Канатлылар (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

 

ХЫЯЛ ТОРМЫШКА АША!

 

Больница бинасы калка, күтәрелә бара. Илһам өйдә булганда анда көненә бер генә кагылмый. Төзелеш башлангач ук  барысын да карап, тикшереп торды, бер-ике җитешсезлекне күргәч, каты итеп кисәтте. Хәзер главврачны күрсәләр: ”Әнә контроль килә!” диләр. Төзүчеләр тырышалар, сүз дә юк, тик барыбер эшче куллар җитми. Илһамның эшне кызулатасы, тизрәк төзетеп бетерәсе килә, ярдәм сорап, райком секретаренә бара. Аны күрү белән Рәшит Гарипович:

- Тагын нәрсә  соранырга килгән, главврач? - ди.

- Соранмыйм! Рәшит Гарипович, Сезнең ярдәм кирәк. Бу шимбәгә без бөтен больница белән субботникка чыгабыз. Башка учреждениеләр дә ярдәм итсеннәр иде! Анда эш фронты бик зур!

Секретарь аны аңлый да, ихтирам да итә: егетнең  тырышлыгы, кыюлыгы, эш өчен янып йөрүе ошый! Һәр очракта аңа ярдәм итә, булыша. “Бар җитәкчеләр дә шундый булса иде!” - дип уйлый  секретарь. Больница төзелеше - халык төзелешенә әйләнде! Һәр учреждениедә эшләгән хезмәткәрләрдән субботникларга килмәгән кеше калмагандыр! Укытучылар класс укучыларын оештырып, больница ачылыр алдыннан әллә ничә көн килеп эшләделәр, бинаның эчен тазарттылар, юдылар.

Һәм менә ул көн килде! Больница ачылуга Каенлыкүл халкы җыелды! Казаннан министр үзе килде!  Җиңеп чыктылар бу эшне! Әнә, авыл читендә,  басу киңлегендә ике катлы ап-ак бина тора! Анда Илһам хыялланган  ап-ак кафель стеналар эчендә, эмаль раковиналар, ялтырап торган никель краннар, инструменлар белән, операция бүлмәләре бар! Бар нәрсә яңа!

Бу шатлык, күмәк эш коллективны нык берләштерде, дәртләнеп, рухланып һәркем үз өлешен кертте! Больница территориясенә күп итеп алмагачлар, каеннар, юкәләр, чыршылар, куаклар утырттылар.

Барысы бергәләп! Яңа бинада яңа эра башланды!

 

                  ЯШЬ ВРАЧЛАР КАЙТА!

  

Илшат Зарипович үз сүзендә торды: министр буларак, төзелеш баруы белән кызыксынды. Илһам күп кенә мәсьәләләрне чишүдә аңа мөрәҗәгать итте. Бу хезмәттәшлек аларны якынайтты, дуслаштырды. Вәгъдә иткән аппаратура да, белгечләр дә җибәрделәр! Хәзер алар ун врач! Ике егет, институт тәмамлап, үз районнарына эшкә кайтты: хирург   Шамсетдинов белән стоматолог  Хәлиуллин  беренче көннән дәрт белән эшкә тотындылар: хәзер  монда  мөмкинлекләр киң!Врачлар ун гына буласы түгел иде дә бит, элеккегеләре китә! Аркадий Александровичлардан соң  Зәйтүнә кияүгә чыгып, китеп барды, больница акушер-гинекологсыз калды. Офтальмолог  Наилә  Гаязовна районда трахоманы бетергәнче тырышты, атналар буе авылларда ятып, дәвалады!  Шуның өчен   орден белән бүләкләделәр! Ул да олыгая башлагач, уңайлы тормыш эзләп, гаиләсе белән  Азнакайга китеп барды. Каенлыкүлне яратсалар да, бернинди уңайлыклары булмаган йорларда утын ягып, су ташып яшәүгә караганда шәһәр шартлары кызыктыра! Шуңа авылдан врачлар китә.

Әнә  врач егетләр килде, ел да тулмады, икесе дә өйләнде! Хәзер аларга яшәр урын кирәк! Тугыз айдан балалары туар! Алар да китәргә чамалый башламасын өчен, Илһам  квартира сорарга тагын исполкомга барды:

 - Ике врачка  квартира кирәк!       

- Кирәктер дә, юк бит пока! Булгач бирербез!

- Алар булганны көтеп тормаслар! Район стоматологсыз да, хирургсыз да калыр!Табыгыз!

- Ничек? Каян табыйк? Юлда ятмыйлар бит! Сез һаман үз линиягезне бөгәсез! Районда бит башка учрежденияләр дә бар! Укытучыларга да, башкаларга да кирәк! 

- Төзегез! Башка районнарда төзиләр бит!

Исполком председателе “Моннан котылып булмас,-“ дип уйлады микән:

- Үзегез төзегез! Материал бирәбез: сборно –щитовой дигән финский йортлар кайта, пожалысты, төзегез!

- Ә нигә төземәскә?! Бирегез, төзибез!

Соңыннан, башкарма комитет рәисенең сүзен исенә төшереп, күңеленнән аның белән бәхәсләште: ”Үз  линиягезне бөгәсез, имеш!  Мин бит  больница өчен, врачлар өчен, эш өчен тырышам! Миңа аннан үземә нәрсә килә? Ни ява?! Бернәрсә дә “яумый”! Миңа берни дә кирәкми!

Йортларның өчәү икәнен белгәч, главврач анысын да каерып алды!   Яңа больницадан ерак түгел яңа урамда өч  йорт үсеп чыкты! Аны врачлар урамы дип атый башладылар. Илһамның планнары  моның белән генә чикләнми!  Ул үзе өчен сорамый!Врачлары өчен!

 

ДИАГНОЗ

 

Машинасына сөт тутырып, районга май заводына  барырга чыккан Рәфкатьнең каршысына бер малай атылып  та чыкты, шофер аның өстеннән үтеп тә китте... Ни үле, ни тере түгел Рәфкать, машинасыннан чыгып, малай  янына барды... Күтәреп, кабинасына салды да, рульгә ябышты, бар тизлегенә куа башлады! Үтерде! Харап  итте!  Машина астына ук килеп керде бит! Туктарлык мени!

Район больницасына  күтәреп алып керде. Малай аңсыз, ләкин исән иде әле.

- Машина астына керде! Таптаттым! Коткарыгыз! Исән бугай әле!

Дежурный врач  хирург Шәмсетдинов малайны карады. Машина астында калган малайның сынган, җәрәхәтләнгән җире юк. Димәк, ул тапталмаган, ике тәгәрмәч арасына туры килгән булган, күрәсең! Укол кадагач, бераздан аңга килде. Кулын, аягын йөрттереп карадылар, сынмаганнар, авыртмыйлар да.

Көчле шок кичергән шоферга  ярдәм кирәк булды: кан басымы күтәрелгән, тынычландыра торган укол кадап җибәрделәр.

Җәрәхәтләре булмаса да, малайның эче нык кабарган, таш кебек каткан иде. “Димәк эчке әгъзалар зарарланган: бавыр, үт куыгы, сидек куыгы... Операция ясыйсы була,”-дип  уйлады хирург.

Баш врачны консултациягә чакырды. Илһам аптырый: "Нишләп бу малайлар машина астына керәләр?!" Әле берсен көчкә аякка бастырганнар иде...

Илһам  авыру малай янына килеп, агарган йөзенә дикъкать белән карады,  беләзеген капшап, пульсын  тыңлады: аңа  сәгать  тә кирәкми - пульсның ничек  тибүен ансыз да тоя...  Юа-юа тиресе юкарган, тырнаклары   кыска итеп төбенә кадәр киселгән йомшак бармаклары белән  сак  кына баланың эчен тикшерде... Күпме кешеләрне үлемнән тартып чыгарган куллар...

Капшады, уйланды. Монда клиника  башкачарак...

- Операция ясарга ашыкмыйк әле. Бераз көтик. Рентген ясарга кирәк. Күзәтик, - диде яшь коллегасына.  Үз диагнозына  инанган яшь белгеч, сәерсенде... Көтәргә?.. Ә операция ясарга соңга калсалар? Бу турыда фикерен әйтергә кыймады.

Анализлар, рентген язмалары  шуны  күрсәтте: малайның бавыры да, үт куыгы да, сидек куыгы да нормада; күкрәге  каты бәрелүдән  үпкәсе  ярылган, җәрәхәтләнгән, үпкәдәге һава үпкә белән плевра  арасына чыгып,  үпкәне кыскан, үпкәнең сулау дәрәҗәсе кимегән. Бу күренешне рентген аермачык күрсәтте..

Шул хәлдә операция ясасалар, балага артык травма буласы иде! Болай аны консерватив метод белән дә – дарулар белән  аякка бастырдылар. Яшь хирург өлкән коллегасынын  оста клиницист икәнен аңлады... Бу аның өчен гыйбрәтле дәрес булды, главврачына ихтирамы артты.     

Илһам уйлап бетермәгән килеш операциягә тотынырга ашыкмый. Күзәтә, көтә. Анализлар, кардиограммалар, рентген  күрсәтүләренә таянып эш итә. Ләкин һәр очракта  да син уйлаганча булмаска, һич көтелмәгән хәл килеп туарга мөмкин! Андый вакытта югалып калмаска, уеңны, кыюлыгыңны, көчеңне рухыңны бер йодрыкка  төйнәп,  җиңеп чыгарга  кирәк! Йомшак, куркак кеше хирург була алмый!

Һәр кешенең дә организмы бер төсле түгел, әллә нинди тайпылышлар очрый! Андый хәлгә  Илһам  да  юлыкты. Эче авыртып кергән авыруны аппендицит дип операциягә алдылар. Ачтылар, карый – теге суалчанга ошаш  үсенте юк! Юк и всё! Булырга тиеш бит! Кисеп алынмаган лабаса! Тирләде-пеште хирург! Бармаклар  белән капшый, эзли торгач, уң якта булырга тиеш нәрсәне сул яктан эчәгеләр арасыннан эзләп  тапты! Канына никадәр тоз салды ул  рудиментар  нәрсә!  Онытырлык булмады!

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: