Локман карт хикмәтләре (хикәя)

Нишләптер соңгы араларда бетереште Локман карт. Ярыйсы гына эшләп

йөргән җиреннән хәле китә, иңбашы әрни. Ашказаны да үзенекен итә ахрысы.

Барган җиреннән тукталып, сулыш алырга мәҗбүр. Гомер буе бер ялсыз эшләсә

дә, мондый хәлсезләнгәне юк иде әле аның. Пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам

итте. Акча кирәктән дә түгел, хәрәкәт итеп яшисе килүдән. Хәрәкәтләнде ул,

бәрәкәт икәнен аңлап хәрәкәтләнде. Тормышны дәвам итәсе килүдәндер, бүген

дә кар көрәп кайтыйм әле дип чыгып китте.

Кичтән ахшам җитүгә ятып йоклагач, иртә торыла. Вакытны тән үзе тоя.

Яктыра башлауга тора да, тәһарәт алып, иртәнге намазын укый. Карчыгы белән

иртәнге чәйне эчә дә кар таптала башлаганчы дип чыгып китә.

Ул көрисе кибет алды ерак түгел. Ике урам аша гына. Сызылып кына кояш

чыгып килә. Ап-ак кар күзләрне камаштыра. Салкын битне чеметә. Рәхәт!

Шыгыр-шыгыр кар шыгырдавына кушылып, сөякләр үзләренең барлыгын

сиздерә. Аяк атлавына кушылып, тел дә зекергә кушыла. Эчтән генә тәсбих

тартып атлый карт: «Аллаһу әкбәр!!! Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр». Аяклар

зекере – хәрәкәт булса, тел зекере – Аллаһны олылау. Бүген исән-сау торганына,

чыгып китә алуына мең шөкер итә ул. Йөрәкнең дә үз зекере бар ахрысы,

нишләптер үзен сиздереп чәнчеп куя. Карт зекерен арттыра. Тел генә түгел,

йөрәкнең дә зекер итәсе килә ахрысы дигән уй аякларны атларга мәҗбүр итә:

«Ал-ла-һу!». Ике мәртәбә сулыш алып чыгаргач җиңеләя тагын. Ул юлын дәвам

итә, ә йөрәк үзенекен итә! Аллаһның язганыннан узып булмас. Поликлиника

дигәннәре ерак түгелен түгел дә. Әллә кереп, йөрәкне тыңлатып чыгасы инде

дигән уй килә. Ничек булса да поликлиникага барып җитәргә. Өйдәгеләргә

әйтеп, куркытырга кирәкмәс, бәлки йөрәк тә түгелдер әле. Әллә нишләп уртадан,

ашказаны тирәсеннән авырта, бер-бер нәрсә ашаганмындыр. Иртәнге ашаган

ризыкларын хәтердә барлый карт: сөтле чәй, күмәч, ике күкәй. Кичтән токмачлы

тавык шулпасы ашаган иде, йоклар алдыннан сөткә бал кушып эчкән иде инде.

Табибларны өнәп бетермәсә дә, барып тикшеренеп кайтмый булмас. Егылып

китүең дә бар. «Паспорт та үзем белән түгел бит әле», – дип сукранып куйды карт.

Бәхетенә каршы, табиб ишеге төбендә кеше күп түгел иде. Алдында

торган ике кешегә ничек тә түзәрлек. Икенче каттагы күршесе дә монда

икән. Исәнләшергә дә өлгермәде, кинәт хәле китте Локман картның, күз алды

караңгыланды.

Ниндидер ап-ак бүлмәдә, пепелдәгән чыбыклар арасында аңына килде ул.

Өстендәге ап-ак япманы күргәч, үлгәнмен, кәфенлек ахрысы дигән уй узды.

Янында шундый ук япмадан селкенмичә ятучы кешеләрне күргәч тә аңышмады.

Өстәл артында ап-ак халаттан утыручы яшь кенә кызның: «Күзләрен ачты», –

дигәненнән, «үлмәгәнмен, больница булырга охшаган», дип уйлады.

Барлык көчен җыеп, кайда мин, кызым, дип сорыйсы итте, ләкин теле

әйләнмәде, тавышы чыкмады. Картның уйларын укыгандай, ак халатлы кыз:

«Борчылма, бабакай, үлеп терелдең инде, реанимациядә син», – дип, янына

килде, пульсын тотып карады. «Хәзер врачны чакырам», – дип чыгып китте.

Пепелдәгән чыбыклар арасында яткан дистә минут Локман картның гомер

юлын тергезде.

Уникенче бала булып туган ул. Әнисе, «унике туып бер калган», дия торган

иде. Туганнары үлеп барган. Бишәү генә калганнар алар: ике апасы, ике абыйсы

һәм төпчеге – ул Локман. Апасы Җәүһәриянең дә гомере озын булмады, биш

баласын калдырып, яман чирдән үлеп китте. Җитмешнең теге ягына чыккан

әтисе белән әнисе, апасының биш баласы Локман җилкәсенә калды.

Үзе дә студент. Яхшы билгеләренә генә укый, стипендия акчасына киенә,

калганын әти-әнисенә алып кайтып бирә. Кем әйтмешли, ашау байдан…

Балалар бакчасына каравылга керде. Садик апалары яратты үзен, ризык

калдыралар, тамагы туйганчы ашый: кәбестә ашы, боткалы кәтлит, күмәч

белән чәй. Тамак тук. Укыйсы да укыйсы. Анысына мең шөкер.

Апасы үлеп, өч елдан соң җизнәсе дә мәрхүм булды. Биш бала тома ятим

калды. Ярый әле, апасы урынына күрше авылның Әкълимә бер баласы белән

килеп, шул биш малайны үзенеке янына сыендырды. Олы энесе Камилне абыйсы

Вакыйф үзе янына алдырды. Төзелешкә эшкә урнаштырды. Аннан Равил килде.

Равил артыннан Әгъзам, төпчеге – Газинур, соңыннан Фәнис тә күченеп килде.

Шулай итеп, апасының ятим биш малае – төзүче булды, Казанда урнашты.

Әюп пәйгамбәр гомеренә дә моның хәтле үлем бирелмәгәндер. Алар

нәселендә үлем артыгы белән булды. Әлхәмдүлилләһирраббилгаләмин!

Ике абыйсы, бер апасы үлеп, туксан яшенә чыккан апасы Исламия язмышына

үлем бигрәк тә күп тиде. Авылда ул яшәгән йортны «үлем йорты» дип атыйлар.

Унөч яшендәге малаен каен урманыннан алып кайттылар. Уйнаганда чигәсенә

ботак керде. Аннан ире Кыям, пенсиясен дә тотып карамыйча китеп барды.

Исламия апа кечкенә кызы – Гүзәлиясен утызын да тутырмаган килеш озатты.

Грипптан йөрәге чыдамады. Аның артыннан Казандагы малае Фәрит мунчада

үлеп китте, йөрәк өянәге, диделәр. Фәритнең өчесенә Алабугада яшәүче

Сәриянең җәсәден алып кайттылар. Машина таптады...

Бер нәселгә бер-бер артлы тигән үлем. Йөрәк кенә түзсен?! Түзә, сабыр итә.

Туганлык җепләре әкрен генә өзелгәндә, сабырлыкны җыеп, яшәүне дәвам

итәргә кирәк иде. Сабырлык сорады Локман карт.

Вертолёт заводында гомер буе эшләп, кан пешүдән иртә үлеп киткән

Вакыйф абыйсы өчен, ирле-хатынлы бер-бер артлы китеп барган абыйсы

Исмәгыйль белән җиңгәсе Роза өчен, иллесен дә тутырып бетерә алмаган

Равил, Фәнис һәм утызын да тутырмаган Камил өчен дә сабыр итәсе

бар әле аның. Үлем турында уйларын кире куды карт. Нәсел язмышын

үзгәртергә кирәк, үлемгә башка төрлерәк карарга кирәк дигән уй сызылып

үтте. Бердәнбере – авылда яшәп ятучы Исламия туганы Локман үлгән дигән хәбәрне күтәрә алмас. Телефоннан хәл сорашырга шалтыратсаң да, Локманыммы, дип сорый бит.

 

«Аллаһның язганы булыр», – дип кабатлады карт. Уйларын янына килеп баскан

табибның: «Хәле әйбәтләнгән, палатага күчерерсез», – дигән сүзләре бүлде.

Мизгел эчендә аны палатага күчереп тә куйдылар. Зәңгәр стена, заманча

җиһазландырылган ике олы тәрәзәле бүлмә. Алты карават. Һәр караватта йөрәк

чирле берәр кеше. Һәр карават башында әллә нинди чыбыклар, розеткалар.

Локман картны караватка салдылар. Күп тә үтмәде, ап-ак халаттан чандыр гына

табиб килеп керде. Карт, беләзегенә беркетелгән биркага күрсәтеп: «Бала тугач

та буе, авырлыгын язып кигезелә торган бирка мәллә бу?» – дип сорап куйды.

Табиб авыз читеннән елмайды да: «Әйе, бабай, яңадан тудың, тәпиләндерәсе генә

калды», – дип шаяртты. Табибның көләч йөзеннән, шаян сүзләреннән йөрәгенә

җиңел булып китте. Табиб бабайның тагын бер мәртәбә йөрәген тыңлады, нәрсәдер

сөйләде, үзе белән алып кергән язуларын күрсәтте. Карт аңладым дигән кыяфәт

чыгарып, башын кагып торды. Табибның сүзләреннән, бабай, барысы да яхшыга

таба бара, болай булгач яшисең әле, дигәне генә истә калды.

Табиб чыгып китүгә, уйлары белән ялгыз калырмын дигән иде дә, булмады.

Тирә-янында үзеннән күпкә яшьрәк ир-атларның ятуын күргәч имәнеп китте.

Чир дә яшәрә икән бит! Ярар, минем яшем яшәлгән, ашым ашалган. Болар

монда нәрсә эшләп яталар дигән уйдан арынырга өлгермәде, шәфкать туташы

кереп, кырыгы да тулмаган егеткә, операциягә әзерләнегез, дип чыгып та китте.

Караватташының күзләре белән очрашты карт. Кырык яше дә тулып җитмәгән

егет сакалы агарган, тәсбих тартып ятучы картка ниндидер өмет күзләре белән

карый. Егет үлем белән очрашырга әзерләнә, нәрсәдер сорамакчы була иде.

– Бабай, теге ни, кире палатага кайтып булмаса, минем өчен дә бу әйберне

санарсың әле, ымы! – диде, картның тәсбихенә күрсәтеп. Карт тәсбихен кулына

кигезеп куйды да, әз генә урыныннан кузгалып, егеткә якынрак килде.

– И-и-и-и, пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәламнең дә,

күкрәген ачып, йөрәгендәге кара тапысын фәрештәләр чистартып, кире тыгып

куйганнар. Пәйгамбәр яшенә җиткәнсең, улым, бу дөньядан алтмыш ике яшенә

җитеп ахирәткә күчкән пәйгамбәребез, – диде Локман карт.

Локман карт үзе пәйгамбәр яшен узган иде. Йөрәгендәге кара канын

чистартырга туры килмәде аңа. Чираттагы операциягә дип сөйләшүгә килгән

табибның: «Бабай, йөрәгеңне яңартабызмы?» – диюенә, «олан, шунысы белән

җиде дистә ел яшәдем, гомер белән узышып булмас, яшәлгән хәтле яшәлмәс,

Аллаһ биргәнен шул йөрәк белән яшәп бетерим инде», – диде. Шул минутта

яшь табиб: «Килешәм, бабай, килешәм, үз йөрәгең үзеңнеке инде ул, гомер

буе шатлыгын да, хәсрәтен дә кичергән, калган гомереңдәге кичерешләреңне

дә сыйдыра әле бу йөрәк», – диде. Карт эченнән генә, гомер юлын кабат

искә төшерде дә: «Аллага шөкер!» – дип кабатлады. Бу минутта, ул үзенең

гомеренә йомгак ясап, Аллаһның биргәненә, сабыр итеп яшәүнең тагын бер

мәртәбә кирәклеген аңлап, кулларын күкрәк турысына күтәрде. «Йә Аллам,

биргәнеңә мең шөкер, биргән авыруыңа мең шөкер, боларны аңлар өчен шул

авыру кирәк булган бит», – дип шөкрана кылды. Шөкер яшьләре, йөзе буйлап

аска тәгәрәде, күкрәгенә тамды...

Шул рәвешле, Локман карт, йөрәк тикшертергә килгән җиреннән, яшәү

серен, яшәү мәгънәсен, авыруның бирелү хикмәтен аңлап кайтып китте.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: