Миңҗамал (булган хәл / дәвамы)

Хикәяне башыннан монда укыгыз.

Әй, адәм баласы, яшисең, яшисең дә шулай барын да калдырып бәхилләшми дә китеп барасың. Габдрахман картның да өч малае сугышта калды. Олы малаеннан күптәннән бирле хәбәр дә юк. Кече малаеның Миңҗамалга күз атып йөргәнен белә иде картлар. Шуңа да, кызны бик якын итеп, яраттылар. Кай ара Сабира коймак пешерсә дә, әллә нинди йомышлар табып кызны коймак ашарга чакыралар иде.

Миңҗамал чакыру кагәзен тотып өйенә кайтты. Әле күңеле һаман ышанмый иде. Камалетдин карт белән Мәчтурә абыстай кайгырсалар да, Әй Аллахы боерса сине Лаештан үк кире борачаклар, мондый шешкән кул белән алмаслар, дип карт белән карчык узләрен дә, кызны да юаттылар. Кыз үзенең сызлаган кулын да тоймас булды. Кулының шешкәненә, сызлаганына сөенгән кебек, кулын чишеп бармакларына карап торды да, хәзер үк военкоматка барып кулымны күрсәтим. Бу яралы кул белән сугышка алмаслар дип тагын үз-үзен юатып районга барырга әзерләнә башлады. Сугышка барырга кирәклеген дә яхшы аңлый кыз. Үзенең сугыштагы яралыларга кирәклегенә дә төшенә. Шулай да Чистайга кайтып әти-әнисе, туганнары белән күптәннән күрешмәгәнен, сагынганын, сагышларын баса алмый. Сөйгәне Якупны да сугышка озата алмый калды. Якуп сугыш кырына кереп ярты ел да йөрми авылга өчпочмаклы кара, кайгылы хат килеп төшә. Кыз сөйгәнен беренче мәхәббәтен шулай тиз югалтуны бик авыр кичерде. Шуңа да сугышка үз теләге белән барып, барысыннан да үч аласы килде батыр йөрәкле кызның. Яралы солдатларга булышырга кирәклеген аңлый, сугыштан качмый кыз, бары тик, бу кадәр тизлек белән түгел. Дүртөйлегә кайтып туганнары белән очрашасы гына килде кызның. Дүртөйленең Якубы белән йөргән сукмакларда, инеш буйларына төшеп икесе генә утырган таллык төбендә утырасы, икесе генә белгән болыннарында чәчкәләр җыясы, әнисе-әтисе белән төннәр озын сөйләшеп, серләшеп утырасы гына килгән иде.

Кызга ваенкаматтан чакыру кагәзе килгәнен ишетеп, шул ара Мәчтурәләргә курше Рәбига, Хәдичәләр кереп җиткән.

– Эй, Миңҗамал рәхәтләнгән идек сиңа, яхшы кешене күп тотмаслар, – дип сизенеп йөргән идек дип елап үк җибәрделәр.

– Әй, кызлар нәрсәгә балавыз сыгасыз? Явыз дошманны җиңеп, бөтен авыл егетен җыйнап кайтып керермен әле, Алла боерса, – дип шаяртып алды кыз.

Минҗамал тиз генә киенде дә, авыл сәвите янында торган җигүле атка чыгып утырды. Җигүле ат Полянкага килеп җиткәч кыз Чистай юлына борылып карады. Кызның күзләренә мөлдерәмә яшьләр тулды. Их, ара да ерак түгел, ике генә сәгаткә булса да туган авылыма кайтып килергә иде...

Ат Имәнкискәдән туры гына Лаешка элдерде. Военкоматка килеп кергәндә, ишек төбендә танышларын да очратты кыз. Сөйләшеп торырга да җае чыкмады, туп-туры военком ишеген какты. Кыз түргә узып, кулы авыртканын, әзерәк кичектереп торуларын сорады. Кулын чишеп күрсәтте. Кызның ах-зарына да исе китмичә, кулына борылып та карамады военком. Әниләрем белән бер генә көн саубуллашып килим инде диюенә дә карамастан, кызның өзгәләнүен әйтерсең лә күрмәде дә.

Сүзе кыска булды. “Иртәгә иртән сәгать сигезгә килеп җиткән бул”, – дип кызның кулына повестка тоттырып җибәрде.

Миңҗамал юл буе балавыз сыгып кайтса да, авылга килеп кергәч күз яшен күрсәтмәде. Кайтышлый үк Сәвиткә керде. Анда инде аның иртән сугышка китәсен белеп торалар иде. Юлга дүрт кило арыш оны, дүрт кило борчак, әзерләп куйганнар иде.

Күңеле сүрелеп кайткан кызны күреп Мәчтүрә коелып төшкәндәй булды. Ана белән кыз кебек бер-берсенә якынайган хатын-кыз, үз газизедәй кочаклап озак елаштылар. Шул ара Мәчтүрә айнып киткәндәй булып, болай елашуның файдасы тимәвен аңлап:

“Әйдә кызым юлга ашарга әзерлик”, – дип мич артындагы коры каен утыннарын чыгарып,телемләп-телемләп кенә мич арасында гына тоткан кечкенә балтасын алып телгәләп, мичен үрләтеп җибәрде, ипи күпертергә куйды. Күрше кызлар белән төнозын юлга дүрт ипи пешереп, борчак бүрттереп, күрше әби керткән бер литр сөтне, бер кап шырпыны гәҗиттән тегелгән капчыкка төйнәп, таң беленер-беленмәс кыз, сугышка юл тота. Төн озын Кәмәлетдин морҗасыннан чыккан хуш исле ипи исен дә, сизмәде авыл халкы. Авылда инде санаулы гына ир-егетләр калган иде. Ә, ир-егетләр эшен сөргән хатын-кызлар арып, тирән, татлы йокыга чумган. Бергә кич утырып йөргән берничә кыз гына ишетеп саубуллашырга килделәр. Ә авыл халкы берни абайламый да калды.

Кызны башта шәфкать туташы итеп Белоруссиягә җибәрәләр. Сугышта яраланган сугышчыларны бер-бер артлы китереп кенә торалар. Көненә йөзләгән солдатка яшь кызлар үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәләр. Сугыш кырыннан 10-15 чакырым ераклыкта гына госпительдә яралыларны дәвалый башлыйлар. Сугыш алга барган саен носилкалар белән яралыларны госпитальгә ташыйлар. Япь-яшь шушы кызлар сугыш кырыннан күпме яралы солдатларны күтәреп, өстерәп ташыйлар. Миңҗамал сугыш кырында Ленинград өлкәсендә күп кенә авылдашлары белән очраша. Балык Хафизын, Сирай Гыемаен очрата. Яралы Галимҗанны да шәфкать туташы Миңҗамал бик тиз танып ала. Ләкин кызганычка каршы күпме генә авылдашына ярдәм итәргә тырышса да, Галимҗанны үлем кочагыннан алып калып булмый.

Кызлар Польшага юл тоталар. Полшада озак һәм бик күп солдатларны тәрбияләп аякка бастыралар.

Миңҗамал һәм тагын дүрт-биш кыз Польшадан Германиягә барып җитәләр. Кызлар Германиядә бер җимерелгән бинаны табып, үзләре бүлмә эчләрен чистартып, төзекләндереп, яралы солдатларны шунда дәвалауларын дәвам итәләр. Иртән иртүк кайтып килгәндә ике кызны бер немец солдаты эләктереп ала. Минҗамал янындагы Юля немец солдаты кулыннан ычкынып китә дә таш, җимерек өйләр артына барып ышыклана. Шул санаулы минут эчендә кызның башыннан ниләр генә узмый? Авыл, әти-әнисе, яралы солдатларга кадәр берәм-берәм күз алдыннан кичерә Миңҗамал. Немец солдаты Минҗамалның кулыннан тоткан килеш, кызның күзләренә бик озак карап тора да, иптәшләре килүен күреп кулы белән ишәрәләп чап-чап дип аңлата. Бер төркем немец солдатлары килеп җитәләр дә кычкыра-кычкыра нәрсәдер гапләшәләр. Кызлар эз-мәз немец телен аңласалар да, бу юлы бер сүз дә аңларлык хәлдә булмыйлар. Теге немец солдаты, бу төркемгә кулы белән ишарәләп урман ягына күрсәтә һәм барлык немецлар да шул якка урман эченә кереп таралалар. Кызлар яшеренгән урыннарыннан чыгып үз юлларына чабалар. Яшь немец егете көлемсерәп кызлар артыннан борылып карап кала.

Немец егете бәлки бу кызларны үзенең өйдә калган сеңлесе, әнисе белән тиңләгәндер.

Кызлар ут капкандай, сулышларына буылып госпитальгә кайтып авалар.

Сугыш беткәндә шатлыктан күз яшьләренә буылып, ил күләменә килгән сөенечле хәбәрне немец радиосыннан ишетә кызлар. Кызлар сикерекләп шатлыкларыннан урамга йөгереп чыгалар. Урра! Без җиңдек! Сугыш бетте!

Кызлар яралы солдатларны кочаклап елашалар!

Кәһәрләнгән сугыш

Кәһәрләнгән сугыш ул төнне,

Мәңгелеккә китте илемнән.

Нәфрәт тулы фашист солдатлары,

Чигенделәр туган җиремнән.

 

Кем сугышта булган, булмаганда,

Шатланышып: “Урра!” кычкырды!

Күз яше аша, шатлык-бәхеткә,

Халкым ул көн шашып сөенде!

 

Күз яшьенә төренеп халык белән,

Авыл, шәһәр бүген шау килә!.

Әни-әби, барча балалар,

Туганнарын каршы алалар!

 

Кызлар сугыш беткәч тә Берлинда госпиталь оештырып чит ил солдатларын да дәвалыйлар.

Ике аягын да өздергән кырым татарының өзгәләнгәнен күреп йөрәк әрни. Солдат янында басып торган Миңҗамалның кулыннан тотып ала да:

- Үтер мине! Үтер! Ник син мине сугыш кырыннан алып чыктың? Мин кемгә кирәк хәзер? - дип ачыргаланып елады солдат.

Бу яшь егетне юатырга, беркем дә сүз таба алмады. Аның атналар буе үксегәнен күреп, яралы солдатлар да елады. Каты яралы, авыр хәлдәге, үлем түшәгендә яттканнарны күреп бар табигать үкседе, фашистларның шәфкатьсез явызлыгын күреп җир-ана сыкранды, рәнҗеде. Күк тишелгән кебек җилле давыл белән тоташ көн-төн яңгыр яуды, табигать тә түзә алмады, елады, күз яшьләрен яңгыр итеп орды.

Сугыш беткәннән соң да кызны күп сынаулар көтә. Командиры ике кызны отпускага җибәрәм дигәч, әй шатлана кызлар. Төнозын йокламыйлар.

Бер айдан соң сез килгәч икенче кызларны отпускага җибәрәбез дип шатландырып чыга командир.

Герман илендә җаның теләгән нәрсә бар. Ул кием-салым, йорт җир җиһазлары дисеңме, урын-җир җаның теләгәнне алып кайтып була. Кызлар төшләрендә дә күрмәгән пиониналар, радио, буфет-сирвантлар урам уртасында өелеп тора.

Немецлар үзләренең җиңеләчәкләрен белеп өйләреннән барлык җиһазларны урамга ташып куйдылар. Кайбер элгәшкәннәре машиналарга төяп алып киттеләр.

Миңҗамал иптәш кызы белән авылга буш кул белән кайтмыйк, дип сөйләшәләр машинага урын-җир, юрган, матраслар, йорт җир җиһазлары төяп машина өстенә менеп утыралар. Машина хутланып озак та бармый, юл кырыена төшеп ауды. Кызлар машина астында, матраслар астында калдылар. Миңҗамал кырыйдарак утырып барганга булса кирәк, әкрен генә шуышып чыкты. Валентинага күпме кычкырса да тавышы чыкмады. Кешеләр килеп машинаны күтәреп, матраслар арасыннан Валинтинаның үлгән гәүдәсен казып чыгардылар. Дүрт ел сугышны аркылыга-буйлыга кичкән, фашист пульяларын җиңгән, инде сугыш бетеп туган ягына, әти-әнисе, сөйгәне янына кайтырга сөенеп, шатланып йөргән, хыялый, сап-сары чәчле сипкелле Валентина соңгы сулышын алды һәм мәңгелеккә Берлин туфрагына җирләнеп, кара гүргә иңдерелде.

Шәфкать туташларына сугыш бетмәде. Аларның шифалы куллары әле сугыш беткәннән соң да кирәк булды. 1946 нчы елны Миңҗамал отпуск алып туган иленә, туган авылына Чистайга үзе генә әниләре янына кайтып китә. Сугыш бетеп тә кайта алмаган кызны, әниләре күрербез, исән-саудыр дип уйламадылар да. Ул көнне Гарифулла төшендә озын юл күрде. Уянып бик озак куркынып уйланып ятты. Йә, Раббым! Бу юл нәрсәгә булыр икән дип башына төрле уйлар китерде. Торгач та, Бибиҗамал белән чәйләп алгач, төшен сөйләп күрсәтте.

– Безнең Миңҗамал исән-саумы икән әнкәсе? Исән-имин булса кайтыр иде... Исән түгелдер бу бала... Безне юатыр өчен генә кемдер хат язып салмады микән әнкәсе?

– Юк, юк мин кызымның кулъязмасын таныйм, сул якка ауыштырып ул гына яза.

Исән Гарифулла кызыбыз! Исән! Күңелем сизә! Исән!

Иртә таңнан басу капкасына килеп кергән, өстенә солдат киеме кигән, өлкән лейтенантны юлда очраган балалар да, авыл халкы да танымады. Җил генә таныды бугай. Кызның озын толымнарын иркәләп бер яктан-икенче якка туздырдырыпмы-туздырды!

Үзгәргән шул Миңҗамал, үзгәргән! Олыгайган! Ялтырап торган зәп-зәңгәр күзләре дә моңсуланган, кысылып калган. Куллары ябыгып, зәңгәрләнеп кечерәеп калган кебек булган. Ә шушы куллар-шәфкатьле куллар күпме җаннарга яшәү көче, гомер бүләк итте! Бүген басу капкасыннан Дүртөйледән чыгып киткән сылу яшь кыз түгел, сиңа күпме кайгы-хәсрәт, сугыш афәте күргән, язмышның ачы казанында кайнаган герой, батыр кызың Миңҗамал кайтып килә!

Каршыла Дүртөйле кызыңны!

Утны, суны йөзеп чыккан!

Батыр йөрәкле кызың!

Миңҗамал кайтып килә!

Бер төркем бала-чага кызның артына иярде. Әле алар солдат киеме кигән абыйларны кургәннәре булса да, солдат киемле хатын-кызны күргәннәре юк иде.

Авылга килеп керер алдыннан малайлар кызны узып, алдан чаба башладылар.

Солдат апа кайтып килә! Солдат апа! Каш өстенә кулын куеп әбиләр озак карап тордылар, танымадылар. Кем булыр бу? Кем кызы? Бу бит Бибиҗамал кызы, Миңҗамал! Миңҗамал кайтып килә! Сөенеч, сөенеч алырга! Бибиҗамал! Гарифулла! Сөенеч! Сөенечкә нәрсә бирәсез? Бала-чага дәррәү килеп Бибиҗамалларның өй артына тулдылар.

Гарифулла капка төбенә чыкты. Бала-чаганы, авыл башына борылган солдат киемле кызны күреп: Йә Раббым ! Менә нәрсәгә булган икән буген төштәге озын юлым дип, кыз каршына чабасы урынга каушап өенә Бибиҗамалы янына чапты.

Кыз туган авылында әти-әнисе янында ике атна кунак булганнан соң янә эшенә, Кече-Елга авылына кайтты. Бу авылда да шатланып, елашып каршы алдылар Миңҗамалны. Инде сугыш юлларын айкап кайткан бу чибәр кызга Гайшә белән Фәттәхның улы Минзакир сүз катып карый. Яшьләр бер-берсен күптән белгәнгәдер бик тиз уртак тел табып араларына мәхәббәт күпере сузалар. Берничә ай очрашып йөргәннән соң никах укытып гаилә корып җибәрәләр.

Минзакир авылның оста гармунчысы булса Миңҗамал сәхнәдә өздереп, моңлы итеп җырлый. Минзакирсыз, Миңҗамалсыз авылда туйлар да үтми.

Еллар үтә Миңҗамалга яңа зур медпункт салып, икенче бүлмәсендә бәби тудыру бүлмәсен ачып җибәрәләр. Авылда иң хөрмәтле кендек әбисенә әйләнә. Авылда Миңҗамалсыз сабыйлар да якты дөньяга тумый. Тулгагы башланган хатыннар янында төннәр озыны саклап, аналарны җиңеләйтеп чыга. Авылдашлары Гимадиева Гайшә, Кашапова Бикә белән озак еллар хатын-кызлар бәбиләтү бүлегендә эшләргә насыйп була.

Минзакиры белән тату, бәхетле яшәсә дә, бөтен авыл халкының кендек әбисе булса да Аллаһы Тәгалә бу ике җанга үз балаларын сөяргә насыйп итми. Шулай икәү генә яшәгән дәвердә ир белән хатын киңәшләшәләр дә бер көнне Миңҗамал белән Минзакир читтән тугыз айлык кыз алып кайталар. Авылның бер башыннан икенче башына сүз шул көнне үк тарала. Күршеләр йомыш тапкан булып бәби карарга керәләр. Сәкедә уйнап утырган кыз Миңҗамалның нәкь үзенә охшаган зәп-зәңгәр күзле кызга авыл халкы: “Әй, үзенең кызыдыр әле читтә калдырып торган булгандыр, кайберәүләр берәр сеңлесенең кызыдыр бу хәтле охшамас иде,” - диеп сөйләнәләр...

Балага Гөлфирә исеме кушып, икесе дә әни-әти бәхетенә чумалар. Гаилә тулылана, бала тавышы, бик озак көтелгән бәхетле мизгелләр килә...

Бер көнне кечкенә кызчык урамнан йөгереп керә дә:

– Әнием-әнием, мин сезнең кыз түгелмени? Мин марҗа кызымени? – ди.

– Юк, кызым. Кем әйтте аны?

– Бер малай әйтте. Син марҗа кызы! Бу синең әниең түгел диде.

Закир белән Миңҗамал у көнне бик озак уйланып, авыл халкына рәнҗеп йөрделәр.

– Нишләргә? Әллә авылдан бөтенләй күченеп китергәме?

Миңҗамал икенче көнне авыл сәвитенә менеп, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирде. Районга баргач, баш врачка да барын да аңлатып сөйләп күрсәтте. Икенче районга җибәрүләрен сорады. Галия Якуповна бик акыллы, төптән уйлап дөрес фикер бирә торган кеше.

– Бар Миңҗамал кайт авылыңа! Беркая китмисең! Барын да җайларбыз! Иртәгә авыл хатыннарын җыйнап пункытыңа мине көт!

Иртән бар авыл хатыннары да пункытта җыйналышып баш врачны көттеләр. Нигә килгәнен беркем дә белми. Ә халыкның баш врачны күрәселәре килә.

Галия Якуповна әкрен генә башта авыл халкы белән танышты, сораштырды, хәлләрен белде. Миңҗамал турында сораштыра башлады.

Бар халык Миңҗамалны тотындылар мактарга. Баш врач көлемсерәп куйды да:

– Җәмәгать Миңҗамалны шулхәтле яраткач нигә авылда шундый фетнә чыгарасыз? Китә бит врачыгыз, каласыз врачсыз... – диде.

Миңҗамалны халык яратты шул, күзенә генә, сөйләгәндә авызына гына карап тордылар.

Гөлфирә турында авылда башка сүз чыкмады. Кызын да, узен дә хөрмәт итте бар авыл халкы.

Лаеклы ялга чыккач та күп еллар эшләде Миңҗамал. Төннәрен авыр хәлгә калган авылдашларына да пычрак ерып авылның бер башыннан икенче башына күз ачып йомганчы менеп җитә Минҗамал дип сөйлиләр иде авыл картлары. Укып бетереп килгән яшь кызларны эшкә өйрәтте, бөтен авыл баласының кендек әбисе гомере буе авылда хөрмәтле, акыллы чын шәфкать туташы, гомеренең соңгы елларында берүзе калды.

Гомер йомгагын сүтә-сүтә яшәгән дәвердә, гомер юлының ахрына якынлашкан саен узган гомернең татлы һәм ачы язмышлы кичерешләрен, күңел яраларының төзәлмәс мизгелләре белән беррәттән, тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңә-җиңә яшәгән дәвердә, Аллаһы тәгалә һәр кешегә дә ярдәм көче җибәрә. Кемдер сынауларга бирешми түзә, сабыр итә, җиңә. Кемдер сына, сыгылып төшә. Миңҗамалны да язмыш сыный алганчы сынады, ләкин көчле, сабыр хатын тешен кысып булса да җиңде, бирешмәде!

Күзгә-күз генә карашып торган тормыш иптәше Минзакир да, бердәнбер кызы Гөлфирәсе дә бакыйлыкка күчте. Кызы Гөлфирә вафатыннан соң Миңҗамал тагын да бетереште. Картлык көнемдә бер ышанычым, терәгем булыр дип үстергән кызны югалту бик авыр булды аңа...

Миңҗамалны авыл халкы ятим итмәде, күрше-тирә пешкән ризыгыннан өзмәде. Ак әби булып, ап-ак яулыкларын ябып чиста, врачларга гына хас өй эченең аклыгы, сафлыгы, ак тәрәз пәрдәләре, ап-ак крахмалланган өстәл җәймәләре, керә-керешкә үк билгеле сап-сары итеп юылган идән... Өйнең бусагалары ук әйтеп тора: “Бу өйдә врач - шәфкать туташы яши!”

Гәүһәрия Вәлиуллина-Зарипова, Лаеш районы Кече-Елга авылы

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: