлап та бергә булырлар, күзләре дә якты көнне күрер. Ышана алмый аның күңеле тормышның газаптан гына тора алуына. Әнә бит, Нәсим дә җәйге ял вакытында аны тәҗрибәле табибларга күрсәтеп карарга вәгъдә биреп китте. Кем белә, бәхет дигән нәрсәдә, бәлки, аның да өлеше бардыр?!

Шулай дип юатты Нәзифә үзен. Яз сулышын тоеп, йөрәге дә ешрак, өмет белән тибә башлады. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Нәсимнән хат килгәндә, кичләр дә көнгә тоташкан кебек була иде.

Ә беркөнне ул күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә уйлады. Җан җылысы белән туган хисләр, шигырь юллары булып, дәфтәр битенә күчте:

Күбәләкме гашыйк кеше җаны,

Җирдән ургып чыккан чишмәме?

Давылларны кичәр бер корабмы,

Йолдызмы бер юлсыз кичтәге?!

Бизмән бармы сөю газабына,

Тиңдәш бармы иркә-назына?

Мәхәббәтең җуйсаң, дәва бармы,

Алмаш бармы яшьлек  язына?!

Сорау арты сорау туа җанда,

Еллар булып гомер агыла.

Язмышлардай, җаваплар да төрле,

Тормыш юлы шулай языла.

Нәзифә бер мизгел уйланып торды, аннары, кармаланып, ишеккә таба атлады. Тышка чыккач, саф һавадан, башы җиңелчә әйләнеп китте. Нәзифә, коймага тотына-тотына, бакчага юнәлде. Шомырт ботагында булса кирәк, өздереп-өздереп сыерчык сайрый башлады. Аның тавышына сарай түбәсеннән тамган тамчылар кушылды. Нәзифә, онытылып, күңеле белән гүзәллек дөньясына чумды. Тәненең һәр күзәнәге буйлап җанына талгын бер рәхәтлек, җиңеллек агылды. Чалт аяз күктә апрель кояшы балкый иде.

 

9

Нәсимнең кайтыр көне якынлашкан саен, Нәзифә өчен көтеп алу татлы газапка әйләнде. Сәгатьләрне генә түгел, минутларны да саный иде аның йөрәге. Үзенең кая басканын, нәрсә эшләгәнен дә сизми башлады хәзер Нәзифә. Ә көннәр, үч иткәндәй, айга тиң акрын уза иде. Төшләрендә Нәсимнең имтихан тапшырганын күреп, төннәрен саташып чыга. Имеш, Нәсим имтиханыннан «икеле» алган  да, яңадан тапшырырга рөхсәт алып йөри. Андый вакытларда манма тиргә батып уяна иде Нәзифә. Төшен сөйләгәч, әнисе аны: «Бисмилла әйтеп ят, кызым, әбиең өйрәткән догаларны укы. Борчылма, юк-бар төш кенә булган ул», – дип юата иде.

Ә бер төнне Нәзифә гаҗәеп матур төш күрде. Авыл янындагы басу чәчәкләргә күмелгән икән. Чәчәкләр арасыннан тургайлар, күккә күтәрелеп, өздереп-өздереп сайрыйлар. Аларга чикерткәләр хоры кушыла. Чәчәктән чәчәккә очкан күбәләкләр аның ал бизәкле күлмәгенә, чәчләренә куна. Кулларына алыйм дигәндә генә, очып китеп, бер-берсен куыша башлыйлар. Ул да булмый, каяндыр болыт чыгып, җылы яңгыр сибәләп үтте, күк читендә, аллы-гөлле төсләргә манылып, салават күпере чыкты.

Төше шул урында өзелеп, Нәзифә уянып китте. Елмаеп, күзләрен йомды. Әмма инде күздән йокы качкан иде. Күпме теләсәң дә, татлы төшләрнең дәвамы булмый шул.

Нәзифә, акрын гына торып, түр якка чыкты. Әнисе белән әбисе әле уянмаган иде. Аяк очларына гына басып, ул саклык белән генә ишек янына килде. Элгечтән шәльяулык алып, иңенә салды да бакчага чыкты. Дымлы салкынча һавадан, үләннәргә сарылган чык тамчыларыннан өшетеп җибәрсә дә, өйгә керергә ашыкмады.

Якында гына әтәч кычкырды. Димәк, таң атып килә. Бәлки, бүген Нәсим кайтыр. Сөйләшә алдымы икән ул минем хакта, әллә мине өметләндерер өчен генә әйттеме? Юк, юк, Нәсим сүзендә торыр. Насыйп булса, бәлки күзләре дә ачылыр. Дөрес, Нәзифә участок хастаханәсендә дә, район хастаханәсендә дә ятып чыккан иде. Андагы табиблар: «Күз нервларына, челтәр катламга зыян килмәгән. Операция ясау зарурлыгы юк», – дип, республика офтальмология хастаханәсенә юллама бирүне кирәк санамадылар. Ул вакытта район табибларының ваемсызлыгыннан араларлык, югары оешмаларда дөреслек эзләрлек кешесе булмады шул...

Шулай уйга чумып күпме утырган булыр иде, әнисе чыгып дәште. Нәзифә теләр-теләмәс кенә өйгә атлады.

Теләге фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килде, күрәсең, ул көнне Нәсим кайтып керде. Исәнлек-саулык сорашкач, Нәсим:

– Нәгыймә апа, каршы килмәсәгез, мин иртәгә Нәзифәне Казанга алып китәр идем. Ә аннан, юллама алып, Мәскәүгә, – диде.

– Мин каршы түгел түгелен дә, Нәсим улым. Тик көнендә өлгермәсәгез, Мәскәүдә кайда тукталырсыз икән соң?

– Борчылмагыз, Нәгыймә апа, Мәскәүдә әти ягыннан кардәшебез яши. Әгәр Нәзифәне хастаханәгә салсалар, телефоннан булса да хәбәр итәрмен, – диде Нәсим, аны тынычландырырга тырышып һәм Нәзифә белән йөреп керергә рөхсәт сорады.

– Ярый, балалар. Сез кайтканчы, мин Нәзифәгә юл кирәк-яраклары әзерли торырмын, – диде ана, ризалык биреп.

 

10

Нәзифәне Гельмгольц исемендәге институт клиникасына салдылар. Биредә катлаулы медицина җиһазларыңда җентекле тикшерүләрдән соң, әйтү түгел, хәтта укып чыгуы да авыр булган диагноз куйдылар: «нейроинфекция – арахноидит нәтиҗәсендә килеп чыккан ретробульбар неврит».

– Сеңлем, күрү сәләтен югалтыр алдыннан берәр йогышлы чир белән авырмаган идеңме? – Профессорның Нәзифәгә биргән беренче соравы шул булды.

– Әйе,– дип җавап бирде Нәзифә һәм үзенең грипп белән чирләп китүе, әмма дәресләрне калдырудан куркып, аны аяк өсте уздыруы хакында сөйләде.

– Их, кызым, кызым, – диде профессор, аңа шелтәле һәм бер үк вакытта үз итеп, – сез, яшьләр авыруның нәтиҗәләре хакында уйламыйсыз шул. Йә, ярый, – дип өстәде аннары, Нәзифәне тынычландырырга тырышып. – Әле өмет бар. Әмма савыгу синең үзеңнән дә тора. Икебез дә тырышсак, без авыруны, һичшиксез, җиңәрбез!

Һәм ул Нәзифәгә, үз кызыдай якын итеп, күңелне эретерлек ягымлы бер җылылык белән карады...

Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр. Бер ай үткәч, Нәзифәнең күзләрендәге бәйләвечне салдырып карарга булдылар. Кискен яктылыктан ул күзләрен чытырдатып йомды. Хәлне аңлаган табиб янындагы шәфкать туташына: «Иртәрәк әле», – дип, бәйләвечне яңадан куярга кушты. Нәзифә өчен елларга тиң тоелган тагын бер ай узды. Түземсезләнеп һәм куркып көтте ул бәйләвечне бөтенләйгә алыр көнне. Марляны сүткәндә, тез буыннарына кадәр калтырады. «Курыкма, сеңлем, барысы да әйбәт булыр!» – дип юатты моны тойган шәфкать туташы. Нәзифә әле шуннан соң да чытырдатып йомган күзләрен ачарга кыймый торды. Карт профессор, җилкәсенә йомшак кына кагылып: «Ач күзләреңне, кызым, курыкма, мин синең янда», – дигәч кенә, күзләрен ачарга батырчыл»ык итте. Ап-ак бүлмәдә күрде ул үзен. «Мин төш күрәм ахры»,– дип пышылдады аның хәлсез иреннәре. «Юк, кызым, өндә бу, өндә. – Әлеге сүзләрне әйткәндә күпне күргән профессорның күзләрендә дә мөлдерәмә яшь иде. – Димәк, син күрәсең, күрәсең!» – дип өстәде аннары, Нәзифәне кочагына алып.

Ике айдан соң клиникадан чыкканда, Нәзифә яхшы күрә иде инде.

Нәсим аны беренче каттагы вестибюльдә каршы алды. Өмет һәм ярату күрде Нәзифә аның күз карашында.

– Нәзифәм, бәгърем, – диде ул, кызны кочагына алып. – Хәлең ничек?

– Мин күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөньяны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?!

– Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?!

Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады. Нәзифә, егетнең борчулы карашын тоеп, тынычландырырга ашыкты:

– Шатлыктан ул, Нәсим, шатлыктан. Мин бу көнне озак, бик озак көттем. Төшләремдә дә, караңгы бушлыктан чыгу юлы эзләп, саташып чыга идем. – Нәзифә, бер мизгелгә тын калып, кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртте. – Рәхмәт сиңа, Нәсим. Яратуың, түземлелегең, изге күңеллелегең өчен рәхмәт.

– Ярату өчен рәхмәт әйтәләрмени, кадерлем! – Нәсим кызның күзләренә сөеп карады. – Мин бит сиңа язмышым, бәхетем итеп карыйм. Ә бәхет өчен күп кирәкми. Мин сине теләсә нинди хәлдә дә ташламаган булыр идем, Нәзифәм!

 

* * *

Тирә-юньне алтынсу-кызгылт яктылыкка манып, таң сызылып килә. Менә кояшның тәүге нурлары бакча түрендәге шомырт агачы очларына төште. Бер мизгелгә генә күзләренә йокы эленгән сандугач, дерт итеп уянып, өздереп сайрый башлады.

– Керик, Нәсим. Әни дә, борчылып, йокыга китә алмый ята торгандыр. – Нәзифә егетнең кочагыннан аз гына тартылып куйды.

– Юк инде, Нәзифәм, мин сине беркая да җибәрмим. Менә хәзер сезгә керәбез дә: «Нәгыймә апа, мин Нәзифәне яратам, ризалыгың бир», – дип әйтәм.

– Юләрем минем.– Нәзифә егетнең күзләренә тутырып карады. – Алай сандугач кебек сабырсыз булма. Иртән килерсең, яме, сөеклем!

Җиңелчә генә җил исеп куйды. Күз яшедәй саф чык тамчылары кунган яфраклар талгын җилдә шыбырдашып куйдылар. Әйтерсең лә, алар да бу яшь насыйпларга бәхет тели иде.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: